|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.03.2021 Хәвеф-хәтәр
Арча районында мәктәптә гадәттән тыш хәл булганАрча районы Сөрде авылындагы мәктәп бинасының түбәсе җимерелгән. Социаль челтәрләрдә таралган видеоны күргәннән соң, Яңа Кенәр урта мәктәбе директоры Әгъзәм Гайфуллин белән элемтәгә кердек. Сөрде мәктәбе түбәсенең бер өлеше ишелгән, дөресме бу? Зыян күрүчеләр юкмы? "Әйе, көндезге сәгать 3 тулып 15 минутта булды бу хәл. Бәхеткә каршы укучылар кайтып беткән иде. Зыян күрүчеләр юк, " - дип башлады ул.
Әгъзәм Әдгәмович сүзләренчә, әлеге бина 1971 елда салынган. Биредә башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы урнашкан. Мәктәп түбәсендәге кар да төшкән булган.
ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, корылманың иске булуы сәбәпле, бина түбәсенең 70%ы ишелгән.
Укучылар Сөрде авылыннан 4 км ераклыкта урнашкан Кенәр мәктәбендә укыр дип планлаштырыла.
--- |
Иң күп укылган
|