|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.03.2021 Җәмгыять
Сукбай этләр белән көрәшүнең яңа ысулын тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасына яңа канун проекты тәкъдим ителде. Элек сукбай этләрне урамда тотып алып, стерильләштереп, вакцинацияләп, кире үз урыннарына илтеп куялар иде. Хәзер мондый ысулдан ваз кичмәкчеләр. Тәкъдим мондый: Россия төбәкләре сукбай этләр белән ничек көрәшәсен үзләре хәл итәчәк. Бюджетның мөмкинлекләренә карап. Үтерәсе булсалар, бары тик, авыртусыз, гуманлы ысуллар гына рөхсәт ителәчәк. Этләрне элеккеге кебек маркировкалау, тамга салуларны бөтенләй бетермәкчеләр. Әлеге канун проектын депутатлар Надежда Максимова, Галина Данчикова һәм Марина Беспалова тәкъдим иткән.
Матбугат.рулылар пичәт сугамы?
--- |
Иң күп укылган
|