|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.03.2021 Фаҗига
Ике исерек йөртүче аркасында инспектор һәлак булган - 5 яшьлек кызы ятим калганВладивосток шәһәрендә фаҗигале вакыйга булган. Юлда кизү торган ДАИ инспекторын бәрелешкән ике машинаның берсе бәрдереп үтергән. Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, Toyota Carina автомобилендә рульдә утырган 1945 елгы хатын юлда икенче полосага күчәргә уйлый һәм Toyota Prius автомобиленә бәрелә. Toyota Prius юл читендә басып торган инспекторга барып бәрелә. Инспектор авыр хәлдә реанимациядә якты дөнья белән хушлаша.
35 яшьлек ирнең гаиләсе, 5 яшьлек кызы ятим калган. Тикшерү ике йөртүченең дә каннарында исерткеч эчемлек барлыгын күрсәткән. Toyota Priusта руль артында утырган 22 яшьлек егет тизлекне арттырган һәм шуңа туктап өлгерә алмаган. Хәзер икесенә дә закон алдында җавап бирергә туры киләчәк.
Эльвира ӘСӘДУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|