|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.03.2021 Җәмгыять
Нәҗибә Ихсанованың кызы: «Әни кайчандыр Казанга яланаяк килеп кергән татар кызы иде, бүген дә яланаяк…»Туфан Миңнуллин белән Нәҗибә Иксанованың кызлары — Әлфия ханым, әнисен соңгы юлга озатырга килүчеләргә рәхмәтен белдерде. — Әни кайчандыр Казанга яланаяк килеп кергән татар кызы иде, менә бүген дә яланаяк, әби булып, җир куенына ятарга әзерләнә. Шушы минутта аның гел әйтеп килгән сүзләрен искә төшерәсем килә. «Безнең тамашачыдан да яхшырак тамашачы — дөньяда юк. Аларның һәрберсен кочаклап сөяргә кирәк», — дия иде. Рәхмәт сезгә — әнинең тамашачылары, шушылай җыелып килгән өчен. Әнинең икенче бер бик еш әйтә торган сүзе — «Халкым яшәсен, нәселебез корымасын!» Яшәсен халкыбыз, рәхмәт сезгә, — диде ул.
Нәҗибә ханымны Туфан Миңнуллин белән бер кабергә — Яңа бистә Татар зиратына җирлиләр.
Видео: Гөлинә Гыймадова
--- |
Иң күп укылган
|