|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.03.2021 Җәмгыять
Казанда Нәҗибә Ихсанованы соңгы юлга озаттылар (ФОТО, ВИДЕО)Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Ихсанова Нәҗибә Гыймай кызы 13 март көнне бакыйлыкка күчте. Әлеге фото һәм видеоларны "Матбугат.ру" социаль челтәрләрдән туплады. Көн дәвамында яңартып карарга мөмкин. Иннә лиЛләһи вә иннә иләйһи раҗигун... Ихсанова Нәҗибә Гыймай кызы 1938 елның 25 гыйнварында Татарстанның Азнакай районы Буралы авылында туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Төрле пландагы күпкырлы төп рольләрдә уйнаучы көчле темпераментка ия булган танылган талантлы артистка. Образның эчке дөньясын барлык кичерешләрен тирән итеп ача белә һәм шуңа тәңгәл килерлек тышкы төсмерләр, төгәл сурәтләү чаралары таба. Ул иҗат иткән төрле яшьтәге хатын-кыз образлары халыкчан һәм милли булулары белән дә әһәмиятле.
Камал театры фотосы Татар-информ видеосы
Миләүшә Айтуганова видеосы
Татар-тудей видеосы
Татар-тудей видеосы Ватаным Татарстан видеосы
--- |
Иң күп укылган
|