|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.03.2021 Шоу-бизнес
"Мин нәрсә ашарга тиеш?": Винера Ганеева халыкка ВИДЕОмөрәҗәгать белән чыктыТатарстаннның һәм Россиянең халык артисты Винера Ганиева тамашачыларына видеомөрәҗәгать белән чыкты. Җырчы аларга инстаграмда үзенчәлекле пост калдырган. «Дуслар, миңа тозсыз, килде-китте комментарийлар җибәрә күрмәгез. Концертларда кияү эзләр, кияүгә чыгар өчен катнашмыйм. Ул минем хезмәтем, ризыгым. Мин коммуналь хезмәтләр өчен ничек түләргә тиеш, мин ничек яшәргә, нәрсә ашарга тиеш? Шуны белегез… Мин Камил абыегызны гомер буе яраттым. Безнең мәхәббәтебезгә тугры калачакмын. Минем кәефемне төшерәм дип тозсыз сүзләр язмагыз. Шуңа күрә комментарийлар юк», — ди ул. Исегезгә төшерәбез, Винера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахманов 29 декабрьдә вафат булды. Камил Фәйзрахманов 40 елдан артык тавыш режиссеры булып эшләгән иде. Соңгы елларда ул Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры театрында хезмәт куйды.
--- |
Иң күп укылган
|