поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.03.2021 Җәмгыять

Озак авырудан соң Илгиз Колючев вафат

Озакка сузылган авырудан соң Куйбышевта “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамблен оештыручыларның берсе һәм алыштыргысыз җитәкчесе булган Илгиз Колючев вафат.

Илгиз Исмәгыйль улы Оренбург өлкәсеннән килеп, Куйбышевның индустриаль институтын тәмамлаганнан соң, сәләтле егетне Кузнецов исемендәге конструкторлык бюросына алалар. Анда эшләп, ул инженер, техник фәннәр кандидаты дәрәҗәсенә ирешә. Ләкин гармун, татар җыры белән саташкан егеткә бу гына аз булып тоела, ул яңа танышлары Шамил Сатдаров, Камил Шамкаев һәм Мидхәт Галимуллин белән татар ансамбле оештыру эшләре белән йөри башлый. 1970 елда ансамбль оеша. Беренче көннән үк диярлек артистлар авылларга концертлар куярга чыгып китәләр. Аларны халык бик яратып кабул итә. Ансамбль Куйбышевның «Металлург» мәдәният сарае каршында эшли башлагач, хор барлыкка килә, хореография төркеме белән эстрада бүлеге оеша. Ансамбль ялкынланып иҗат иткән елларда катнашучыларның саны 300гә җитә. Алар Габдулла Тукай, Муса Җәлил шигъриятен пропагандалыйлар, Галиәсгар Камалның “Беренче театр”ын сәхнәләштерәләр.

Яшьлек, иҗат ялкыны белән 50 ел гомер сизелми дә үтеп китә. Сигез йөз илледән артык программа белән меңнәрчә концертлар оештырылган, ансамбль аша йөзләгән һәвәскәр артистлар үткән. Аларга Куйбышев-Самара тамашачылары гына түгел, күрше Саратов, Ульян, Пенза өлкәләре, Мәскәү һәм Ленинград, Татарстан һәм Башкортостан да алкышлаган. Ансамбльнең һәм җитәкченең дәрәҗәле исемнәре дә байтак җыелган - 1977 елда «Ялкынлы яшьлек» ансамбле «Халык коллективы» исеменә лаек була, 1985 елда Бөтенсоюз смотры лауреаты булып таныла, төрле халыкара конкурсларда катнашып, җиңүләр яулап килә. 1988 елда ансамбльнең җитәкчесе Илгиз Колючевка - «РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре», 2002 елда - «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре», 2009 елда Самара губернаторының Хөрмәт билгесе тапшырыла, 2014 елда Самара өлкәсенең «Халык артисты» исеме бирелә, “Дуслык” ордены белән бүләкләнә, ЮНЕСКОның “Европа-Азия” халыкара гуманитар академиясе бүләген алу бәхетенә ирешә.

Илгиз Колючев гомер буе ансамбль эшчәнлегеннән аерылмады. Биш ел элек, китә калсам дип, 45 ел буе җыелып барган мәкаләләрне туплап, “Бердәмлек” газетасы базасында ансамбльнең тарихы турында китап эшләнде һәм бастырып чыгарылды, тәкъдим итү кичәсендә ансамбльнең әгъзаларына таратылды. Ә үткән елны, “Бердәмлек” газетасының 30 еллык һәм “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең 50 еллык юбилейлары уңаеннан, без бергәләшеп гастрольләргә чыгып киттек. Дөрес, Илгиз абыйның хәле инде бик үк әйбәт түгел иде, ул безнең белән Тольятти белән Сызранга гына бара алды.
 
Шул шау-шулы юбилей чараларыннан соң аның гел ташып торган энергиясе сүрелә башлады һәм инде менә, нәкъ бер елдан соң, сөекле хатынын һәм улын, тагын бер баласы кебек булган ансамблен, татар җәмәгатьчелеген калдырып, дөньядагы эшләрен тәмамлап, Аллаһы хозурына барып басты. Илгиз абыйны якты йөзле, нурлы кеше дип атый идек. Аллаһы каршында да йөзе шундый ук нурлы һәм гөнаһсыз булсын иде, дип телибез.
 
...Кем Илгиз абыйның сәхнәдән “Кеше кайчан матур була?” шигырен ишетмәгән икән? Андыйлар юктыр. Заманында “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең җырчысы булып йөргән нечкә күңелле Фәридә Зиннәтуллина шул шигырьне үзгәртебрәк, Илгиз абыйның үзенә багышлаган иде. Аңардан да матуррак итеп әйтеп булмас кебек:
 
Кеше кайчан матур була? —

дигән

Сорау бирдең безнең

күңелләргә.

Шулай өйрәттең син

кешеләрне

Һәм тормышны танып

белергә.

Динем, халкым, диеп

мактанмадың,

Сайламадың аерым

дусларны.

Моңлы җырчы иттең,

композитор

Сәнгать белмәс авыл

кызларын!

Синең яныңда һәрбер гади

кеше

Үз бөеклегенә соклана.

Бактың исә, кара җирдер —

эше,

Ә күзендә илаһи ут яна!

Рәхмәт сиңа

игътибарың өчен,

Үксезләргә бу бит бик кирәк!

Аталарча җылы, татлы

сүзең

Тормышыбызда булды нык

терәк.

Кеше кайчан матур була

икән?

Синдәй гөрләп эшләгәндә

генә.

Кара язмыш сазына нур

өстәп,

Ялкынланып яшәгәндә генә!
 
Редакция хезмәткәрләре исеменнән Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
 
ТЕЛЕГРАММА
 
От правительства Самарской области и от себя лично выражаю глубокие соболезнования в связи с уходом из жизни Илгиза Исмаиловича Колючева, конструктора космических ракет, кандидата технических наук, заслуженного деятеля культуры Российской Федерации и Республики Татарстан, первого народного артиста Самарской области. Это невосполнимая утрата для всего татарского сообщества Самарской области, для губернии в целом. Илгиз Исмаилович принадлежит к тем людям, которые на протяжении десятилетий определяли развитие космической промышленности. Поражает многогранность его личности. Он не только строил ракеты, но и был одним из организаторов ансамбля песни, танца и поэзии «Ялкынлы яшьлек» и в течение 50 лет бессменно руководил им. Выступления этого ансамбля с любовью принимали зрители не только сел и городов Самарской области, но и Поволжья, а также Санкт-Петербурга и Москвы. Всю свою жизнь он ратовал за сохранение языка и культуры татарского народа. Вклад Илгиза Исмаиловича в сохранение исторической памяти, традиции, культурного наследия татарского народа трудно переоценить. Высочайший профессионализм, организаторский талант, ответственное отношение к делу снискали ему заслуженный авторитет, глубокое уважение зрителей, представителей национальных общественных объединений и органов власти. Активная жизненная позиция, созидательная энергия, добросовестный многолетний труд и полная самоотдача Илгиза Исмаиловича, направленные на консолидацию нашего общества, укрепление дружбы народов, являются достойным примером высочайшего профессионализма, беспредельной преданности делу. Память об Илгизе Исмаиловиче Колючеве, ярком, светлом человеке-патриоте, посвятившем свою жизнь самоотверженному труду на благо Самарской области и России, навсегда сохранится в наших сердцах.
 
Губернатор Самарской области Д.И. АЗАРОВ.

---
Бердәмлек
№ --- | 13.03.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»