|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.03.2021 Мәдәният
Милли музейда камера оркестрының яңа альбомы тәкъдим ителә17 мартта Татарстан Милли музеенда Анастасия һәм Лидия Ильюшкина җитәкчелегендәге RENAISSANCE камера оркестры "Минем Казан. Минем Татарстан» дип аталган яңа альбомын тәкъдим итәчәк. Чара 16.00 сәгатьтә башлана. Милли музейны презентация мәйданы итеп сайлау очраклы түгел, моңа музыка үзе йогынты ясады, ди оештыручылар. “Минем Казан. Минем Татарстан” альбомындагы җырлар шәһәрдәге иң борыңгы музей диварларында гармонияле яңгыраячак, анда безнең төбәкнең милли рухы һәм мәдәни үзенчәлекләре бер гасырдан артык сакланып калган. Моннан тыш, оркестр һәм Милли музейны озак вакытлы дуслык бәйли", диде оркестр җитәкчесе Лидия Илюшкина. Әйтергә кирәк, татар көйләре белән диск булдыру идеясе оркестрга күптән килгән булган.
--- |
Иң күп укылган
|