|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.03.2021 Криминал
980 сум өчен буып үтергәнБашкортстанның Югары суды Югары Кыйгы авылында яшәүче 42 яшьлек иргә карата “үтерү” һәм “талау” маддәләре буенча хөкем карары чыгарган. БР прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2019 елның мартында гаепләнүче төрмәдән чыккач та Кыйгы районына кайткан. Кайту белән 70 яшьлек хатынга килгән, ул иргә йортында яшәп торырга рөхсәт иткән.
Берничә көннән ир хатыннан тәмәке сатып алырга дип бурычка акча сорый. Нәтиҗәдә акча биреп торудан баш тарткан хатынның фатирдашы аның кошелегыннан 980 сум акчасын рөхсәтсез ала. Ир урланган акчаларын таптырган хатынның тәүдә күкрәгенә берничә тапкыр суга, соңыннан яулык белән буып үтерә һәм кача.
Гаепләнүче өлешчә гаебен таныган. Суд аны 19 елга ирегеннән мәхрүм иткән.
Чыганак: bashinform.ru
Фото: rb7.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|