поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
12.03.2021 Мәдәният

Бөтен мәйданны шаккатырып, машинаны районга бүләк итеп калдырды

Юмарт булу, хәләл малын мохтаҗлар белән бүлешү - мөселман кешесенең иң күркәм сыйфаты. Соңгы елларда Самарада шундый хәйриячеләрнең берсе - Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, эшмәкәр, өлкә татар «Дуслык» иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты Фәхретдин Канюкаев.

Похвистнево районының Мәчәләй авылында туып-үскән Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев Самарага килгәч тә татар өлкә “Туган тел” оешмасына килеп кушыла һәм тиз арада лидерларының берсенә әверелә. Тора-бара ул “Туган тел” Советы әгъзасы, аннары вице-президенты һәм президенты итеп сайлана. Аңа Татарстан Республикасы һәм Самара өлкәсе арасындагы мәдәни хезмәттәшлекне җайга салырга, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы буларак, Татарстан һәм Россия буйлап күп йөрергә туры килә. Аның тырышлыгы белән Самара тамашачысы Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, Татарстан Республикасының җыр һәм бию дәүләт ансамбле, Казан консерваториясе каршында эшләүче симфоник оркестр чыгышларын карау бәхетенә ирешә. “Боз озату”, Мәүлид бәйрәме, өлкә татар укытучылары конференциясе кебек чаралар да аның инициативасы белән һәм аның акчасына үткәрелә.
 
Уңышлы эшкуар 2010 елда Похвистнево районының Гали авылында беренче мәртәбә уздырылган Бөтенроссия авыллар Сабан туен оештыруда катнашты һәм көрәштә җиңүчегә чит ил машинасы бүләк итте. Җәмәгать эшлеклесе булып танылган милләттәшебезне Самара өлкә губернаторы, губерна Думасы рәисе, мәдәният һәм сәламәтлек саклау министрлары, шәһәр башлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Россия халыклары Ассамблеясы рәисе һәм башка югары дәрәҗәдәге җитәкчеләр күпсанлы Ихтирамнамәләр, Рәхмәт хатлары, медальләр белән бүләкләделәр. Ә 2011 елда ул Самараның Журналистлар йорты үткәргән «Намуслылык» («Благородство») акциясенең «Меценат» номинациясе лауреаты исемен алуга иреште. 2019 елда Камышлыда үткәрелгән юбилейлы Бөтенроссия авыллар Сабан туенда да Фәхретдин Канюкаев һәм ул оештырган “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы актив катнаштылар. Бәйрәм ахырында аны Татарстан президенты “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орден медале һәм FORD-TRANZIT машинасы белән бүләкләгән иде. Бөтен мәйданны шаккатырып, спонсор машинаны Камышлы районына бүләк итеп калдырды.
 
Быел, билгеле булганча, Камышлы районының 30 еллыгы уңаеннан да күптөрле чаралар уздырылып килә. Монда да Фәхретдин Бәдретдинович читтә калмады. “Благодатный край Камышлинский” дип аталган яңа китап язарга һәм бастырып чыгарырга акча кирәк булгач, өлешчә ярдәм итәргә алынган иде. Ә үткән атнада Камышлы районының еллык хисап җыелышында Фәхретдин Канюкаевка “Камышлы районының Мактаулы гражданины” исеме бирелде. Меценат, Камышлы районы Мәдәният йорты сәхнәсенә күтәрелеп: “Кадерле милләттәшләр! Зур рәхмәт сезгә. Бүген мине шулхәтле зурладыгыз ки, хәтта күңелем йомшарып китте һәм “Благодатный край Камышлинский” китабының чыгымнарын тулысынча үз өстемә алырга булдым. Бердәм булыйк, бергә булыйк!” - дигәч, зал аның сүзләрен алкышларга күмде.
 
 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 12.03.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»