поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
30.09.2010 Җәмгыять

КАЙДА СЕЗ, ИР-АТЛАР?

Замана хатын-кызлары нишләптер бөтен нәрсәне үз кулларына алырга омтыла. Ирләр төсле киенә, бик ачуын китерсәң, ирләр төсле сүгенә, ир-ат эшен дә “эһ” тә итмичә эшләп ташлый. Бүгенге көндә кайбер илләр белән дә хәтта хатын-кыз идарә итә! Нишләп көчсез җенес вәкилләре ирләре эштән кайтканчы тәмле ашлар пешереп өйдә утырасы, балаларын тәрбиялисе, йорт эшләре белән генә шөгыльләнәсе урынга бөтен дөнья мәшәкатен үз өсләренә өяләр икән? Бәлки мин хаклы да түгелмендер, ләкин минем уйлавымча, хатын-кызларның ирдәүкәләнүенә ир-атлар гаепле.

Күптән түгел генә дус кызым кияүгә чыкты. Иренә: “Пычак кайрап бир әле, зинһар,” – дигән икән, тегесе: “Әйдә, яңасын гына сатып алабыз, монысы барыбер әйбәт түгел инде!” – дип җавап биргән. Берәр әйбер ватылган яисә пычак үтми башлаган саен яңа әйбер сатып ала башласаң, нәрсә була инде бу, жә? Дус кызым нишләсен инде, пычакны үзе кайраган.

 

Икенче бер дус кызым да иреннән зарлана. Болар ире белән яңа шкаф сатып алганнар. Шкафны өйгә алып кайткач җыярга кирәк бит инде. Ире шкафны җыеп урнаштырмас өчен башта бер-ике көн эштә “тоткарланган”, аннан “арып кайтам” дип зарланырга тотынган. Атна буе ялынган бу иренә, тегесе исә эшләмәс өчен сәбәпне табып кына тора икән. Хатын түзмәгән, оста чакыртып, шкафны ясаткан. Өеңдә ир-ат була торып, кемгәдер акча түләп, шкаф ясат инде! Адәм көлкесе бит бу!

 

Хәзерге егетләрне бабамнарның яшь чагы белән чагыштырып карасаң, җир белән күк арасы! Безнең авылдагы Тәвап исемле бабай беренче тапкыр 14 яшендә өйләнгән! (Кызганычка каршы, хатыны бала тапканда үлгән). Ул хәзерге егетләр кебек ырды-бәрде бала “ясап” өйләнмәгән, ә гаилә коруның нинди җаваплы эш икәнен аңлап, гаиләсен туендыра алуына ышынып өйләнгән. Ә хәзерге егетләр? Кигән киемнәре дә ир-атныкы төсле түгел бит! Кәкре аякларына сыланып торган чалбар киеп куя бит кайсыберләре. Җитмәсә, чалбарлары арт шәрифләренең ярты өлешен генә каплый. Хәзер кызлар арасында да андый чалбар киеп йөрүчеләр сирәгәйде бит инде. Бүген егетләр чәчләрен төрле төскә буяп, лак белән катырып йөриләр. Артыннан ирме, хатынмы икәнен аерырылык түгел, чәчләре иңбашларына кадәр салынып төшкән. Яшьләр арасында гына түгел, утызны узган ир-атлар арасында да очрый андый “модный” егетләр. Ирләрнең атлап йөрүләре дә башка бит хәзер! Подиумда арт саннарын селкетеп йөрүче модельләр кебек, вак-вак кына атлап йөриләр. Шундый ирләргә ышанып, гаилә корам, балалар үстерәм дип, башында аз гына акылы булган хатын-кыз кияүгә чыгамы инде, җә? Ирләр (бөтенесенә дә мондый гаеп тагарга җыенмыйм) хатыншаланганга күрә без, нәфис затлар, тормыш дилбегәсен үз кулыбызга алырга мәҗбүр. Ирләрнең күбесе сабыен балалар бакчасыннан барып алмас өчен мең дә бер сәбәп таба. Башлангыч классларда укыган баланы мәктәпкә илтү дә күп очракта ана өстенә төшә. Кибеттән азык-төлекне дә ике кулына ике сумка асып хатын-кыз ташый. Автобуста балалар белән йөреп җәфаланмас өчен нәфис затларның күпчелеге “тимер атны” йөгәнләде. Хәзер юлда һәр өч машина йөртүченең берсе – хатын-кыз.

 

Беренче курста укыганда бераз автомәктәптә эшләп алган идем. Анда инструкторларның кырык проценты хатын-кызлар иде. Шуларның берсе Алла апа миңа эч серләрен бушатты. Болар ире белән аерылганнар, ике баласын үзе генә үстерә. Ата кеше өч ел алимент түләгән дә, балаларын “оныткан”. Тормыш арбасын Алла апа (исеме шундый) үзе генә тартырга мәҗбүр. Машинасын да йөртә, туганнары ярдәме белән фатир да алган, балаларын да тәрбияләгән. Ирләр сыман тормыш авыр, “асылынам” дип бауга да ябышмаган, эчүгә дә сабышмаган.

 

Кием-салымнары, атлап йөрешләре, гадәтләре генә түгел, үз-үзләренә игътибарлары да бүтән бүгенге ир-атларның. Бер көнне автобуста укырга барам. “Яшьләр үзәге” тукталышында салонга бер егет кереп яныма басты. Минем бер начар гадәтем бар: читтән кешенең тышкы кыяфәтен, киемнәрен, үз-үзен тотышын күзәтергә яратам. Караштыра торгач, бу егетнең тырнакларына күзем төште: биш-алты миллиметр итеп үстерелгән, матур итеп маникюр ясалган, ялтыравыклы лак белән буялган! Менә китте замана минәйтәм! Карап торышка, типсә тимер өзәрлек егет инде, югыйсә! Тырнак үстереп, буяп йөрсен инде ир кеше. Мин хатын-кыз башым белән дә тырнак буярга иренәм. Үземнең тырнакларым белән чагыштырдым да, оялуымнан кулымны кесәгә шудырдым...

 

Элек армиядә хезмәт итеп кайту зур мәртәбә саналган, бүгенгеләр исә аннан качып йөри. Болай булса, анысы да нәфис затларга кала бугай. 2004 елда Мәскәүдә кызларга хәрби белем бирә торган интернет-мәктәп ачылган иде. Бу мәктәпне телевизордан да күрсәткәннәр иде. Төгәл фәннәрдән дә имтиханнарны кызлар яхшы тапшырганнар (кайберәүләр хатын-кыз мие гуманитар фәннәргә генә яраклашкан, аларын да барлык нәфис затлар өйрәнә алмый әле дип ялгышалар!), ерак арага ирләрдән дә оста йөгерәләр, автоматын да сүтеп җыялар... Моннан тыш, илебезнең тагын алты югары уку йортында кызларны хәрби хезмәткә әзерлиләр икән. Укырга теләүчеләр булмаса, мондый бүлекләр ачылмый бит инде. Димәк, кирәксә автомат асып, илен сакларга да әзер гүзәл затлар.

 

Хакимияттә хатын-кыз, өйдә хатын-кыз... Хатын-кызның кулыннан килмәгән эш юктыр ул: космоска да әллә кайчан менеп төште бит инде гүзәл затлар! Көчле, курку белмәс, эш сөючән, ныклы характерлы ир-егетләр, кайда сез?! Хатын-кызларга дәүләт масштабындагы зур проблемаларны чишү, машина тәгәрмәчен алыштыру, автомат тотып йөгерү рәхәтлек бирми дип уйлыйм мин. Безнең Аллаһы тарафыннан җибәрелгән бурычыбыз бар. Ул – гаиләне саклау, балалар тәрбияләү һәм ир-атларга тормыш арбасын тартырга кулдан килгәнчә булышу (нишләптер ул киресенчә килеп чыга), сөю, назыбызны бирү. Ничек кенә көчле, курку белмәс булып тоелсак та, сөйгәннәребезнең канат астында буласыбыз килә. Безнең дә, җилкәгезгә башыбызны куеп, елыйсы килгән чакларыбыз бихисап. Хатын-кызлар ир-егетләр ярдәменә һәрвакыт мохтаҗ ул. Сез шул хакта онытмасагыз иде, ир-егетләр!


Лилия ЛОКМАНОВА
Татарстан яшьләре
№ 36 | 21.09.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»