поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
11.03.2021 Шоу-бизнес

Танылган сериал йолдызы татар кызы булып чыкты (ФОТО)

1986 елда Решат Нури Гюнтекин романы буенча төшерелгән төрек сериалын карамаган кеше калмагандыр. Ә менә төп рольне башкарган Фәридәне татар кызы уйнавын әле күпләр белмәгәндер дә. Айдан Шенер турында берничә кызыклы факт белән таныштырабыз.

Әбисенең әтисе Казаннан. XIX гасыр ахырында, көчләп чукындырудан качып, алар Төркиягә күчеп киткән.
 
– XIX гасырның икенче яртысында – татарларны күпләп чукындыра башлагач күченгәннәр. Ул вакытта күп кенә мөселманнар, христиан динен кабул итәсе килмичә, туган шәһәрләрен калдырып, Төркиягә күчеп китәргә мәҗбүр була. Тарих башкача булган булса, мин Казанда туган булыр идемдер, – дип сөйли Шенер үзе турында.
 
 
Әбисенең әнисе исә Кырым татары. Пәрәнҗә киеп йөрмәсә дә, ислам традицияләрен хөрмәт итә, дини бәйрәмнәрне билгеләп үтә.
Айданның иң беренче уңышлары модель бизнесы белән бәйле. Ул илнең иң матур хатын-кызы да булып танылган. 1981 елда «Төркия гүзәле» бәйгесендә җиңгән. Ул вакытта аңа 18 яшь булган. Чибәр кыз үз иленең данын якларга “Дөнья гүзәле” конкурсына да бара, әмма анда планетаның иң чибәр кызы исеменә Венесуэладан Пилин Леон лаек була.  
 
Айданның иң зур уңышлары исә актерлык эшчәнлеге белән бәйле. Аның актерлык кареьерасы «Маленький рейс» телесериалыннан башлана. «Королек – птичка певчая» сериалындагы Фәридә ролен башкарып, ул дөньяга таныла. Соңрак «Млечный путь», «Два лица Стамбула», «Заклейменные розы», «После долгих лет» һәм башка сериал-фильмнарда да истә калырлык рольләр башкара.
Хәзер Айдан ханым театрда уйный, рекламаларга төшә, шул исәптән социаль рекламаларга да.
 
 
Актрисаның шәхси тормышы җайлы гына бармый. Бала чагы гадәти була – Килис шәһәрендә музыка белгече гаиләсендә туа. Аннары әти-әнисе белән Бурсага күчеп китә. Шунда мәктәпне тәмамлый. Аннары модель һәм актриса карьерасы башлана. 1983 елда «Галатасарай» клубында уйнаган футболчы Айхан Акбинга кияүгә чыга. Биш елдан йолдызлы парның кызлары Эджем туа. 1991 елда Айдан ире белән аерылыша. Ире аның популярлыгыннан көнли, фанатлары ачуын китерә торган була. Шуннан соң хатынының туган көненә пәрәнҗә бүләк итә. Иреннән киткәч, актрисага өйләнергә теләүчеләр була. Әмма ул ялгызы гына кызын тәрбияләргә карар кыла. Эджем актриса була, берничә сериалда төшә. Әмма архитектура һәм дизайн белән кызыксынып китә дә шул юнәлештә эшли башлый.
 
 
Айдан тарихи ватаны турында онытмый, Татарстанга берничә тапкыр кайтканы да бар. Үзе белән йә әтисен, яки башка туганнарын алып кайта.  
 
2004 елда аны Татарстанның Мәдәният министрлыгына чакыралар. Төркия кунагы Сабан туенда катнаша, татар-төрек лицееның чыгарылыш кичәсендә һәм халыкара Евразия бөтендөнья мирасы шәһәрләре конференциясендә була.
 
2007 елда Шенер «Алтын Мөнбәр» III халыкара мөселман киносы фестивален ябу тантанасында катнаша.
2013 елда кабат Татарстан башкаласына Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә кунак буларак килә.  
Айдан Шенер актив җәмәгать эшен алып бара, хәйриячелек белән шөгыльләнә.
(milliard.tatar)
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 11.03.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»