поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.03.2021 Фаҗига

"Әтисе үлгән көнне үксеп елап йокыга китте"

Азнакай районының Урманай авылы халкы бу көннәрдә зур югалту һәм авыр тетрәнү кичерә. Авылның моңлы сандугачы, бик актив, ярдәмчел Динарис Мирсәетов үз машинасында янып һәлак булган. 33 яшьлек ир-атның гаиләсе, ике баласы калган. Кечкенәсенә нибары тугыз ай…

Ярдәмчел һәм кешелекле. Авылдашлары мәрхүмне әнә шундый җылы хатирәләр белән искә ала. Китапханәче Гөлгенә Хәйбуллина да Динарис турында бары тик яхшы истәлекләрен генә барлады:
 
– Без аның белән электән үк бергә эшләдек. Мин юбилейлар алып бардым, ә ул җырлый иде. Авылда да Динаристан башка бер генә мәдәни чара да узмады. Район күләмендә уза торган бәйрәм чараларында да һәрчак бердәм булдык. Бу авылга гына түгел, бөтен районга бик тетрәндергеч хәбәр булды. Күңел ышанмый, ничек шулай булырга мөмкин?.. Әле генә гөрләтеп бәйрәмнәр уздырып йөр дә, бүген инде ул юк?!.. Авылда аның ярдәме тимәгән кеше калмагандыр, мөгаен. Шундый игелекле, киң күңелле, ярдәмчел хезмәттәшебез, дустыбыз иде бит ул. Йөрәк әрни, күңел сыкрый, күзләрдән яшь ага. Әнисенә дә бик кайгыртучан, игътибарлы бала иде ул. “Иртән тору белән үк хәлемне белеп китә иде. Эштән кайткач та кермичә калмый иде. Авылда булгач, төп ярдәмчем ул иде”, – дип өзгәләнә әнисе Фәүзия апа да. Әлегә барысы да шок хәлендә. Гаиләсенә, әнисенә, туганнарына, балаларына күркәм сабырлыклар бирсен, и Раббым…“Динарис, синең моңлы тавышларыңны бүтән ишетмәбез микәнни?” – дип күңелдән сөйләшеп йөрим әле дә. Күңелнең моңа һич ышанасы килми дә, тик бу шулай…
 
Аның эшләгән изгелекләре, яхшылыклары безнең күңелләрдә мәңге сакланыр, җырларын һаман саен кабат- кабат тыңларбыз…
 
Фаҗига буласы көнне дә клубка җырларын кабатларга кергән булган Динарис. Берничә көннән соң Азнакайга мәдәни чарага барасы булганнар. Динарис нәфис сүз белән дә чыгыш ясарга тиеш булган. Аны да сөйләгән. Шуннан соң кичке унынчы яртыларда клубтан чыгып киткән.
 
Динарисның олы улына 11 яшь, кечкенә кызларына нибары тугыз ай гына. Хәсрәтле вакыты булса да, хатыны Римма безнең белән сөйләшерлек көч тапты.
 
– Фаҗига буласы көнне әниләрдә улыбызның туган көнен уздырдык. Көндез Динарис Азнакайга барып апаларын алып кайтты. Кичен туганнар җыелышып утырдык да, мунча кергәч, безне кызым белән өйгә кайтарып куйды. Үзе клубка репетициягә китте. “Никтер озак торды. Кайтса, йокларга ятар идек инде”, – дип йөргәндә, төнге 12ләр тирәсендә бертуган энесе Динар белән апасы Наилә килеп керде. “Абыйның машинасы яна, ул үзе өйдәме?” – дип сорады Динар. Аннан соң тагын нидер сөйләделәр. Анысын анык кына хәтерләмим дә. Барысы да томан эчендә иде. Алар белеп килгән инде. Бәлки, үзләренең дә ышанасылары килмәгәндер… Мин шок хәлендә, кулыма нәрсә туры килгән, шуны өстемә элгәнмен дә урамга чыгып йөгергәнмен. “Машина янына барма, күрмәвең яхшырак”, — дисәләр дә, ышанмыйча, карадым. Әле дә күз алдымда тора… Үз хәлемне үзем генә беләм… – ди Римма.
 
Якыннары фаразлавынча, машинада кыска ялганыш булып, ут капкан булырга тиеш. Бәлки, Динарис йоклап киткән булгандыр дип тә әйтәләр. Белгечләр, мәрхүм ис тиюдән һәлак булган, дигән нәтиҗәгә килгән.
 
– Динарис белән өйләнешүебезгә 11 ел. Яшәгән вакытта төрле хәлләр булса да, ир һәм әти буларак ул әйбәт, яхшы күңелле кеше иде. Бик авыр… Шулай бәйрәм итеп утырган җирдән юк булсын инде кеше?! Җирләгән көнне дә халык бик күп җыелды, чөнки үзе дә яхшы күңелле кеше иде. Миңа хәзер балалар хакына көчле булырга туры килә. Улыбыз тиз генә аңлый да алмады. Шок булды аңа. Әтисе үлгән көнне үксеп елап йокыга китте. Әле дә миңа ачылып китә алмый әле. Күбрәк эчтән сызлана. Кечкенәсе дә аңлаган төсле, гел әтисенең фотоларын сорый. Ала да, озак итеп карап тора, битенә куя…, — ди Римма.
 
Ике ел элек кенә Динарисның бертуган абыйсы да үлгән булган икән. Бер-бер артлы ике баласын югалткан Фәүзия апаның, Римма һәм балаларның кайгыларын уртаклашабыз. Авыр туфрагың җиңел, тар каберләрең киң булсын, Динарис.

Зөһрә САДЫЙКОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 11.03.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»