поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.03.2021 Ана теле

“Чит сөйләм”. Нәрсә ул алынма? Аңа уңай һәм тискәре караш

“Чит сөйләм” ул -- фәнни термин. Димәк ки, мәктәп дәреслекләрендә, тел, сөйләм гыйлеме кагыйдәләрендә теркәлгән, димәк ки, рәсми, фәнни сөйләмдә генә түгел, матур әдәбият, көнкүреш сөйләмендә рөхсәт ителгән. Гаммәви чараларда шулай кулланыла, ягъни безнең аңда ул төшенчә бар һәм ихтыяҗ туганда без аны файдаланабыз.

Тик ул төшенчә  бер үк вакытта һәм тискәре, һәм уңай мәгънәле. Хәтерләсәгез: лингвистикада аның төп лексик билгеләре уңае “алынма” дип. тискәресе “варваризм” дип атала иде. Искә төштеме? Уйлый калсак, безгә бит бүген дә боларны еш кына ничек кулланырга дип баш катырырга туры килгәли. Заманында без алынмалар темасына язмалар тәлгәше биргән идек (октябрь, ноябрь, 2017 ел). Аларга кире кайтып, күз йөртеп алу комачауламас. Шунысы бар: алар нигездә тел фәне максатларында тәкъдим ителгән иде. Бүгенге  кыйблабыз -- сөйләмият нигезләрен төплерәк үзләштерү. Шулай да төп төшенчә-терминнарны искә төшереп китик. Әйтик.лексикологиядә“алынма” дигән термин.  Яшәеш барышында берәр яңа төшенчә яисә күренеш барлыкка килеп, бигрәк тә ул башка халыклардан килеп кергән булса, аны атарга  шул халык сүзе алынуы ихтимал.
 
Ул сүз башта неологизм хәлендә аралашуның бер генә даирә, өлкәсендә йөри; аннары инде, озын гомерле төшенчә яисә күренеш булса, шул атамасы белән күнегелеп, телдә төпләнеп кала.  Әйтик, чәй, өстәл, мәктәп, шәһәр, дога ише берәмлекләр әллә кайчан телнең үз тамыр сүзләре рәтенә кереп китеп, алынмалыгы халык аңында онытылса да, фән аларны алынма дип саный. 
   
Тулаем алганда, алынмага карата татарда уңай фикер. Алар телебезне баету чыганагы дип кабул ителгән. Күренекле галимебез Вахит Хаков заманында: “Телнең сүзлек хәзинәсен баетуда алынма сүзләр зур роль уйный”, дип билгеләп, шуны исбатлауга үзенең “Татар әдәби теле тарихы” дигән хезмәтендә тулы бер бүлек багышлаган иде.
   
Шулай да фәннең үзендә дә аның асылына караш бер төрле түгел. Бу галим Хәләф Курбатов билгеләмәсендә дә чагылыш таба: “Алынма сүз теге яки бу төшенчәне белдерү өчен телнең үзендә башка сүз булмаганлыктан кулланыла. Андый сүзләр башта неологизм булып, тора-бара тел тарафыннан бөтенләй үзләштерелеп китәләр ... Ана телендә сүз була торып башка тел сүзләрен куллану белән гомумән алынма сүзләр кулланылышын бутамаска кирәк... Башка тел сүзләрен урынлы-урынсыз куллану – гади сөйләмнең үзенә бер төре – варваризм булып санала”.
   
Димәк ки, алынма күренеше ике катламлы икән – инде телгә кереп урнашкан, аның аерылмас өлешенә әверелгән берәмлекләр (алынмалар); алар сөйләм оештыруда телнең үз тамыр берәмлекләре кебек үк катнаша, алынма буларак бернинди кыенлык, аңлашылмаучылык китереп чыгармый. Икенче катлам – әлегә неологизм хәлендә кулланыла торган берәмлекләр, ягъни булачак (ихтималый) алынмалар, ә хәзергә варваризмнар. Боларына карата караш тискәре булырга тиеш. Мисалга газеттан очраклы гына күз төшкән бер микротекст: “Нәфислек, җитезлек, артистлык эталоны, туганда ук артист булып туган Гөлзадә ханым 1998 елда Ялтаның мәдәни үзәгендә Кырымда яшәүче татарлар өчен зур иганә концерты үткәрде. Аның зирәк башында файдалы идеяләр туып кына тора: спонсор кирәк, спонсор! Яшь талантларны эзләргә!”.
   
Биредәге нәфис, зирәк, үзәк, артист, концерт, Гөлзадә кебек берәмлекләрнең алынмалыгы бик сизелмәс хәлдә булып та эталон, идея, спонсор, иганә кебекләре әле тешкә тиеп-тиеп китә. Өстәвенә,  бу ике төркемнән берникадәр аерылып торган сүзләргә дә игътибар итми калмассыз: ханым, мәркәз, мәдәни... Болар, гадәттә, гарәп-фарсы чыганаклы алынмалар. Алар элек ана телебездә тулы хокуклы яшәп тә, сәяси сәбәпләр аркасында “куылып”, соңгы вакыт кайта башлаган берәмлекләр.
   
Алынмалык – татар теленең, агглютинативлык, ягъни ялганмалык, басым, сингармонизм кануннары кебек үк, асыл үзенчәлегедер.
   
Болар – тел фәне барлаган, сөйләмияткә дә нигез постулатлар саналган фикер-тезислар. Шул ук вакытта  гамәли сөйләмебездә туып тора торган, әмма тел фәне игьтибар биреп җиткермәгән  “төерләр” дә юк түгел.
     
– Кеше аңында предмет төшенчәсе үзаллы гына яшәми, шушы предметны белдергән исемнәрдән фигыль, сыйфат, рәвеш төркемнәре дә ясарга туры килә. Нигездә алар да шушы атамага ярашырга мәҗбүр була, чөнки төгәллек, фикер агышы шуны таләп итә. Менә ишәя алынмаларның саны!  Аренда – аренда кертү, аренда белән эшләү; Автомат – автоматлашу – автоматлаштыру – автоматлаштырылу; Ярый ла неологизм татар теле кушымчаларының барысын да кабул итеп, татарның үз грамматик калыбына салынса. “Буйсынырга” теләмәгәннәре дә хәтсез бит. Бу очракта мондый тамырлар,–бик тә кызганыч һәм куркыныч,– татар теленә дә грамматик формаларын көчләп кертә: мобилизация – мобилизовать итү, танец – танцевать итү, оформление – оформить итү, команда – командовать итү һ.б.
   
Әлбәттә, чит грамматиканың болай күрәләтә бәреп керүенә каршы тору омтылышы юк түгел. Мәсәлән, форманы калька алымы белән булса да “татарчалаштыру”: агитация ясау яисә агитлау; танцы итәргә өйрәтү (“Кызыл таң” газетыннан). Әмма мондый сизгерлек вакытында күрсәтелергә тиеш, югыйсә соң булуы бар. Бернинди сәбәпсез расход варваризмы яшәп ята. Хәтта расходлы, расходлану берәмлекләре сүзлекләргә дә теркәлгән. Аны чыгым термины бик урынлы рәвештә кысрыклауга карамастан, аның нигезендә ясалган чыгымлы, чыгымлау, чыгымлану берәмлекләре, хәлбүки “законлы” булсалар да, әлегә ят, сәер тоела бит;  Мөмкин булганда нигез сүзне кабатлаудан качарга кирәк, инде мөмкин булмаса, татар грамматик формасына салырга кирәк: индустрия – индустрияле (индустриаль түгел), эффект – нәтиҗәле яисә эффектлы (эффектив түгел), автономия – автоном республика (автономияле түгел), телевидение – телевидение тапшыруы, төрекләр телевизи тапшыру, ди (телевизион түгел); Урысларда исем тамыр шул рәвешендә сыйфат та булып йөри: коллектив – коллективный, без шуның сыйфатын да сукырларча күчерәбез: коллектив казаныш (күмәк урынына); абстрактлыкны белдерә торган терминнар бездә артык күп үрчеде, аннан да битәр шулардан ясалган сыйфатлар, рәвешләр чын мәгънәсендә “кермешәк” саналырга тиеш, аларны һәр очракта татар чаралары белән белдереп була: пленар утырыш, популяр җырчы, территориаль бүленеш, объектив сәбәп, стабиль уңыш, генераль репетиция, этник төркем һ.б.
   
– Акланмаган чит берәмлекләр синонимнарга талымсызлык аркасында да үтеп керә. Производство, мәсәлән, урысчада берничә мәгънәне белдерә: продукция җитештерү урыны (завод-фабрикалар) – бездә дә производство; шуларда эшне оештыру, продукция эшләп чыгару – бездә җитештерү; реализация – бездә сату һәм урнаштыру; специальность, специализация терминнарын да белгечлек, махсуслашу тамырлары нигезендә төрләндерергә мөмкин; адрес почта термины буларак бездә дә адрес, әмма икенче мәгънәсендә ул котлау, тәбрик, ә битараф сүз буларак янә бүтәнчә: аның исеменә (аңарга) җылы сүзләр әйтелде (аның адресына түгел); операция дә өч-дүрт мәгънәле берәмлек, һәркайсына татарның үз сүзе бар һ.б.
 
“Чит сөйләм”, “алынма”, “варваризм” фәнни терминнарын искә төшереп, шулар белән бәйле рәвештә үз сөйләмебез “төерләрен”нән котылу хәстәрен күрә башлагач, бездә көндәлек күнегү үтү ихтыяҗы тумый калмагандар. Мисаллар да җитәрлектер: эштә, урамда көндәлек аралашуда, газет-җурнал укыганда, радио, телевидение, телефон тыжлаганда, интернетта тискәре мисаллар “буа буарлык”. Берничәне генә менә без дә тәкъдим итәбез -- алар төрле сөйләм (жанр, стиль) форматында бәян ителгән чыганаклардан алынды. Алардагы “чит сөйләм” тамгасын тәшкил иткән лингвистик чараны ачыкларга, аның тискәреме, уңаймы икәнен бәяләргә, үзгәртергә кирәк дип табылса, үз тәкъдимеңне дәлилләргә.
   -- Телеканалда “Минем Татарстан” атамалы сәхифә барлыкка килгәч, таныш язучым: “Бу атама татарча түгел бит”, дип шылтырата. “Хата”ның нидән гыйбарәт икәнен дәлилли алмады. Сезнеңчә ничек?
  -- Казанда көн аяз. Явым-төшемнәр көтелми (Яңа гасыр. Һава торышы. 9 март. 2021).
  --Хатын-кыз ул бик эмоциональ кеше (Болгар радиосы.10 март. 2021).
   -- Бүгенге көндә балалар телефонда утыралар (Татар газеты баш мөхәррире. Болгар радиосы. 11 март. 2021. Бу җөмләдә өч варваризм.)  
   -- Без бөтен гаиләбез белән Ак барс җанатарлары (Яңа гасыр телеканалы. 9 март. 2021).
 
Һәр мисалда алынманы күрсәтергә, аның шушы сөйләм эчтәлегендә “хаталыгын” дәлилләргә, сәбәбен аңлатырга, “дөрес” мәгънәле вариантын тәкъдим итәргә.      Анализның якынча өлгесен соңгы мисалны анализлап күрсәтеп карыйк. Урысча аралашып күнеккән татар апасы татар журналисты белән сөйләшә. Бу җөмләсен дә ул урысча уйлап татарча әйтергә тырыша. Тик бер фикерләмәдә өч варваризм. “Хата” дип бәяләнер өчен гомумкабул ителгән татар теле канунының бозылган булуы шарт. Бу очракта кайсы кануннар бозылган? “Бөтен гаиләбез белән” – тәрҗемә калька-штамп хатасы; “Акбарс” һәм “җанатар” сүзтезмә булсалар да бер лексема буларак әйтелергә, ягъни басым соңгы иҗеккә төшереп әйтелергә тиеш иде, ә ханым  аларның икесен дә беренче иҗеккә төшереп әйтте. Басым кануны бозылды.
 
Күрәсез ки, үз сөйләмеңдә “чит сөйләм” тәэсирен тою, аеруча алардан котылу -- шактый катлаулы, белем, тырышлык, түземлек сорый торган гамәл. Күнегүләрне дәвам иттерербез. Ходай кушкан булса.
                                                              Илдар Низамов,   
                                           филология фәннәре докторы.
Фото: пиксабай

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 11.03.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»