поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.03.2021 Әдәбият

"Бер авыл мокыты бит инде, юкса!"

Зөбәйдә, чыгар юлда тагын бер ярымачык ишек күреп, шунда күз салды да гаҗәпләнүеннән телен тешли язды: аның белән ансамбльгә йөрүче биш-алты кыз, пыр тузып, идәннән түшәмгә кадәр сузылган көзгеләр каршында бөтерелә. Тәнзилә Гайдаровна Зөбәйдәгә «трофей» дип дөрес әйт­ми ул, менә кемнәр ул — булачак «трофей хатыннар»!

Бай абзыйлар, никах та укытып тормыйча, «тро­фей»­ларны икенче хатыннары сыйфатында тота. Фатир алып бирә, машина чит илнеке, акча бер букча. Болары әлегә тәгаен сайланмаганнар. Ул кыз чибәр булырга, матур җырларга тиеш. Аралаша торгач, «абзый»га охшап китә икән, карт хатынны аерып, аларга өйләнү очраклары да юк түгел. Нигездә исә байлыкта, муллыкта «икенче хатын» сыйфатында аерым фатирда гомер кичерәләр. Хуҗа теләсә, бала таба, кирәк түгел дисә, ялгыз башы кала. Шунысы га­җәп: әлеге «абзыйлар» күренекле, исемнәре билгеле кешеләр булмаса да, үз вакытында шалкан бәясенә завод-фабрикаларны, башка дәүләт оешмаларын кулга төшереп калган кавем. Дөрес, тагын зуррак калҗа эләктергән дистәләгән «олигарх»­ның исемнәре илгә билгеле хәзер; аларның үзләренә хезмәт итә торган газеталары, телевидение каналлары бар, аларның шәхси банклары Рәсәй хөкүмәтенә кредитлар биреп тора. Ә болары исә сукыр тычкан кебек: байлык эчендә йөзсәләр дә, бу әфәнделәрне беркем белми, хатыннары да күз уңында түгел; шулай булгач, «трофей хатыннар» тоту да алар өчен бик уңай; матбугат чәйнәми, журналистлар бәйләнеп үзәкләренә үтми. Олигахларның исә һәр хәрәкәтен күзәтеп торалар, аларның хатыннарын гына түгел, мажорик балаларын да беләләр. Рәсәйдә шундый чор башланган иде. Җәмгыятьтә яңа вәзгыять урнашты: байлык бар нәрсәгә дә хуҗа, ул канат та куя, ул күкләргә дә очыра.
 
Кызларның тавышлары аермачык ишетелә. Үзенә яхшы таныш исемнәрне ишеткәч, Зөбәйдә битараф кына узып китә алмады, хатын-кыз кызыксынучанлыгы үзенекен итте, туктап калды. Әүвәл яннарына ук керергә исәпләгән иде, Майя белн Әдинә исемен ишеткәч, аяклар үзләреннән-үзләре атламас булды.
 
— Ишеттеңме Наташа белән Майя Бахрейнга китәчәкләр икән!
 
Монысы — Марина тавышы, ул Нина дигән иптәш кызы белән ерак Пермь якларыннан килгән. Марина буйга-биткә ис­киткеч чибәр генә түгел, әле моң­лы итеп җырлый да, хәтта, кендекләрен уйната-уйната, «танец живота» дип телгә кергән бию дә башкара. Аның көлүе дә башкаларныкыннан аерылып тора, Зө­бәй­дә аны шул тәңкәләр чылтыраган тавышыннан ук таный. Әле балалыктан яңа гына чыгып ятышы, моны сиздермәс өчен, ул һәрвакыт чәчрәп тора, кая карама аның матур тавышы, челтерәп көлгәне ишетелә. Нина, алтын чәчле, җете зәң­гәр күзле озын буйлы кыз, якташының әлеге сүзләрен шундук эләктереп ала:
 
— Вот бәхет! Майя бит «Израильгә китәм» дип хыяллана иде түгелме соң?
 
— Бахрейн шәбрәк бит! Бер ел офиста булып, көрәп акча эшләп кайта да аннары кая тели шунда бара!
 
— Во бәхет! Ә Натаха?
 
— Официант! Контракты тоже бер елга ди. Ну, акча инде анда, кызлар!
 
Марина белән Нинага Таня кушыла. Таня күрше республикадан, Пермь кызларына караганда берничә яшькә зурак булса да, йөзе, күзләре сабый баланыкы кебек, шулчаклы ихлас сөйләшә ул, кайчак аны унберенче сыйныфта укып йөрүче кыз бала дип уйларсың. Таня гитарада уйнап җыр­лый, тавышы бик үзен­чә­лекле. Гәүдәсе дә килеш­ле, кыскасы, бар җире кил­гән. Трофей хатын роле­нә тач туры килеп тора кыз.
 
— Ә без һаман монда! — ди Таня канәгатьсезрәк тавыш белән.
 
— Без дә ничава, жена на прокат! — ди аңа каршы Марина.
 
Аны Нина бүлдерә:
 
— Трофейный, диген. Кем белгән ди әле. Кире уйламасалар? Ошарбызмы, юкмы?
 
Марина:
 
— Нина, синең шул булыр инде! Һаман икелә­нәсең! Менә минеке әйтте, муеннан сиңа гашыйк булдым! — диде.
 
— Миңа да әйтмәгәннәр дип уйлыйсыңмы әллә?
 
— Шулай булгач, имеш-мимешләреңне ташла. Алайса, эчне пошырасың!
 
— На прокат булып йөрерсең дә берәр көнне урамга куып чыгарсалар? — ди Таня, аларның бәхәсенә кушылып. Моңа кадәр, сүзгә катнашмыйча, көзге алдында бөтерелгән Ляляга «урамга куып чыгару» дигән сүз охшамады, ахрысы, ниһаять, ул да телгә килде:
 
— Анысы һәркемнең үзеннән тора инде!
 
— Тора ди, бар! Бер килеп капсаң!
 
Әлеге сүзләр Ляляның ачуын гына китерде, ахрысы:
 
— Кайсыгызны кем мәҗбүр итте, йә, әйтегез әле?! Кайсыгызны?!
 
Марина аклангандай:
 
— Минем конкурста катнашасым, ансамбльдә җырлыйсым килә, мин трофей булырга не подписывалась! — дип әйтеп куйды.
 
Аның сүзләре белән Наташа да килешмәде:
 
— Соң түгел бит әле! Кайтып кит Пермеңә!
 
— Бик китәр идем дә, кесә такыр шул!
 
Мондый сөйләшү кызларның үзлә­ренә дә ошамый, алар алда ни көтәсен белми, шуңа күрә төр­ле фаразлар бе­лән бер-берсенең башларын катыралар, икеләнәләр, кыскасы, аптырап калганнар иде. Ляля, авыр итеп көрсенде дә:
 
— Миляның тормышын күрсәгез сез менә! Аның теге җырын җырлап күрсәтимме?
 
Бу фикерне беренче булып шулай ук моңа ка­дәр сүзгә катнашмыйчарак көзге каршында бөтерелгән Карина хуплады:
 
— Җырлале, Ляля! Аны Миля урысчага да тәрҗемә иткән инде!
 
Ляля җыр башлады:
 
— Долларлары кыштыр-кыштыр,
 
Машинасы бүләккә!
 
Яратам дигән ялган сүзен
 
Бер дә алма йөрәккә!
 
Аһ, бур кызы, хур кызы!
 
Олигарх абзыйның
 
Күктән тоткан йолдызы.
 
Аны калганнар күтәреп алды:
 
— Ай, бур кызы, хур кызы,
 
Дәү корсаклы бабайның
 
Җирдә янган йолдызы.
 
— Кызлар дәррәү көлешергә кереште­ләр, күрәсең, әлеге такмак кәефлә­рен күтәреп җибәргән иде.
 
— Кызлар! — диде Нина, сузып. — Хур кызының кем икәнен аңлаттылар, Небесная дева була. Ә менә «бур» ни аңлата ул?
 
Карина, шуны да белмисеңме, мар­җа, дигәндәй, пырх итеп көлеп алды да:
 
— Бурмы? Бур — карак! Вор!
 
— Юк, бандит ул бур! — дип өстәде Ляля. Алар тагын чыпчыклар кебек чыркылдаша башладылар:
 
— Ай, бур кызы, хур кызы,
 
Пеләш башлы абзыйның
 
Җирдән тапкан йолдызы.
 
Карина:
 
— Ә мин аның тагын бер куплетын яздым әле, менә тыңлагыз дип:
 
Чибәр кызның күзләре
 
Камашалар алтыннан.
 
Типтереп яши дөньяда —
 
Трофейный хатыннар, — дип өстәп куйды.
 
Ляля аны шып туктатты:
 
— Дешёвка! Давай лучше башка ку­шымта өстибез. Тыңлагыз:
 
Ай, хур кызы, бур кызы —
 
Кесәсе калын абзыйның
 
Көмеш күлдә кондызы!
 
— Фу, кондыз, дуңгыз! — диде аңа каршы Карина.
 
— Причем тут дуңгыз! Кондыз — бобер ул, беләсең килсә!
 
Кызлар янә дәррәү көлешә башлады.
 
— Уф, үләм икән, бобрихалар!
 
— Кызлар, минем бобровый шуба киясе килә башлады!
 
— Фу, соболь диген!
 
— Хыяллан!
 
— Ә нигә, минем папуля сорады инде: горнастай ошыймы сиңа или соболь тунымы, ди! Ә минем алар турында ишеткәнем генә бар, кайсының кыйммәтрәк икәнен дә белмим хәтта. Аптырагач, соболь дигән булдым инде, колакка кергән сүз бит! Вкус ничава синең, миңа ошый бу, диде.
 
— Мин булсам, рысь шубасы сорар идем!
 
— Кызлар, кайсы кыйммәтрәк: собольмы, рысь тиресеме?
 
Марина барысына караганда да белеклерәк иде, ахрысы:
 
— Соболь иң крутое! Дөрес чамалагансың! Губа не дура синең!
 
Бу юлы көлү тавышы тәрә­зә­ләрне зеңгелдәтте. Кәефләре кү­тәрелде кызларның. Марина янә гайбәткә күчте:
 
— Адина Польшага модельный бизнеска ди анда!
 
— Во бәхет! Бер авыл мокыты бит инде, юкса!
 
— Зато прокурор кызы. Атасы сөйләшкәндер!
 
— Во мажориклар!
 
— Ә син, уфтанма! Без монда да шәп акча эшли алабыз!
 
— Жена на прокат! Трофейная жена! Звучит!
 
— Кайсы күбрәк ошый сиңа?
 
— Один чёрт инде. Исеңдәме, Аксаров безне «хур кызлары» дип атый иде бит! Без, димәк, дяденькалар өчен небесная девалар кебек! Круто бит! Җырда дөрес әйтелгән!
 
— Банкетларга бергә култыклашып йөрисең и всё?
 
— Хыялланма, баллар, банкетларга алар хатынары белән барачак! Без бүгенге кебек тусовкаларда гына! И диңгезгә бергә «бабай» белән! Командировкага дип чыгып китә дә өеннән! Әллүр аннары Майямига. Кипрга! Обалдеть!
 
— Ә синең бабай картмы? Корсагы ишелгәндер инде? Минеке ябык, ыспай күренә үзе. Ну карт инде, чёрт, только!
 
— Яшәртерсең!
 
— Анысы — да Бер кулга эләксә!
 
— Гомер иткән хатыныннан аерта алырмын дип уйлыйсыңмы?
 
— Запросто, минем бабай, Михал Михалыч, үзе шулай диде. Башта аралашырга, бер-беребезне танып белергә кирәк. Аның өчен вакыт таләп ителә.
 
— Соңыннан ташлап калдырмаса?
 
— Чёрт с ним, ә бабки! Күпме бабки ишәбез, аның каравы! Мин алдан ук зарплатаны счётка күчереп барырга дип килештем!
 
— Ну ты шустрячка! Ә мин курыктым алай дияргә. Может, ошатмас, акча өчен генә йөри икән бу, дияр. Ә болай ярата дип уйлый ул мине.
 
— Чынлап та ул байга гашыйк булмагансыңдыр бит?
 
— Тора-бара күнегелер әле. Хәерчегә чыгып, ни файда? Заман шундый бит, кем җирдә сөйрәлә, кем һавада оча!
 
— Ә Зөбәйдә безнең? Нишли икән? Бигрәк недотрога булып кылана инде! — диде Марина.
 
— Аңа берьюлы ике егет букет ташый!
 
— Икесе дә молокосос! Тормышта бернәрсәгә ирешмәгәннәр! Берсе укырга керә алмый, икенчесе авылда тиреслектә казына!
 
— ВДНХ га чакырганнар бит әле!
 
— Ха, ВДНХ, имеш! Бе­ләсеңме, безнең авылның дояркалары инде Һинд­станда булып кайттылар! Ел саен шулай йөртәләр, бушка путевка белән. Йә, Бохара, йә менә Һинд­стан!.
 
— Фу, ике атна! Ә аннары ел буе сыер койрыгын борыргамы?
 
— Минем очасым килә!
 
— Ха, асыл кош, бик биеккә очып менеп, канатларыңны каера күрмә тагы!
 
— Ә Зөбәйдә, Зөбәйдә дим...
 
Зөбәйдә кызлар янына керде, чөнки сизеп тора, хәзер нәкъ менә аның гайбәтен чәйнәр вакытлары җитеп килә иде. «Зө­бәйдә ни булса да ишетеп калгандыр» дигән уңайсызлануның әсәре дә юк, киресенчә, Лола исемлесе:
 
— Гомере озын булыр әле! — дип пырхылдап куйды. Үзе хакында сөйләүләренә тыштан әллә ни исе китмәгән шикелле булса да, барыбер кытыгына тиде. Тавышын кырысландырырга тырышып: — Ни әйтсәң дә, ул хуҗа янында, — дип тамагын кырып куйды.
 
— Кызлар, без монда барыбыз да официантлар кебек, Түрә абзыйларны обслуживаем! Үзебезне достойно тотмасак, очачакбыз! — диде.
 
Беркавым тынлык урнашты. Тик күп тә үтмәде, һаман шул Лола дигәне, чытыкланып:
 
— Кем ничек обслуживает инде! Анда беркөнне сезнең Адина саунада обслужила — Лола өзелеп калды, ярдәм сорап, иптәшләренә карады, тегеләре баш каккач: — Кобраның үзен обслужила саунада! — дип төрттерде.
 
Аны икенчесе куәтләде:
 
— Башта голышом бассейнда!
 
— Шустрячка! Шуның аркасында Польша фирмасы белән момент контракт та төзегән!
 
— Син Америкага уктыр инде, Кобра тирәсендә йөргәч?
 
Аларның сүзләрен коридордан килән аяк тавышлары бүлде. Болай каты басып, монда Тәнзилә Гайдаровна гына атлый иде.
 
— Күп белсәгез, тиз картаерсыз! — диде Зө­бәйдә калтыранган тавыш белән. — Әйдәгез, башлана анда тиздән.
 
Ул үзе Тәнзилә Гайдаровна артыннан иярде. Кызлар чыпчыклар кебек чыркылдашып калдылар. «Курыкмыйлар да...» — дип уйланды ул үзалдына. Аңа кинәт бик тә моңсу булып китте. Ул әле һаман ни кыласын белеп бетерми, әле һаман икеле-микеле уйлар аның җанын телгәли иде. Авылдан хәбәр килде: әниләренең кибет штрафын бер банк үзенә алган. Хәзер шул банкка процент түләп торасы, ди. Анысыннан да хәтәррәк хәбәр: банк һәр сузылган көн өчен зур процент каера икән! Туксанынчы еллардан башлап халыкны кабалага төшерүнең мең дә беренче ысулы иде бу...
 
Зиннур ХӨСНИЯР. Романнан өзек

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 11.03.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»