|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.09.2010 Җәмгыять
“ДРАМКРУЖОК”ЛЫ ИЛУзган атнада мин Казандагы бөкеләргә ачынып, башкалабыз хакимиятенең берьюлы берничә юлны ябып, ташбака тизлегендә эш алып баруы, казанлыларның гаять зур кыенлыклар кичерүе турында язган идем. Әле Универсиадага кадәр ниләр күрәсе бардыр... Инде менә 22 сентябрьдә Бөтендөньяда автомобильләрдән баш тарту көне булды. Максат – шәһәрләрдә кешене үз шәхси автомобиленнән җәмәгать транспортына яки җәяү барырга ерак булса, велосипедка күчеп утырырга күндерү. Мондый чакыру беренче тапкыр 1998 елда Франциядә була. Аннан аны бар дөньяда күтәреп алалар. Бездә дә икенче ел үтә ул. Аның файдасы бәхәссез. Белгечләр, бер автомобильнең елга 4 тонна кислородны юкка чыгаруын, 1 литр бензин янудан һавага 560 грамм агу очуын исбатлаган. Әнә шуңа да һавабызны азрак агулау өчен, бер генә көн түгел, мөмкинлек булган саен җәяү чыгасы, велосипедка утырасы иде. Бу бит әле үзеңә дә физик күнегү – сәламәтлек дигән сүз. Узган ел мин үзем шактый йөреп карадым велосипедта. Хәтта гаиләм дә, миңа ияреп, педаль әйләндерә башлады. Тик быел җәй үтә эссе булганга гына түгел, шәһәребез тоташ төзелеш объектына әверелгәнгә дә бу экологик чиста “машинага” утыра алмадык. Бүген, гади итеп кенә әйткәндә, Казанда велосипедта йөрү куркыныч. Анда җәяүлегә дә урын юк.
22 сентябрьдә, көннең машинасыз, дип игълан ителүенә куанып, машинама утырдым. Җәяү йөреп бетә торган түгел эшләрем. Великка утырырга, әйткәнемчә, куркам. Ходайдан бирелгән гомерне яшәп бетерәсем бар. “Эхо Москвы” радиосы аша машиналар белән шыплап тулып туктап калган Мәскәү урамнарыннан репортажлар тыңлап, Казан бөкеләрен кичәм. Үзәккә төшеп мендем, “Азино”га да барып килдем, иң кыены квартал булды. “Бүген кем җәяү яисә велосипедта йөрде икән”, – дип, кич телеканаллардан яңалыкларны күзли башладым. Чөнки великлы берәү дә очрамады. Узган ел Казан телеканалы велосипедчы буларак, миннән дә интервью алган иде. “Юлларны реконструкцияләгәндә, безгә дә кечкенә генә сукмак булдырыгыз әле”, – дип тә сораган идем шунда шәһәр башлыкларыннан.
...Менә Чаллы мэры Васил Шаџразиев та бүген җәяү барган икән эшенә. Ерак яшәми. 20 минутлык кына юл, ди. Әйтеп бетерә алмаслык шатлык, канәгатьлек хисе кичергән ул җәяү атлаганда. Ә Казан мэры Илсур Метшин гаиләсе белән метрога утырып, искиткеч мизгелләр кичергән. Җитәкчеләребез шаккатып интервью бирә бу хакта. Баксаң, алар бүген халык йөри торган сукмакка басып, никадәр мәгълүмат алган. Әнә Яр Чаллы шәһәре хуҗасы 20 минутлык җәяү атлый торган юлында никадәр чүп ятуын бүген генә абайлаган. Ә Илсур Метшин кешеләр белән аралашкан. Менә бит, нәтиҗә әйбәт. Чын күңелдән сөенеп куйдым, шушы 22 сентябрьне уйлап табучыларга рәхмәт.
Чиновниклардан тагын бер кешене күрдек. Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Әгълам Садретдинов эшенә велосипедта килде. Еш утыра икән ул аңа. Министрлыктагы башка түрәләр дә бүген машинасыз. Кем кем, бу ведомство кешеләре бу акциядән калыша алмый, анысы. Әгълам әфәнденең ихласлыгына тел-теш тидерерлек гаеп тапмадым.
...Һәм менә түрәләрнең машинасыз 1 көн яшәүләре турындагы сериал тәмам. Тик шунда ТНВ телеканалының зур белдерүенә урындыгымнан егылып төшә яздым. Баксаң, “Машиналардан баш тарт”, - дигән чакыруны чиновниклардан аермалы буларак, халык колагына да элмәгән. Бүгенге Русиядә ике катлам - түрә һәм халык барлыкка килүен белә идем анысы... Үземне сансыз халык исәбендә булуымны аңлап оялдым, әлбәттә.
Илсур Метшинга 22 сентябрь ошап киткән, ахры. Ул эшлекле дүшәмбедә җәмәгать транспортына күчеп утыруны шулай ешрак оештырырга кирәклеген искәртте. Бик шатланып кушылам бу чакыруга. Әгәр велосипедка да күчә алсак, җәмәгать транспортына да җиңелрәк булыр иде. Тик... Илсур Рәисович, шәһәрне үзгәртәсез, шунда великлар өчен дә берәр сукмак турында сүз катыгыз әле.
Инде узган елгы тәҗрибә турында: былтыр да 22 сентябрьдә түрәләр җәмәгать транспортына утырып карады. Һәрхәлдә, сүзе булды, кемнәрдер телекамералар каршында трамвайга, троллейбуска утырып барып та күрсәтте. Бу темага бер таныш түрә белән сөйләштем. Мәзәк итеп сөйләрлек ул:
– Чыгып бастым. Кая, ничек барасын, кая утырасын белмим. Шалтыратып, хатыннан да сорап карадым. Ул да ярдәм итә алмады. Ярты сәгать аптырап басып торгач, автобуслар маршрутын укып алҗыгач, шоферыма шалтыраттым. Министрлыкка 1 тыкрык җиткәнче төшеп калып җәяү килдем , – дигән иде ул.
Менә шулай, җәмәгать, бездә зур театр. Барыбыз да “драмтүгәрәк” әгъзалары. Кем остарак уйный, кем яхшырак алдый, монысын күреп торабыз. Шуңа телевизор карыйсым килми. Үзешчән театрыбызда актерларыбыз осталыгы чамалы.
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ |
Иң күп укылган
|