поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.03.2021 Җәмгыять

Куллары нәрсәгә генә кагылса да, гаҗәеп матурлык килеп чыга

Әле дә ярый бәйрәмнәрне уйлап чыгарганнар. Күңел ачу өчен генә түгел, әлбәттә. Мәсәлән, көндәлек мәшәкатьләрдән аерылып, бераз йөзеңне бизәп, матур күлмәгеңне киеп, бәлеш салып, туганнарыңны дәшеп котларга мөмкин. Һич булмаса, хөрмәтле кешең янына барып, күңелеңне бушатырга була, Хатын-кызлар бәйрәме ул бит яз тамчылары белән килгән иң өметле бәйрәм.

Өметле дип әйтүем ялгыш түгел. Хатын-кызның яшьрәге мәхәббәт эзләсә, олыраклары сөйләшеп утыру өчен иптәш табалмыйча интегә. Хәер, хәзер авыл җирендә бу проблема түгел. Олы яшьтәге хатын-кызларга яшәү өмете алып килүчеләрнең берсе булган Гөлия Минсәхи кызы Хәнәфиева турында сүзем.
 
Бу ханым 25 ел буе Камышлы районы, Иске Ярмәк авылының социаль реабилитация бүлегендә эшли. Буш вакытларында тегү-чигү, бәйләү кебек кул эшләре белән мавыга, теләге булган олы яшьтәге апаларны да шуңа өйрәтә. Социаль хезмәт күрсәтү белгече Гөлия Минсәхи кызы төрле бәйрәмнәргә әзерләнгән вакытта костюмнар да тегеп бирә ала, сәхнә яисә залны бизәүгә дә үз өлешен кертә, бик теләп тамашаларда да катнаша. Каян килгән сиңа шундый осталык, дип сорасалар, ике дә уйламыйча, “Әнидән!” дип җавап кайтара.
 
- Әни үзе дә тегү-чигү эшен ярата иде, мине дә шуңа өйрәтеп үстерде. Хәер, бик кыстарга да туры килми иде аңа, мин үзем дә бу эшне бик яратам. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлагач, тегүче һөнәрен сайладым. Кулга эләккән юк кына әйбердән тормышта гел кирәк булып торган тоткычлар, матур тастымаллар, алъяпкычлар тегү ул бит күп вакытны да алмый. Ә аларны матур итеп эшләсәң, аш бүлмәсен бизәп, күңел күтәренкелеге өстәп торалар.
 
Социаль реабилитация бүлеге урнашкан бинага килеп керү белән декоратив-гамәли иҗат эшләре күргәзмәсенә эләгәсең. Биредә останың үз куллары белән эшләнгән эшләрен дә, өйрәнчекләренең иҗат җимешләрен дә күрергә була. Анда, аллы-гөлле тәпечмәкләр һәм оекбашлар, балалар өчен чигеп эшләнгән кофталар һәм баш киемнәре, чигешләр һәм паннолар, гади салфетканы манып ясаган чәчәкләр һәм башка матур әйберләрне күреп, исең китә. Зал үзе дә матур итеп бизәлгән. Диварларда хатын-кызлар көче белән ясалган картиналар, төрле-төрле эшләнмәләр эленеп тора. Ә өстәлдә – иҗади тәртипсезлек. Димәк, чираттагы чарага әзерләнә башлаганнар. Алда бит 8 Март бәйрәме!
 
Гөлия Минсәхи кызының алтын куллары нәрсәгә генә кагылса да, гаҗәеп матурлык килеп чыга. Каян бу хәтле идеяләр килә башыңа, дигән сорауга елмая гына.
 
- Эш буенча башка филиалларда, үзәкләрдә һәм клубларда булырга туры килә. Шунда миңа таныш булмаган ысул белән башкарылган яңа эшләнмә күрсәм, шундук отып алырга тырышам, өйгә кайткач аны ясап та куям. Барып чыкмаса, иясенә шалтыратып, нечкәлекләрен белешәм, сер итеп сакласалар, үзем дә китереп чыгара алам.
 
Макраме, бәйләү, оригами... Гөлия белмәгән ысул юк та кебек инде. Аның кул эшләрен бергә җыйсаң, карап чыгу өчен көн дә җитмәс кебек.
 
- Әле күбесен бүләк иттем, - ди ул. – Кайчакта туганнарыма бүләккә йә бәйләгән, йә теккән әйберләр бүләк итәм. Күңелеңне биреп ясаган әйбер уңай энергетикага ия, җансыз әйберләрдән аерылып, ниндидер үзенә бертөрле җылылык өстәп тора. Минемчә, һәр хуҗабикә дә тәмле ашлар пешереп, үзе теккән, чиккән әйберләр белән өен бизәп, тормышка ямь кертә белергә тиеш.
 
Ул моңа кызларын – Гүзәлия белән Әлсинәне өйрәткән. Хәзер инде оныклары Дарина белән Юлиягә дә кул астында булган чүпрәк-чапракка икенче гомер бирү ысулларын күрсәтә. Гөлиябезнең тормыш иптәше Әнвәр Мөхтәр улы да иҗади затлардан. Ул – төзүче. Балта һәм чүкеч ярдәмендә авылдашларының йортларына матурлык өсти.
 
Бөтен авыл хатыннары кебек үк, Гөлия йортын да, бакчасын да тәртиптә тота. Олы яшькә кергән әнисе белән кайнанасын да карый. Авыл халкы алтын куллы, көр йөрәкле Гөлияне хөрмәт итеп:
 
- Ул сәләтле һәм сабыр кеше. Тегү-чигү эшенә өйрәткәндә, яныңа килеп утыра да, төшенеп беткәнеңне күрмичә, китми. Һәркемгә дә итагатьле булган Гөлия белән беркайчан да күңелсез түгел, - диләр.
 
 

Фәния КӘРИМОВА
Бердәмлек
№ --- | 10.03.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»