|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.03.2021 Авыл
73 яшьлек фельдшер авырулар янына квадроциклда җилдерәЯше олы булуына карамастан, Татьяна Проскура квадроциклда җилдереп йөри. Татьяна ханым Краснодар краеның Абрау-Дюрсо округы Олы Хутор авылында 40 елдан артык Фельдшер булып эшли. Шул вакыт эчендә авыл халкы саны берничә тапкырга арткан, шул сәбәпле чакырулар да күбәйгән. Сигез ел элек медик квадроцикл сатып алган. Ул вакытта аның белән идарә итү өчен машина йөртү хокукы таләп ителмәгән.
"Мин акрынлап йөри башладым һәм өйрәндем. Монда тизлек тә, берни дә юк. Газга басасың да, китәсең дә барасың", - дип яза РИА Новости Татьянаның сүзләрен китереп.
"Пациентлар чакыруларга вакытында килеп җитүемә бик шат", - ди Татьяна Проскура. Менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк!
--- |
Иң күп укылган
|