поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
09.03.2021 Җәмгыять

Хатыны сүзе белән «глава»лыктан баш тарткан Минфаик Вафин: «Телевизор пульты кем кулында – шул баш»

Парламент хәбәрчесе булып эшли башлаганга инде чирек гасыр вакыт узып китте. Нечкәли башласаң, күпме депутат белән аралашканмын, ә менә үзләренең чыгышлары, кылган гамәлләре белән истә калганнары әллә ни күп түгел. Мәсәлән, Минфаик Вафин бер генә чакырылышта депутат булып торса да, гәрчә якыннан ул кадәр аралашмасак та, күңелгә кереп калды.

Иң элек тышкы кыяфәте белән. Һәрвакыт ак күлмәк, галстук һәм костюмнан булыр, көне нинди генә булуга карамастан, аяк киемнәре елкылдап торыр. Төз гәүдә, тиз-тиз атлап йөрүләре үзенең бәясен белгән кешегә бер ишарә сыман. Әмма үтә дә гади, кешегә үтә дә игътибарлы мишәр егете ул.
 
Гади олпатлык
 
Күптән түгел очрашып, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык әле. Редакциягә килгән иде. Өстендә – шулай ук ак күлмәк. Мин: «Кремльгә приемга җыенгансың, ахрысы», – дигән булам. Көлә егет. Дуслары аңа: «Минфаик, менә синең өстә дә ак күлмәк, миндә дә, ну синеке башка төрле ак», – диләр икән. Заманында Азнакайда хакимият башлыгы булып эшләгән Әнәс Исхаков исә, очрашкан саен: «Минфаик дус, син дә мишәр, мин дә мишәр, ну син башкача мишәр, безгә бик охшамагансың», – ди торган булган.
 
«Нигә икән?» – дип сораган идем, Минфаик иңнәрен генә сикертеп куйды. Мин аның Түбән Камада, аннан Югары судта судья, юстиция министры урынбасары, Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары булып эшләгән чакларын хәтерлим әле. Ул беркайчан да үзенә акчалы эш, югары кәнәфи сорап йөрмәде. Җитәкчеләр аңа үзләре эш тәкъдим итәләр иде, чөнки һәр җирдә үзенең яхшы белгеч, ышанычлы кеше икәнен раслап торды ул.
 
Ә менә Минфаик Харис улының баш-аягы белән авыл кешесе икәнен белми идем әле. Авылдашлары, райондашлары аны бик хөрмәт итүен ишеткән бар иде үзе, кылган изгелекләре турында тәгаен генә белми идем. Мишәр егетләре бераз мактанчыграк була дип сөйлиләр, әмма Минфаикка мондый сыйфат хас түгел. Нәрсә турында сораша башласам да, «Монысын сөйләсәм, мактану диярләр микән?» – дип авыз ачарга икеләнеп тора ул. «Борчылма, булмаган нәрсәне сөйләмисең ич», – дип юаткан булам. Аксубай районы Яңа Дума авылында яшәүче Харис белән Зөһрә «бәрәңге буразнасы арасыннан» җиде бала табып алып кайткан булалар. Минфаик – арттан икенче бала, ир бала буларак  төпчек санала. Ата-ана гадәттә, төпчек баланы үз янында калдырырга тели бит инде. Бу, үзенчә, язылмаган закон. Югары сыйныфларда укый башлагач, әтисе Минфаикка: «Бөтен өмет синдә, улым, картайгач безне кем карар?» – дип әйткәли башлый.
 
Минфаик «әйе» дип тә, «юк» дип тә әйтми, әмма, «авылда калып нишлим мин?» дигән уй күңелен бимазалап тора. Мәктәптә гел яхшы билгеләргә генә укыган егеткә авылда күңеле ятарлык эш табып булмас кебек тоела. Әнә күршеләре мәктәп тәмамлыйлар да Казанга чыгып таялар. Болардан шыпырт кына Казан хәлләрен сораштыра Минфаик. Баксаң, күрше балалары Кооперация техникумына керәләр икән. Тулай торак бар, ай саен – 20 тәңкә стипендия… Ул заманда Яңа Думада сигезьеллык мәктәп була, урта мәктәпне тәмамлар өчен утыз чакрымдагы Иске Ибрайга йөрергә туры килә. Гел «бишле»гә генә укыган Минфаик техникумга керергә була. Аны техникум белеменнән бигрәк, урысчасын шомартып берәр институтка керү кызыксындыра.
 
Казанга бара да техникумга кереп тә кайта ул. Моны белгәч, Харис абый белән Зөһрә апа кычкырып елыйлар, без сине Казан күрергә генә бара дип уйлаган идек, диләр. Зөһрә апа: «Улым, анда сиңа кем ашарга пешерер, киемнәреңне кем юар?» – дип такмаклый-такмаклый елый. Әтисе: «Картлык көнебездә безне кем карар?» – дип өсти. «Бөтенесен үзем эшләрмен», – дип көчкә күндерә аларны Минфаик. Шуннан әтисе белән әнисе икәүләшеп авыл буенча йөреп, бурычка 7 сум акча җыеп кайталар. Нишләмәк кирәк, авылда акча юк заман. Хуҗа кеше, сугыш инвалиды Харис абый колхозда төрле эшкә йөри, Зөһрә апага балаларын үстерергә кирәк. Сабыйларга иркәләнергә җай да, мөмкинлек тә булмый. Әмма еллар узар, балалар үсеп җитәр һәм алар бер-берсе белән ярыша-ярыша әти-әниләренә ярдәм итә башлар. «Чыннан да бәйгегә әйләнде бу», – дип елмая Минфаик.
 
Беренче хезмәт хакын әти-әнисенә кайтара ул. Элек акча күчергәндә, телеграмма кәгазендә хат язар өчен урын була иде. Минфаик шунда: «Әти-әни, беренче хезмәт хакымны җибәрәм, нәрсә кирәк дип саныйсыз – шуңа тотыгыз!» – дип язып куя. Бу турыда юкка гына язмадым. Авылда оста гармунчы, җырчы, «душа компании» саналган Харис абый шушы телеграмманы гел үзе белән йөртә. Кибет янына баргалый да икән, иң элек коньяк ала, аннан соң дус-ишләренә эре генә итеп: «Я, сал!» – ди дә, түш кесәсеннән телеграмманы алып: «Мә, укы!» – дип әйтә торган була. Авылдашлары тегендә «250 сум» дигән язуны күреп артларына утырырдай булалар. «Улың кайда укыды, бу кадәр акча эшләрлек булгач?» – диләр. Харис абый «университет» дигән сүзне әйтеп бетерә алмый азаплана һәм эре генә: «Теге, Ленин укыган җирдә», – дип кенә җибәрә. Улы белән әнә шул рәвешле горурланырга ярата Харис абзый.
 
Авыл баласы
 
Мин Минфаик Вафинның хезмәт юлын язарга җыенмыйм. Аның үз көче, үз акылы белән тормыш коруын әйтү җитәдер. Казан Дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлагач, Мәскәүнең Ломоносов исемендәге университетында аспирантурада укуын аерым язасы килгән иде. Әмма Минфаик Мәскәүдә укуы белән һич кенә дә мактанырга теләмәде.
 
Башкалага китүе аның белгечлеге буенча, ягъни, гражданнарның процессуаль хокуклары буенча Казанда аспирантура юклыгы белән генә бәйле. Шулаен шулай да, әмма Мәскәү университеты аспирантурасында бөтен СССРдан нибары 28 кеше генә булуын һәм шуларның бары тик өчесе генә кандидатлык диссертациясен вакытында яклый алуын әйтсәк, Минфаик якташның ни дәрәҗәдә гыйлемле егет икәне аңлашыла.
 
Аспирантурадан соң аны Мәскәүдә калырга да димлиләр әле, карьера башлау өчен Мәскәү өлкәсендәге бер шәһәргә судья итеп җибәрергә дә телиләр. Ә Минфаик: «Кайгыртучанлык күрсәткәнегез өчен рәхмәт, әмма мин монда чит кеше», – ди дә Казанга кайтып китә. Аның кайларда, нинди вазыйфалар башкаруы турында бераз гына яздым инде. Һәрберсен саный китсәң, аның күргәннәре, кызыклы һәм гыйбрәтле хәлләр аерым китап язарлык булыр иде. Әмма мине героемның еллар узып та, авылны онытмавы, онытмау гына түгел, авылдашлары кайгысы белән яшәве кызыксындырды. Үзенең гамәлләре турында ул гади генә аңлатып котылмакчы була, янәсе, халыкның депутатка мөрәҗәгатьләрен генә үтәгән. Их, Минфаик кардәш, парламентта чирек гасыр хәбәрче булып, халык мәнфәгатьләре белән кайсы депутатның ничек эшләвен белмәдем-күрмәдеммени мин, җә! Бик яхшы эшләгәннәре дә бар, бармак селкетмәгәннәре дә юк түгел. Мин сине мактар өчен генә түгел, синнән күреп башкалар да шулай эшләмәс микән дип язам.
 
Шундыйрак сүзләрне әйткәч, әңгәмәдәшем тагын уйга калды. Аннан соң минем фикерне куәтләгәндәй: «Кайберәүләр закон нигезендә ярдәм итеп булырдай эшләрне дә эшләми шул. Мөрәҗәгать иткән кешене кырык сәбәп табып кире боралар. Шунысы мине бик гаҗәпләндерә», – диде.
 
Минем Яңа Думада берничә тапкыр булганым бар. Асфальт юлларына соклана идем, әмма бу эштә Минфаик Вафинның өлеше шактый ук булганын белмәдем. Кешегә ярдәм итү аның холкында күрәсең. Якташлары да, танышлары да киңәш сорап аның өенә дә килә торган булганнар. Кызы Зөһрә: «Әти, әнә, «Бюро добрых услуг»ка тагын киләләр», – дип өй тәрәзәсеннән төртеп күрсәтә торган булган. Минфаик Казанда үз өе белән яши. «Бюро добрых услуг» дигән сүз бүген дә гаиләдәгеләрнең теленнән төшми икән. Чөнки, юрист киңәшенә мохтаҗлар кимү түгел, арта гына.
 
Ә авылга ярдәм итмәүчеләр, һич югы кайтып йөрмәүчеләр турында Минфаик: «Андыйлар нинди йөрәк белән яши, башларында нинди уй, күңелләрендә нинди хис икән?» – дип шаккатып сөйли.
 
Туган авылына асфальт юл салдыруны ул җиңел генә, хәтта, көлеп-елмаеп искә ала. Янәсе, ул тамаша әллә ни кырмаган бит! Ә бит Аксубай – Нурлат юлыннан борылып авылга хәтле генә түгел, авыл урамнарына да, үзе әйтмешли, кырт итеп 6,5 чакрым арага асфальт җәйдерә ул. Бу хәлләрне күрше авыллар күреп тора һәм бер кеше «Ватаным Татарстан»га: «Безнең авылга керсәң кереп, чыксаң чыгып булмый. Ә, Яңа Думадан депутат Вафин авыл эчләренә хәтле асфальт керттерде», – дигән эчтәлектәге хат яза һәм хат газетада басылып та чыга. Район җитәкчеләре моны күреп алалар да, хат авторыннан «опровержение» яздырып, асфальтны район җитәкчелеге салдыртты, дип төзәттерәләр. Юкса якташларына рәхмәт кенә укыйсы бит!
 
«Дорстрой» оешмасы миңа юл төзелешенә, эшчеләргә хезмәт хакы түләргә күпме акча кирәклеге турында документлар китерә тора, мин аларга, ул вакытта финанс министры Рөстәм Нургалиевичтан кул куйдыра торам. Бер мәртәбә дә кире борганы булмады», – дип сөйләгән иде Минфаик. Әле Рөстәм Миңнеханов Премьер-министр булгач та ярдәменнән ташламаган. «Әлеге юлларны Миңнеханов салдыртты дияргә була. Авыл халкы аңа да рәхмәт укый», – ди ул.
 
Тик менә асфальт җәйгәнгә 22 ел вакыт узган икән инде. Минфаик аны бераз яңарту турында хыяллана…
 
«Вафин фәлән нәрсәне эшләтте, төгән нәрсәне эшләтте», – дип сөйләүләргә каршы, ул үзен – халык белән хакимият арасында арадашчы, халык сүзен җитәкчелеккә җиткерүче дип кенә саный. Яшәү принцибы исә: «яхшылык эшлә дә оныт». Авыл зиратын тимер рәшәткә белән әйләндереп алырга да булыша. Нефтьчеләргә барып бушлай баганалык торбалар кайтарта. Чаллыда тимер койма-рәшәткәләр эшләү белән шөгыльләнүче күрше Ямбай авылы егете Гайфетдин белән сөйләшеп рәшәткәләр кайтарта, авылга газ кертергә дә булыша. Заманында «Татмелиорация» җитәкчесе булып эшләгән Әнвәр Залаков янына кереп, махсус программага керттереп авыл янында плотина эшләтә.
 
Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев белән сөйләшеп үлән дә үсмичә саргаеп беткән тау битләренә 22 гектарда агач утырталар. Хәзер анда урман шаулый.
 
Хакимият әһелләре бөтен проблемаларны күреп-белеп бетермәскә мөмкин. Әнә шундый чакта Минфаиклар кирәк. Күп эшләр республика программаларына кертелеп башкарыла, Минфаик үзеннән дә шактый акча чыгара. «Шулай череп баеган идеңме әллә?» – дигәч, Казанга күчеп килгәндә Түбән Камадагы биш бүлмәле фатирын сатуы, акчасын 160 процент белән банкка салуын әйтте. Минем аптырап карап торуымны күргәч, әйе, дөньялар буталган 90 нчы елларда шундый процентлар бар иде, диде. Шул үзе әйтмешли «коточкыч» күп акчага Казанда «авыл өе» салдырган, машина алган һәм шактый өлешен без санаган төрле эшләргә тыккан икән.
 
Ышаныч
 
Түбән Камадан депутат итеп сайланган Минфаик Вафинның туган ягы өчен шулай җан атып йөргәнен ул чакта Президент Аппаратын җитәкләгән Хәләф Низамов күреп торган һәм аңа Аксубай районы хакимият башлыгы вазыйфасын тәкъдим иткән булган. Хатын белән сөйләшергә-киңәшергә канатланып өйгә кайта бу. Хатыны Ирина Ахмед кызы (черкес кызы) ирен игътибар белән тыңлый да: «Син глава булып эшли алмаячаксың», – ди. Минфаик аңа бераз үпкәләп тә ала: «Син мине булдыксыз дип саныйсыңмыни? – ди. – Юк, – ди хатыны. Беренчедән, син бөтен барлыгың белән «законник», кул куярга берәр документ кертсәләр, бу эш законлы булырмы-юкмы дип төпченә башлаячаксын. Ә бездә кайбер эшләрне законны әйләнеп узып башкарырга да туры килгәли. Икенчедән, главаның шактый вакыты кунак каршылап, кунак озатып уза. Синең кебек ике рюмка эчеп ике көн авырый торган кеше, андый эштә эшли алмый, әйдә, кыланып йөрмә!» – ди.
 
Шуннан Хәләф Низамов янына бара Минфаик: «Гафу итегез, мин глава булып эшли алмыйм», – ди.
 
– Нигә?
 
– Хатын рөхсәт итми.
 
– Ни өчен?
 
Шуннан соң Минфаик аңа хатыны ни әйткәннәрне сөйләп бирә. Икесе дә көлешәләр дә, эш шуның белән бетә. Ә миңа гаиләдә кемнең баш булуы кызык. Үзеннән сорагач, әңгәмәдәшем: «Телевизор пульты кем кулында – шул баш», – диде.
 
– Ә пульт кем кулында?
 
– Әлбәттә, миндә. Ну, син дә гаиләле кеше, үзең беләсең инде, хатын гел авызыңа гына карап торса да, җаен табып үзенекен эшли бит ул.
 
Аның бу сүзләре хатыннан зарлану түгел, ә ярату, аны иң ышанычлы таяныч дип санау кебек аңлашыла иде. Чөнки, «хатын» дигәч, күзләре тагын да җылынып китә аның.
 
Моннан сигез ел элек отставкага китсә дә, тик утыра торган кеше түгел Минфаик. Өйләрендә, кызы Зөһрә әйткән «Бюро добрых услуг» бүген дә әле эшли. Әле ул Юстиция министрлыгында аттестация, конкурс комиссияләрендә, Ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясендә, Татарстан юристлары ассоциациясендә Совет әгъзасы, якташлык җәмгыятендә эшләргә дә вакыт таба. «Кая чакырсалар, шунда барам», – дип көлгәндәй итә. «Көлүен көләсең дә, андый оешмалар эшчәнлегенә теләсә кемне чакырмыйлар бит, Минфаик туган. Димәк, син кешеләргә һаман кирәк әле», – дим моңа.
 
Икебез берьюлы дигәндәй: «Бу – үзе зур бәхет», – диештек.
 
Яңа Думада Вафиннар нигезе инде буш, әтисенең үлгәненә – 42, әнисенекенә – 30 ел. Туган нигезен һаман карап тора Минфаик, йортлары да «кырт иткән», монда кеше яшәми дип әйтерлек түгел.
 
15 яшендә кала якларына чыгып киткән егетнең күңеле һаман авылда.
 

Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 09.03.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»