поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.03.2021 Юмор

Берүземә унбиш хатын-кыз (БӘЙРӘМ УҢАЕННАН)

Берүк ялгыш аңлый күрмәгез, унбиш хатын белән яшәмим, унбиш хатын-кыз белән көннәр буе бер бүлмәдә утырып эшлим. Бер авырлыгы да юк аның: колагыңа наушник киясең дә шыпырт кына утырасың. Теге Клара Цеткин да дөньяга тумаган булса, гел рәхәттә яшисе кеше идем.

Шул юньсез хатын уйлап чыгарган 8 март бәйрәме җиткән саен, бөтен тынычлыгым югала. Хатын-кызлар батальоны мине 23 февральдә бик шәп итеп котлый да, шул ук дәрәҗәдә җавап бирим дип, ярты чәчем агара. Ирләр мине аңлар: бер хатыныңның күңеленә хуш килерлек бүләк алу мең газап, ә монда унбишәү! Бераз күңелләрен күрәсе, кәефләрен дә күтәрәсе килә. Ни дисәң дә, шулар белән яшисе, эшлисе бит. 
 
Җиде елда ниләр генә бүләк итмәдем. Кыйммәтле бүләкләр түгел инде алар түгелен, тик чын күңелдән әзерләдем бит. Узган ел, әнә, ике төн йокламыйча, үз кулларым белән кечкенә кәрзиннәргә матур итеп җиләк-җимеш тутырдым. Ә быел тәмам фантазиям юк, нишләргә икән дип, күрше Шамил янына кергән идем. — Күрше, — ди бу, — моннан чыгу юлы икәү генә. Шатлыктан авызым ерылып китте. Ерылмый ни, мин бит әле бер генә юньле фикер дә уйлап таба алмаган идем. Ә бу икене үк тәкъдим итә! — Менә сайла: йә кисәк кенә чирләп, хастаханәгә кереп ятасың, йә гариза язасың да тыныч күңел белән эштән китәсең. Елга биш эш алыштырып, ай саен “больничный”да ятучы 
 
Шамилдән юньле киңәш ишетермен дип уйлап йөргән үзем тинтәк! Ә ул һаман үз фикерен куәтли:
 
 — Нәрсәсенә аптырыйсың? Чирлим дисәң, минем салынган сукмак бар, иртәгә үк палатасы да, диагнозы да булыр. Бераз майларга туры килер-килүен... Эштән китәсе булсаң да куркып торма! Синдәй югары белемле хезмәткәрне кайда да бишкуллап кабул итеп алачаклар. Юк инде, мин алай алдап-йолдап яшәргә ияләшмәгән. Ничек тә бер җаен табармын дип, Шамилнең үгет-нәсыйхәтенә рәхмәт әйтеп, чак чыгып качтым. Хатын әйтә, торт пешереп бирәм, бик матур итеп чәй эчеп алырсыз, шуннан да шәбе булмас, ди. Бүләкме инде шул?! Беренчедән, бу урманга утын күтәреп барган ише булачак. Батальон көн саен иртән эшкә килүгә чәй эчәргә утыра. Ә анда кәнфите, печеньесы, торты — ни кирәк, бөтенесе дә бар. Мине дә кыстап эчертәләр, артымнан савыт-сабамны юып куялар — хатын-кызлар арасында эшләүнең иң рәхәт ягы шушы. Икенчедән, яз аенда хатын-кызга баллы ризык тәкъдим итмәвең хәерле. Чәйләп алган саен, кыш буена бераз артып китүләре, киләсе дүшәмбедән (ул дүшәмбене җиде елга бер күргәнем юк-югын) диета тота башлаячаклары, спорт белән шөгыльләнәчәкләре турында сөйләп алалар. Шушылар янына торт күтәреп килсәмме? Иртәгәсен эшкә кертмәсләр, билләһи! 
 
Җиде ел хатын-кыз арасында эшләүче кеше буларак әйтәм, алар янында гәүдә авырлыгы турында, гомумән, сүз кузгатырга ярамый — беренче кагыйдәм шушы. Тазарганмы, ябыкканмы — игътибар итмәвең яхшырак. Тазаргансың, дисәң, ни буласын үзегез дә чамалыйсыздыр. Ябыккансың, дияргә дә ярамый. Берсен шулай дип мактаганыңны калган ундүрте ишетсә, ата дошманга әйләнәчәксең. Хатын-кыз янында бик сак булырга кирәклеген төшендем инде. Берсенә мактап әйткән сүзең икенчесенә әбизәтелне үзен кимсетү булып ишетелә. Билләһи! 
 
Беренче елны коллективтагы иң яшь, курчак кебек чибәр Сылу чәчен бик матур итеп буяп килгән дә, мин инде тиле, бер җылы сүз әйтим дип, бигрәк килешле төс сайлагансың, дип куйган идем... Ундүрт хатын берь-юлы үз чәчләренең ямьсезлеге турында сөйли башламасынмы?! Берсенеке агарган, икенчесенекендә буяу гомумән тормый, өченчесенеке учлап-учлап коела, дүртенчесенеке... Чәчкә кагылышлы нинди проблема бар, барысын да белеп бетердем. Шул көнне үземә ант иттем: башкалары ишеткәндә берсенә дә юньле сүз әйтергә ярамый икән боларның. Кыскасы, мине назлы чәчәкләр арасында иркәләнеп утыра дип ялгышмагыз, кычытканлыкта мин, бик беләсегез килсә! 
 
Чәчәк дигәннән, шуннан да яхшы бүләк булмас дип уйлаган идем. Унбиш бик матур чәчәк бәйләме бер айлык хезмәт хакым булып чыкты. Берәр генә лалә бирсәм, бигрәк саран, диярләр кебек. Үзләре 23 февральгә тренажер бүләк итте. Кибеткә кереп карадым, ун мең сумнан артык тора. Бик зурлаганнар, дип сөенгән идем, хатын җиргә төшерде:
 
 — Атасы, болар сиңа ябыгырга куша инде. Соңгы вакытта тазарып киттең, дип әйтергә кыенсынып тора идем әле үзем дә, — ди... Ул тренажерны бүлмә уртасына корып куйдым куюын. Бик җайлы икән үзе: кайтып чишенгәч, кием-салымны шкафка кую бик уңайсыз иде. Хәзер пөхтәләп шуңа эләм дә куям. Җыелышып театрга барыргамы икән әллә, дигән уй да килгән иде башыма. Коллектив белән матур ял булыр иде. Шулай дип уйлап, билетын да караштырып куйган идем, һаман шул хатын кысыла инде. 
 
— Тукта әле, син кеше хатыннары белән театрда йөргәндә, мин нәрсә эшләп өйдә утырырга тиеш?! — ди. Хатынны да ияртсәм, хезмәттәшләремнең дә ирләре бар бит... Әй, бу бүләк тә тормышка ашмас булды... Беркөнне эштә чәйләп утырганда, хатыныма бәйрәмгә нәрсә бүләк итим икән, дип сүз башлаган идем. Хатын-кызлар белән эшләүнең тагын бер рәхәт ягы бу: хатынга бүләк сайлауның бер кыенлыгы юк. Унбиш хатын-кыз унбиш төрле тәкъдим белән чыга, аннары шуны уртага салып киңәшләшәләр. Бу вакытта күләгә булып шыпырт кына утырам. Әгәр берсенең фикерен хуплап кушылып китсәң, баш бетте! Син фикерен яклаган хезмәттәшеңнең тетмәсен тетәчәкләр. Хатын-кыз киңәшләшә, сатулаша икән, бер якның да фикерен хупларга ярамый — икенче кагыйдәм шушы. Алар тарткалаша да оныта, ә син фикерен якламаган хатын-кызлар өчен гомерлек дошман булып каласың. Быел минем хатын-кызлар батальоны хатыныма бүләккә сумка алырга булды, хәтта сайлап та куйганнар, рәхмәт яугырлары. Барып кына аласым бар. Хатын-кызлар коллективында эшләүнең уңай яклары күп ул: тамагым һәрчак тук. Көн дә берсе, нәрсә дә булса әзерләп алып килеп, сыйлый үземне. Хатын әйтмешли, бераз гына арта башлавым да шуларның тырышлыгы инде. Тренажер бүләк итеп, үз хаталарын үзләре төзәтергә булган, ахры, алар. Коллектив тәрбияли дә әле мине. Ишетсәм дә, ишетмәмешкә салышырга, күрсәм дә, күрмәгәндәй кыланырга шушында өйрәндем бит. Болар янында барын да ишетеп, күреп торсаң — башың Себер китәр! Әле ялгыш берсе авызыннан ишеткәнне икенчесенең колагына илтеп салсаңмы? Сөякләреңне җыеп бетерә алмассың, син онытып бетергәч тә үч алулары ихтимал. 
 
Өченче кагыйдәм шул — исән-имин эшлисең килсә, сүз йөртергә ярамый. Менә шулай сукыр, чукрак булып эшләп йөргән көнем әле. Бәйрәм мәсьәләсе үзеннән-үзе хәл ителде. Батальоныма рәхмәт инде! — Камил Кәрамович, безне бәйрәм белән котлау турында баш ваткан чагыгыз, ахры, — дип сүз башлады беркөн чәй эчкәндә Гөлйөзем исемлесе. — Башыгызда ике бөртек чәчегез агарды, шуннан сиздек. Дәррәү көлешеп алдылар. Мине шаяртып сөйләшүләренә ияләшкән инде. Хатын-кыз нәрсәдән көлсә дә матур ул. Елаша гына башламасыннар. Менә анысы бик яман. 
 
— Без уйлаштык та, быел сезгә ял бирергә булдык. Кызлар җыелышып табын корырбыз, ә сездән бик матур бер тост. Шуның белән шул, әйеме, кызлар? Батальон бер кат ризалык белдереп, шаулашып алды. Ял сүзен ишеткәч, җиңел суларга өлгергән идем, унбиш хатын-кызның күңелен күрерлек тостны кайдан уйлап табармын, дип тагын ике бөртек чәчем агарды... Батальон алдында кызарып торып булмас дип, һәркайсына үтереп мактап, икешәр дүртьюллык шигырь яздым, матур итеп бик озын тост сөйләдем. И, күңелләре булды, белсәгез! Шигырьләремне күчереп алдылар, имзамны куйдырдылар. Үземне танылган бер шагыйрь кебек хис иттем хәтта. 
 
Егетләр, шундый нәтиҗәгә килдем: бу хатын-кызга бер җылы сүз дә җитә икән!

Чулпан ГАЛИЕВА
Өмет
№ --- | 08.03.2021
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»