поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.03.2021 Җәмгыять

Бу атнага ЙОЛДЫЗНАМӘ

8–14 март көннәренә йолдызлар ни фаразлый? Укып белегез.

Кучкар (21.03 – 20.04) Башлап ташланган эшләрегезне бик зур «бишле»гә төгәлләп куярга җай чыгар. Үткәндәге кызыклы хәлләрне искә төшерердәй бер вакыйга көтелә. Әйтергә кирәк, хис дәрьясына чумдырырдай сөенечле, матур вакыйга! Атна ахырында менә дигән яңалык та ишетелер.
 
Үгезбозау (21.04 – 20.05) Эштә көндәшлек көчәеп китәргә мөмкин. Кызганыч, кирәксезрәк хезмәткәргә әйләнеп калуыгыз бар. Бәхәсләшеп йөрүнең файдасы булмас. Әлегә бөтен көчегезне гаиләгезгә тотыгыз. Ә эштәге хәлләр… Моңа кадәр ничек булган, шундый эзгә кайтып төшәчәк. Бераз сабырлык кына кирәк.
 
Игезәкләр (21.05 – 21.06) Ир-ат Игезәкләргә чиктән тыш игътибарлылык, уяулык һәм зирәклек кирәк: җиңүгә саналганның чып-чын җиңелү булып чыгу куркынычы зур чөнки. Атна уртасында бер мәсьәләдә икеләнеп калырсыз. Артыгын уйлап тормастан, күңелегез кушканча эшләгез – үкенмәячәксез!
 
Кысла (22.06 – 22.07) Белеп торыгыз: бу чорда акылдан гайре кыюлык, әрсезлек кирәк. Бары тик шулай гына уңышка исәп тотып булачак. Атна ахырында озакламый кесәгезнең калыная башлавына ишарәләрдәй хәлләр көтелә. Тегеннән-моннан акча эшләү юллары ачылырга тора…
 
Арыслан (23.07 – 23.08) Гаилә турында уйлап, бары тик шуны гына кайгыртып яшәү чоры. Өйне дә игътибарсыз калдырмау – пәрдәләрнең язгысын – юкарагын элү, һич югында җиһазларның урынын алыштырып кую әйбәт. Мондый үзгәрешләр тормыш яме, рухи көч өстәячәк.
 
Кыз (24.08 – 22.09) Гаиләдә инде байтактан күңелегезне талкып килгән бер проблеманың очына чыгу мөмкинлеге ачылыр. Кулдан ычкындырмагыз шуны! Сәфәргә чыгу, күңел ачу чараларында катнашу өчен әйбәт чор.   Атна ахырында күпне вәгъдә иткән танышулар гына ни тора!..
 
Үлчәү (23.09 – 23.10) Вакланып китеп, хезмәттәшләрегез белән мөнәсәбәтләрне боза күрмәгез. Хәтерегез калса да, дәшмәгез. Шулай икән, җиңүчегә, киресенчә булса – җиңелүчегә әйләнәчәксез.  Ә инде күңелегезне тулысынча бушату, тынычланып калу  өчен ял көннәрен чын мәгънәсендә ялга багышлаудан (театр, музей, күргәзмә ише мәдәни учакка бару) да әйбәте юк.
 
Чаян (24.10 – 22.11) Документлар белән эшләү өчен шәп чор: хәтта үтә катлаулы, буталчык тоелганнарын да җайлы гына хәл итеп куячаксыз. Атна урталарында хезмәт урынында бер мәсьәләдә кемнәргәдер юл куярга кирәк. Юкса үзегезне мин-минлектә генә түгел, бәлки әле эшегезне начар белүдә дә гаепләргә мөмкиннәр.
 
Укчы (23.11 – 21.12) Тормышыгызның барлык өлкәләрендә – тынычлык. Бернинди стресска, бәхәс-фәләнгә урын юк. Шулай да моңарчы башкарылмый килгән эшләр турында уйлыйсы бар. Аларны якын арада хәл итү кирәк. Юкса акча проблемасы килеп чыгарга мөмкин.
 
Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01 Бу атнада сезне яңа хис-тойгылар, бик матур тәэсирләр көтә. Эшегезне беразга оныттырып, эчке, рухи ял бирәчәк бу! Ә сезгә хәзер нәкъ менә шул кирәк. Балаларыгызның уңышлары белән куандыруы  тагын бер шәп вакыйгага әйләнәчәк.
 
 Сукояр (21.01 – 19.02) Көтмәгәндә генә юлыгызда үзегез өчен бик кирәкле бер кеше пәйда булыр. Бу сезгә искиткеч зур күтәренкелек бирер. Әмма аннан бары тик файда алу омтылышыннан гына сак булыгыз: юкса ышанычларыгыз акланмау гына түгел, көлкегә калу куркынычы да бар.
 
Балык  (20.02 – 20.03) Бик кирәкле һәм әйбәт эш тәҗрибәсенә өйрәнү мөмкинлеге чыгар. Җиңел булмаячак, әмма сезнең кулдан киләчәк. Атна уртасында күңелне үстереп җибәрердәй хәбәрләр ишетелер.  Ә инде хезмәттәшләрегез арасыннан берәвенең ни сәбәптәндер сезгә теш кайрый башлавы  үзенә үк начарлык тудырыр.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 08.03.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»