поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
29.09.2010 Мәгариф

УКЫТУЧЫ УРАМЫНА БӘЙРӘМ КИЛЕРМЕ?

Бу көннәрдә укытучылар күпме хезмәт хакы алырмын икән дигән уйлар белән яшидер, мөгаен. Хәер, күбесе инде үзенең күпме алачагын якынча исәпләп карарга өлгергәндер. Ә менә әлегә баш ватарга теләмәгәннәр хезмәт хакы турындагы кәгазьне кулына тоткач, элеккесе белән бүгенгесен чагыштыра алачак.

Дөрес, яңача түләүнең кәефне күпмегә күтәрүен киләсе айда гына белеп булмас әле. Кемнәрнекедер артса, бер ишләренә бер-ике ай дәвамында хезмәт хакын элеккечә түләргә дә мөмкиннәр. Аннары инде мәктәпкәчә учреждениеләрдән кала (алар яңа түләү системасына 2011 елның 1 гыйнварыннан күчәчәк) мәгариф тармагында эшләүче 84 меңнән артык белгечкә акчаны ничек эшләүләренә карап түли башлаячаклар.

 

ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов Хөкүмәт йортында узган брифингта белдергәнчә, әлеге арту төрлечә булачак: әйтик, берәүнеке – 15, икенченеке 20, 40 процент. Кайберләренең үзгәрешсез калуы да ихтимал. Шунысын әйтик: республика икътисад министрының беренче урынбасары Алевтина Кудрявцева сүзләренә караганда, укытучыларның хезмәт хакы фонды 16 процентка арткан икән.

 

Яңача түләү системасының асылы нидән гыйбарәт соң? Укытучының хезмәт хакы вазифаи оклад (70 процент) һәм тырышып эшләргә этәрүче өлештән (30 процент) торачак. Соңгы өлеше үзе икегә бүленә: стаж, категория, мактаулы исем, хезмәтнең нәтиҗәлелеге, премияләр өчен 25 процент каралса, 5 процентын авыл җирендә эшләүчеләргә компенсация характерындагы түләүләр тәшкил итә. Элек оклад өлешендәге тариф разрядлары челтәре 18 дән торса, хәзер ул дүрткә калдырылган. Беренче разрядка төп гомуми һәм урта (тулы) белемгә ия булучылар, икенчесенә – урта һәм башлангыч һөнәри, өченчесенә – югары һөнәри белем, “бакалавр” квалификациясе, дүртенчесенә югары һөнәри белемле, “магистр” яки “дипломлы белгеч” квалификацияле белгечләр керә. Менә шуннан чыгып, окладның база өлеше билгеләнә дә инде. Беренче разряд өчен бу сумма – 4330 сум. Әйтик, укытучы Галимова югары белемле белгеч икән, бу сумма 1,5 коэффициентка тапкырлана һәм аның кулына ала торган база оклады суммасы килеп чыга, ул – 6495 сум. Коэффициентларны ничек белергә була дисезме? 1 разряд –1,0 коэфф.; 2 – 1,23; 3 – 1,43; 4 разряд – 1,5. Шулай ук һөнәри квалификация категорияләре дә дүрт төркемгә бүленә. Болары инде югары белем таләп ителү-ител­мәү­дән чыгып билгеләнә. Мәсәлән, беренче төркемгә – югары белеме булмаган эшче хезмәткәрләр, дүртенчесенә директорлар, аларның урынбасарлары, бухгалтерлар керә. Җитәкченең хезмәт хакы исә укытучының уртача хезмәт хакын икегә һәм хезмәткә түләү төркеме коэффициентына (түбәндә китерелгән саннардан чыгып исәпләгез) тапкырлаганнан соң килеп чыга. Хезмәткә түләү төркеме биш коэффициенттан торачак. Беренчесе – 1,0; икенчесе – 0,9; өченчесе – 0,75; дүртенчесе – 0,65; бишенчесе – 0,55. Мәктәпнең зурлыгын яки кечкенәлеген күрсәтүче саннар бу. Әйтик, мәктәп зур икән, бу сан 1,0 не тәшкил итәчәк һәм директорның эш хакына ул йогынты ясаячак. Директор урынбасары, бухгалтер оклады исә директор акчасының 70-90 проценты күләмендә исәпләнә. Вазифаи окладка кагылган өлешендә укытучыларның дәгъвалары булмаска да мөмкин, ә менә инде стимул характерындагы түләүләр укытучыларда да канәгатьсезлек уятырга мөмкин. Әйтик, ике укытучы да бер төрле стажга, мактаулы исемгә ия булып, берсенең уңышлары икенчесеннән югарырак булса, бу очракта нәтиҗәле хезмәт күрсәткәне акчаны күбрәк алачак. Хәер, уңыш дигән очракта, барлык педагог та үзенчә тырыша, мәктәп бит ул – завод түгел, кемнең нинди товар җитештерүен белеп булмый диючеләр дә булыр. Укучыларның имтихан күрсәткечләре, олимпиада нәтиҗәләре, иҗади уңышлары – менә бит укытучының хезмәте нидә чагыла. Дөрес, укырга теләмәгәннәрдән вундеркинд ясап булмый, әмма лаек дип табылганнарның хезмәтен күрмәсәк тә, дөрес булмас. Тәрбиягә авыр бирелүче балаларга белем бирүче, колонияләр каршында эшләүче мәктәп укытучыларының хезмәте югарырак бәяләнәчәк. Димәк, уку йортының төренә, анда укытуның катлаулылыгына карап түләячәкләр, моның өчен 4,5 тән 70 процентка кадәр каралган. Акчаның билгеле бер өлеше сыйныф, кабинет җитәкләү, дәфтәр тикшерүләргә китәчәк. Моннан тыш, министрлыкта мәктәпкә яңа гына эшкә килгән яшь укытучыларга грантлар бирү системасы эшләгәннәр. Мәсәлән, яшь белгечкә база ставкасына 20 процент акча өстәп түләнәчәк. Грант откан очракта яшь укытучы 17 мең сум акча алырга мөмкин.

 

Укытучылар хезмәт хакының яхшы якка үзгәрүен инде күптән көтсә дә, аларның күбесе өметләнергә ашыкмый кебек. Бәлкем, яңача түләү кемгәдер тагын да яхшы белем бирергә этәргеч булыр, әмма үзгәрешсез калган яки 200-300 сумга гына артканнары нәүмиз булып калмасмы, укытучыларның хыяллары челпәрәмә килмәсме – шунысы өчен борчу бар, әлбәттә.


Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 196 | 29.09.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»