|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.03.2021 Җәмгыять
Хаталы элмә такталарын очратучылар «Халык контроле»нә мөрәҗәгать итәФевраль башында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдиме белән татар телендәге элмә такталарында, игълан, белдермә язмаларда, топографик һәм юл билгеләрендә җибәрелгән хаталарны ачыклау бәйгесе игълан ителгән иде. Бүгенге көндә «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы платформасы аша 100 гә якын гариза кабул ителде. Төп оештыручы — Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил. Бәйгедә катнашырга теләүченең «Халык контроле» системасында теркәлү мөмкинлеге булмаган очракта, мәгълүматны бәйге модераторы – Тел, әдәбият һәм сәнгать институты адресына җибәрә ала. Мөрәҗәгатьтә хаталы тактаның фотосы, тулы адресы, шулай ук кыскача аңлатмасы булырга тиеш. Мәгълүмат дөрес җибәрелгән булса, институт аны үзе «Халык контроле»нә кертәчәк. Бәйге агымдагы елның 1 сентябренә кадәр кабул ителә. Иң актив 10 җиңүчегә кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Тулы Нигезләмә: https://tatmedia.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1930166.htm. |
Иң күп укылган
|