поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
06.03.2021 Мәдәният

"Чын татар җанлы егет": Рөстәм Вәлиевнең вафатына 7 ел тулды

5 мартта танылган якташыбыз, Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Рөстәм Вәлиевнең вафатына 7 ел тулды. Рөстәм белән Илһам абыйны бер-берсеннән аерып булмый, әлбәттә. Алар 20 елдан артык сәхнәдәш дуслар булып кына түгел, тормышта да бер-берсен ихтирам итеп яшәделәр.

«Рөстәм белән җырлавы - җан рәхәте», - дия иде Илһам абый Шакиров. Чыннан да, Рөстәм баянда һәм башка уен коралларында уйнавы, зур дәрәҗәдәге осталыгы белән аерылып тора иде. Ул баян, гармун телләре аша Илһам абыйның моңлы тавышына хас булган тавышлар яңгырата белә иде. Алар арасында ниндидер бер тирән дуслык хисе бар иде, бер-берсен хөрмәтләп иҗат иттеләр алар.

Мин үзем тумышым белән Нурлат районыннан. Илһам абый белән Рөстәм Нурлатка концерт белән киләләр икән - мин дә анда барырга ашыга идем. Нурлатлылар бик кунакчыл халык, сәнгатьне яратучан, артистларны хөрмәт итүчән. Бер шулай очрашкач, мин Рөстәмнән сорадым: «Син Илһам абый белән абыйлы-энеле туганнар кебек. Аның сере нәрсәдә соң, сезне нинди хисләр, сыйфатлар якынлаштыра?»

- Мин Илһам абыйны чыннан да туган абыем кебек күрәм. Безнең якын аралашуның сәбәбе шул - мин аның кабатланмас моңына гашыйк, минем баянда уйнавымның осталыгы да аның ярдәмендә күтәрелде. Илһам абый үзенең моңын минем йөрәгемә салып, баяннан әллә нинди сихри тавышлар чыгарырга сәбәпче булды дисәм дә, дөрес булыр иде. Илһам абый үзенең эч серләрен минем белән уртаклашып, туган-дус кебек күрә иде, - дип җавап бирде ул миңа.
 
 
Шундый олы, даһи шәхес Илһам абый Шакиров үзенең тирән эч серләрен дустына сөйләгән икән, димәк, Рөстәмнең асыл сыйфатлы зат булуын, аны үзе кебек үк олы дәрәҗәдәге шәхес булуын таныган.
 
2005 елның апрелендә Самара шәһәренең Киров исемендәге мәйданында урнашкан Мәдәният сараенда Татарстанның халык артисты, Россия гармунчыларының «Алтын унлыгы» лауреаты Фәйзулла Туишев исемендәге гармунчылар конкурсында бердәнбер Гран-при яулаган Рөстәм Вәлиев иҗатының 25 еллыгына багышланган зур тантана оештырган идем. Ул чара Рөстәмнең сәхнәдәш остазы Илһам абый белән бергә эшләвенең - 20 еллыгына, Илһам абыйның 70 еллыгына да туры килде. Шуңа күрә дә Рөстәм ул тантанага Илһам абыйны да, дус артистларны да алып килгән иде. Өч сәгатьтән артык дәвам иткән концерт-тантанада, Рөстәм Вә-лиевны зурлап, хөрмәт итеп, аңа берсеннән-берсе матур җылы тәбрикләү сүзләре әйтелде, бүләкләр тапшырылды. Рөстәмнең сәх-нәдә дә, башка чараларда да яшүсмерләргә юнәлтелгән патриотик хезмәтләрен искә алып, Идел буе хәрби округы командующиеның Рәхмәт хаты да тапшырылды. Зал тулы милләттәшләребез Рөстәм Вәлиевны татар милләтенә зур сәнгать хезмәте күрсәткәне, талантын халкына багышлап яшәве өчен олыладылар, аягүрә басып, бертуктаусыз алкышладылар. Бу инде аның өчен дә, аны яраткан милләттәшләребез өчен дә зур дәрәҗә иде.
 
Гастрольләре бик тыгыз булуына карамастан, Рөстәм әти-әниләрен, туганнарын күрергә, аларның хәлләрен белергә вакыт табып, Самарага кайтырга онытмады. «Әткәй, әнкәй» диеп (Ульян өлкәсе Малыклы районы Әбдери һәм Губан авылларында шулай сөйләшәләр), хөрмәтләп, күчтәнәчләр алып кайтып, аларны сөендерә иде. Ә без, Рөстәмнең дуслары, аларга «чәйгә» барып, гармуннарда уйнап, җырлашып, күңел ача идек. Бигрәк тә, Шәрифулла абыйның тальянында яңгыраткан «Кабыргасы-җилкәсе» дигән бию көе истә калган.
 
 
Рөстәм сүз тыңлаучан, кеше хәленә кереп, кайгыны уртаклаша торган, чын егетлеген күрсәтә белүче шәхес иде. Бервакыт «Идел» моңнары дип аталган үзешчән ансамбль Самара өлкәсенең Большая Черниговка район үзәгендә концерт оештырды. Иртәгә концерт була дигән көнне баянчыбыз Наил Нурмөхәммәтов кинәт сырхаулану сәбәпле, концертны күчерү яисә бөтенләй куймау борчылуы туды. Район үзәге Мәдәният сараенда узачак концертыбызга тирә-як авыллардан милләттәшләребез килергә җыенганнар, билетлар сатылган, кунакларга аш-сулар да әзерләнгән. Ә җырчыларыбыз, фәкать, баянга гына җырлыйлар. Мин Рөстәмгә шалтыратып хәлне сөйләгән идем, ул берсүзсез килергә риза булды. Үзе белән тагын берничә Казан артистын да алып, Самарага кадәр 450 чакрым араны үз машинасында килгән. Большая Черниговкага кадәр тагын 200 чакрым юлны узып, милләттәшләребезгә зур куаныч ясаган иде.
 
Рөстәм Вәлиев, һичшиксез, халкыбызның олы шәхесе, горурлыгы, чын татар җанлы егет булып яшәде. Әти-әниләрен, туганнарын хөрмәт итте, тормыш иптәшенә яраткан ир, балаларына абруйлы әти булды. Ул, олы дәрәҗәдәге артист булуына карамастан, үзенең кыйммәтле вакытын жәлләмичә, хәйриячелек белән дә шөгыльләнә иде. Якташыбыз шагыйрь һәм рәссам, легендар Гакыйль Сәгыйровның Җүрәй авылындагы өенә барып, берничә тапкыр махсус концерт программаларын бүләк иткән иде.
 
Рөстәм Шәрифулла улы Вәлиев үзе гомерендә халкыбызга фидакарь хезмәте, күпкырлы асыл сыйфатлары белән танылды.
 
Идеал ГАЛӘВЕТДИНОВ.
 
Самара шәһәре.

---
Бердәмлек
№ --- | 06.03.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»