|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.03.2021 Фаҗига
Машина электричка белән бәрелешкән: ике кеше вафатБүген Башкортстанның Архангель районында коточкыч авария булган. Төбәк ЮХИДИ мәгълүматларына караганда, иртәнге 8 сәгатьләр тирәсендә тимер юл кичүендә "Лада Калина" машинасы электричка белән бәрелешкән. Бу бәрелеш бик нык көчле булган. Бәрелеш нәтиҗәдә машинаның яртысы электричка астына ук кереп киткән.
Кызганычка каршы, юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүче, бер ир һәм өлкән яшьтәге хатын һәлак булганнар. Аларның гәүдәләрен коткаручылар тартып чыгарган. Шулай ук тагын бер кеше авыр тән җәрәхәтләре алган. Әла табиблар аның гомере өчен көрәшә.
Алсу ТӨХВӘТУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|