поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
05.03.2021 Матбугат

"Тәртип"нең тапшырулар мөхәррире Ләйлә Ялалова: "Эшләп карыйсы эшләр күп әле"

Мөслим районында туып-үскән Ләйлә Ялалова (Гыймадиева) “Тәртип” радиосында тапшырулар мөхәррире булып эшли. Ул радио ачылганнан бирле “Тәртип”тә. Хәтта радио ябылып торган елларда да “Тәртип”не ташламаган, аның якты киләчәгенә ышанган ул.

- Ләйлә, Мөслимдә эшләп йөргән җирдән “Тәртип”кә ничек килеп эләктең? 
 
- 2014 елда радио ачылганның беренче көннәреннән бирле мин “Тәртип”тә. Аңа кадәр 13 ел Мөслим матбугат үзәгендә директор урынбасары булып эшләдем. Анда директорыбыз Мөдәмил абый Әхмәтов кул астында эшкә өйрәндем. Сүзем дога булсын, чын профессионал иде ул. Үзе шагыйрь, үзе журналист. “Тәртип”тә профессиональ яктан шомардым. Мөслимнән китүемә һич үкенмим, чөнки үсеш дәвам итмәгән булыр иде. Тәртипкә эшкә чакырган Марат Рөстәм улына бик рәхмәтлемен, җаваплы эш тапшырды.
 
- “Тәртип”нең баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева белән уртак телне тиз таптыгызмы?
 
- Мин Ризәләгә бик рәхмәтлемен. Ул миңа радио эшенең бөтен серләрен төшендерде. Чын остазыма әверелде. Мин төштә кебек яшәдем ул чорда. Бер гап-гади авыл кызы күпме олпат шәхесләр белән танышып, аралашып яшәсен әле!  Төп штатта Ризәлә белән икәү генә идек. Яңалыкларны Райнур Шакиров алып барды.  Һәм тапшыру авторлары...  Үзебезгә мөхәррир дә, PR-менеджер да, алып баручы да, тавыш режиссеры да булырга туры килде. Бик бай база туплаганбыз ул чорда дип сөенәм.
 
- “Тәртип” ешлыксыз калган чорда кайда булдың?
 
- “Тәртип” ешлыксыз калган елларда мин декрет ялында булдым. Гаиләм белән Чаллыда яшәдек. Мин декреттан чыгуга, “Тәртип” кабат ешлыклы булды. Кызык бит, әйеме? Ләкин бу елларда да “Тәртип” белән араны өзгән булмады. Кулымнан килгәнчә, ярдәм итеп яшәдем. Аның кабат ачылуына беркем ышанмаса да, без чын күңелдән ышандык. 
 
- Яңадан Казанда яңа тормыш башлау кыен булмадымы?
 
- Мин һәрвакыт Казанны сагындым. Казан - минем өчен ниндидер серле, илаһи урын ул. Туганнарым монда яшәгәнгә, монда укыганга, монда эшләгәнгә генә түгел. Ниндидер көче тарта. Үз тарихы, үз йөзе булган шәһәрем, башка төбәкләрдән бик нык аерылып торучы республикам, халкым белән чиксез горурланып яшим! Чит төбәкләргә чыксам, бу хакта сөйләп туя алмыйм. Менә шушы хисне миннән соң килүче буыннарга да күчерә алсам, бик бәхетле булыр идем.
 
- Радио штатында ничә кеше эшлисез?
 
- “Тәртип” яңадан кайтты. Ул бүген яңа сулыш алып килә. 5 кешелек командабызга үз эшләренең осталары чын иҗади шәхесләр тупланган дип уйлыйм. Продюсерыбыз Айваз Садыйров һәм PR белгече Айсылу Лерон белән укучылар яхшы таныш. Музыка мөхәррире Ләйлә Шаһиева турында да  әйтеп үтәсем килә. “Дулкын” радиосында эшли башлап, башка тармакларда да үзен сынап караган, бик тыйнак, акыллы, ипле кеше ул. Элеккеге “Тәртип”тә “Бакча - җимеше, кеше эше белән” тапшыруын алып бара башлаган иде. Хәзер дә дәвам итә. Музыкаль бизәлеш тулысынча аның җаваплылыгында. 
 
- Син – тапшырулар мөхәррире. Вазыйфаң нидән гыйбарәт?
 
- “Тәртип”тә чыгучы тапшырулар өчен җавап бирәм, аларны әзерләү, эфирга бирү, авторлар белән сөйләшү, яңа проектлар эшләү минем җаваплылыкта. “Тәртип”нең тапшыру авторлары нигездә элеккеге состав - татарның зыялы шәхесләре. Бүген миңа барысы да җиңелрәк бирелә кебек. Беренчедән, үземнең анык  билгеләнгән юнәлешем бар. Икенчедән, шактый тәҗрибә дә тупланган. Эштән бәхет бар. Эше җитәрлек анысы. Җитәчелеккә зур рәхмәт, эшләргә мөмкинлекләр тудыра. Эшлә генә! Кирәкмәгән бурычлар хәл итеп йөрергә туры килми. Җылы, якты бүлмәләрдә эшлибез. Зур шәхесләр янәшәсендә утырабыз. Уң якта - Алмаз Хәмзин, сул якта - Вахит Имамов, коридорда Камил Кәримов очрый. Лифтка керсәң - Йолдыз Шәрәпова. Гомумән, һәр җирдә билгеле шәхесләр. Нинди бәхет бит бу! Үз студиябез эшләнеп беткәч, әле тагын да кызыклырак проектлар эшләрбез, Аллаһы боерса. Әлегә “Китап” радиосы егет-кызлары белән бергәләп эшлибез. 

- “Тәртип”тә ничә тапшыру эфирга чыга? Үзеңнең тапшыруларың бармы?
 
- 30га якын тапшыру чыгып килә. Тагын берничә проект әзерләнә. Аларны тормышка ашырырга Аллаһы Тәгалә куәт бирсен берүк! Файдалы, кирәкле эшләр башкарсак иде. Үзем “Әниләр һәм бәбиләр” тапшыруын алып барам. ЮХИДИ белән берлектә әзерләнә торган “Автокала” тапшыруының алып баручысы. Әлегә аны Яр Чаллы тыңлаучылары гына ишетә. Тагын берничә проект турында уйлап йөрим.
 
- Ләйлә, нинди гаиләдә үстең син?
 
- Әти-әнием Рәмзилә һәм Нур Ялаловлар икесе дә укытучы. Бик тыйнак, гыйлемле, рухи яктан бай, хөрмәтле шәхесләр. Исән-сау булып, һәр көнгә сөенеп яшиләр, Аллаһка шөкер! Без 3 бала үстек. Өчебез дә бик яхшы укыдык, Казанда югары белем алдык.
 
- Әни булу бәхетен соңлап кына – 38 яшеңдә татыгансың...
 
- Кызым Алия - Аллаһы Тәгаләнең иң зур бүләге. Татар җанлы, тәрбияле, иманлы булсын дип телим. Бик назлы бала, сөбханалла! Эштән кайтуга, бер кочаклап алуы җитә, бөтен проблемалар артта кала. Алия минем тормышны 180 градуска үзгәртте. Аның белән мин кабат үсәм. Үзем әни булгач, башка балалар язмышына игътибарлырак була башладым. Ятимнәрнең, авыру балаларның күп булына йөрәк әрни. Соңгы вакытта үз балаларын газаплаган әниләр турында күп ишетергә туры килә. Баш мие андый мәгълүматны кабул итә алмый. Йә бер, Ходаем, ачык зиһен, акыл бир берүк, дип телим. Бәлки интернетлашу, автоматлашу галәмәтедер бу. Ни булса да, кансызлык бәгырьне телә.
 
- Ирең нинди кеше?
 
- Тормыш иптәшем Илдар - бик тәртипле, акыллы, нәрсәгә тотынса, шуны булдыра торган кеше, Аллаһка шөкер. Хатын-кыз бәхетле булса, гаилә бәхетле була, дигән фикердә ул. Шуңа да фикерләребез тәңгәл киләдер. Минем бәхеткә шундый егет үстергән әти-әнигә зур рәхмәтлемен. Алар Зәй районы Имәнлебаш авылында яшиләр.
 
- Бүгенге көндә борчыган проблемаларың бармы?
 
- Әни кеше буларак, нәниләребезне татар җанлы шәхесләр итеп тәрбияләү  мәсьәләсе борчый. Кызымны бакчага урнаштырыр вакыт җитте. Мин татар мохите булсын иде дип телим. Хәзер йөри торган шәхси бакчабыз бик татар җанлы да бит, әмма барысын да уйлагач, дәүләтнекенә урнаштырырга булдык. Баланың күңеленә, аңына татарлыкны кечкенәдән салып калдырырга кирәк дип уйлыйм. Чөнки нәкъ менә шушы яшьтә балаларда үзаң формалаша.  Бүген телен саклау, мохит булдыру гаиләдән дә, укытучылардан да тәрбиячеләрдән дә тора.
 
- Ләйлә, тормыш девизың нинди?
 
- Ятып калганчы, атып кал. “Эх, эшләп карыйсы калган” дигәнче, “эшләп карадым” дип әйтүе рәхәтрәк. Тик эшләп карыйсы эшләр күп әле. Мәсәлән, Казан урамнарына руль артына утырып чыгарга куркам. Ә җәмәгать траснпортында бик күп вакыт тиккә югала. Андый курыккан нәрсәләрем күп әле (көлә). Гөрләп эшли торган вакытны бушка әрәм итмичә, һәрчак файдалы нәрсәләр белән шөгыльләнгән кешеләргә хөрмәтем зур. Картайгач та ял итәргә вакыт булыр әле, Аллаһы боерса. 
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 05.03.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»