поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.03.2021 Ана теле

Ана теле: Табигать белән сөйләшә беләбезме? Кемнән өйрәнергә?

“Кемнән өйрәнергә?” дигән сорауга без инде узган язмада җавап бирә башлаган идек: әлбәттә, табигатьнең үзеннән. Әнә, кояшта җемелди-җемелди түбәдән тамчы тама; бозны тишеп чәчрәгән тавышы – үзенә бер җыр. Шуңа сөенеп, казлар каңгылдаша, чыпчыкларның көр черкелдәве өстәлә.

  Ә кем безгә бу серле “сөйләмне” кешечәгә төшендереп бирә дигәнгә дә жавап бирә башлаган идек: әнинең бишек җырлары, әбинең әкиятләре, Тукаебызның рухый җимешләре...
   Табигать белән сөйләшә белмәгән язучы, шагыйрь юктыр ул. Арабызда шундый мөгаллиме булмаган кардәшебез дә, мөгаен, юктыр, булса да берничә генәдер. Хәзер мин табигать белән сөйләшкән әдипләремнең әсәрләреннән мисаллар китерәм, ә сез, теләсәгез, “үзегезнекеләрне” үрнәк итеп китерегез.
   Шәүкәт Галиев.
  Җил сөйләме. Бер шаян җил сызгырган.//Бар җилләрне уяткан.//Болыт куып йөриләр.//Уратып төрле яктан;
  Җил өрә. җил өрә.//Эткә каршы җил өрә --//Туңдырып бетерә.; Китте җилләр ачуланып.//Бал корты кебек безләп;
  
   Кашкарый чәчәк сөйләме: --Астра!—диеп эндәшкәч,//Баш калкыта кашкарый: “Мин Галия бакчасында,//Исемем башкача”, ди;  
   Яфрак сөйләме: Яфрак кыштырдый.//Яфрак чыштырдый.//Яфрак пышылдый: //”Җәем, хуш инде.//Урман буш инде.//Көз шушы инде.//Килер кыш инде...”.
   Күке сөйләме:  Ә кәккүк кычкыра.//Моңаеп кычкыра --//Урман бетә. дип.//Ниләр көтә. дип... Кеше тыңлап тора.//Кеше сорап тора://--Күпме яшәрмен. Кәккүк санап кара!//Кәккүк болай дип //Әйткән шул чакны://--Яшәрсең// Урман яшәгән чаклы...;  
   Бал корты сөйләме: Малай тартмага бал корты япкан.//Чыгар. ди. тизрәк.//МИнем эшем бар! //Минем эшем – бал!//Минем эшем – бал!// Үзеңә җыям //Шуны бел син. ди; 
   Эт сөйләме: ...Бер урамда күреп мине “Шарик” диләр.//Әйдә киттек. бергә уйнап//Карыйк. диләр.//Бирге якта “Сарбай” диеп//Шатланалар.//Теге якта “Парат” диеп атланалар (Эт монологы).
   Һауһаветдин белән Мыекбикә
   Эт белән мәче очрашты...//Калганы сезгә таныш – бер-береңне өнәмәсәң.//Юктан да чыга тавыш. //Маэмай әйтә: -- Мыекбикә. //Мияулыйсың бик нечкә.//Мин авыз тутырып өрәм. //Син көчәнәсең көчкә!
   Дугаланып куйган мәче.//Мыекларын тырпайткан.//--Һауһаветдин йоклап ята.//Мин тычкан тотып кайтам!
   --Ах. ялагай-ябышкаклар.//Тычкан. имеш. кит әле.//Без шпион да тотабыз. //Мактанмыйбыз бит әле!
   Аю баласы сөйләме:  Йөрисем килә минем дә //Читлексез төштә,//Читлекләргә сыймас урман //Исемә төшә... //”Менмә!” дигән агачларга//Мин менгән идем. “Йөрмә!” дигән чытырманда //Мин йөргән идем. //Тәртипсез, дип, ахры, әткәм ///Озаттыргандыр... //Әйтегезче, мин бит монда //Озак тормамдыр?//Мин бит хәзер бик тәртипле.//Кайтыймчы илгә.//Әнигә ияреп кенә //йөрисем килә...”
   Чеби сөйләме:  Чеби күкәйдән чыккан //Ишегалдынннан үткән //--Ай-һай дөнья киң икән1--//Дип гаҗәпләнә икән...
   Фил сөйләме: Фил зарланды: -- Алмасы кече телгә йокмады...;  
 
   Хәкимҗан Халиков. Аның табигать белән аралашуы. “тере” мисаллары уйландыра.  “Табигать сөйләме” татар мәдәниятендә сәнгати тасвирлау чарасы дәрәҗәсендә үсеш алган. Табигать дөньясы әдәбиятнең проза. шигырь жанрлары белән бергә элек-электән драматургия җанрында да үз урынын тота килгән. Татарда курчак театрлары гына түгел  “олылар”  театрлары да бу теманы үз итеп килгән. Аеруча әкият җанрының бу юнәлештә мөмкинлекләре мулдан. Иҗат әһелләре моны оста файдалана да. Г.Тукайның “Кәҗә белән сарык”, Т.Миңнуллинның “Авыл эте Акбай”ны китаптан укып, радиодан, сәхнәдән тыңлап инде берничә буын татар баласы ана теленә тартылып үсә. Хәкимҗан Халиковның күләме белән әлләни зур булмаган шундый әкияти пьесаларын мәктәп балаларының кечкенә генә сәхнәдә ихластан бирелеп уйнаганнарын күреп сөенүләребез аз булмады.
   Уйлана-уйлана. хисләнә-хисләнә анализ ясап укырга әдибебезнең менә бу китабын тәкъдим итәм: Хәкимҗан Халиков. Сайланма әсәрләр: балалар өчен шигырьләр, табышмаклар. әкият-пьеса. сценарийлар, Казан: Татар.кит.нәшр. 2019).
 
   Лена Шагыйрҗан
  Адәмнән тыш Җирдә әле//яши кошлар, җанварлар...///Кешедән башка да Җирдә//гаять сизгер җаннар бар...//Матурлыкны күрә аны//хәтта коңгыз-бөҗәкләр.//Күбәләк канатына ник//төшкән чуар бизәкләр?..//Гүзәллекне танымаса,//ул тиккә очмас иде, /аллы-гөлле чәчкәләрне //иркәләп кочмас иде.//Бал кортлары, кырмыскалар//Адәмгә түгел ятлар. Коръән сүрәсенә нигә// керде икән бу затлар?//Җир йөзендә Кешедән дә //хикмәтлерәк җаннар бар./Адәмзатны каргый хәзер//кошлар. гөлләр. җанварлар...//...Җир-туфрактан яралганның//җаны бар... Хәтта таш та//тере... Ул һава сулышы – җилләр белән тоташкан.// Шуңадыр нәфис сыннарга.//гүзәл таш-чәчәкләргә//әверелә алар.//чын Кеше //кулы тисә әгәр дә... (Хуш исләре җиһан гөлләренең. ТКН. 2011. 16 б.).  
 
   Бер агач та, бер кошчык та,//бер бөҗәк, бер җан иясе//мохтаҗ түгел сиңа Җирдә,//син аларга баш иясе...Бер зат сине кирәксенми,// ябалак та, сандугач та. һәммәсе дә үз юлында – төн җиткәч  тә, таң тугач та...//Яши бирә үз көенә //күбәләк тә, арслан да... берсе сиңа мохтаҗ түгел, килмәс синнән “өлеш” сорап. Киресенчә, һәммәсе дә кешеләрдән ерагырак//качу ягын карый алар. //сиңа начар карый алар.//Куркып-өркеп беткән чөнки.//рәнҗеп сине каргый алар (29 б.).
 
Чияле тау чияләре... (Гүзәллек.303 б.). Тукай тавышы: Нинди иде. дип.//Тукай тавышы.//Сорадым искән//Борынгы җилдән. Моңлы иде дип//Җавап бирде җил --//Үзәкне өзгән.//Бәгырьне телгән. Җәйге җилләр күк Ул җылы иде. Көзге җилләр күк Ул җылый иде..
Ягымлы иде. Сагышлы иде. Адәм җанына ятышлы иде...//Өшесә җаны. Туң-салкын иде. Яктырса рухы. Ут-ялкын иде. Кышкы җилләрдәй чеметә иде. Язгы җилләр күк Эретә иде... (317 б.). Нинди иде. дип Тукай тавышы? Сорадым күктән. Кучкыл болыттан. Җавап бирде ул. Кисмәк җанланып. Ул тавышны. дип мәңге онытмам—Бер тыңлаганда – Яңгыр тамчысы.  Бер тыңлаганда –яшен камчысы. Әле – күгәрчен Гөрелдәгән күк. Әле -- күк күкрәп Гөрелтәгән күк...Сорау бирдем мин очар кошларга//Нинди булсын ди Тукай тавышы?—Сандугач моңы. Кәккүк сагышы... Таңнар атуы. Кояш баешы. Чылтырап аккан Чишмә агышы...; (319 б.). Тукай тавышын эзлим һәр җирдән...урман. алан. гөл арасыннан. җен-пәриләрдән. шүрәлеләрдән. су анасыннан. Фатыйма белән Сандугач. Күбәләк белән Карлыгач... Песи. Маэмайны. Кәҗә-сарыкны Алтын Әтәч вә Җырчы тавыкны... Былтыр егет беренче булып... Чишмә кушылды... (327б.).
 
   Тыңлап торсаң өнен Табигатьнең//бертуктаусыз гүзәл симфония//агылып тора Җирдән. Күктән. Судан – бер Аллаһның моңлы сулышы гүя... Таң атканда былбыл сагышына //кушыла дәртле әтәч тавышы да...// Көтүченең көтү какканы//ачып керә һәрбер капканы...//Ул авазлар минем балачактан //мәңгелек моң булып агыла һаман.//Яңгыр шыбырдавы. карның шыгырдавы --//үзгәрталмый аны “яңа” заман... (Дөнья базары яхут яңа “Америка фаҗигасе”.  360 б.).
 
   Айдар Хәлим
   Караңгы почмакта дерелдәгән аттагы калтырау Кәбиргә дә күчте. Ниһаять, фонарь яктысы Бамбукның башын яктыртты. Әле һаман да ярсуын баса алмаган бүре киткәч кенә бүре куарга җыенган кешеләргә “Нәрсә беләсез соң сез!” дигән сыман гасабилык белән карап торган байтал  аңа күргәзмәгә карагандай ике аяклылардан җирәнгәндәй итеп башын югары чөйде һәм тагын да кешнәп җибәрде. Атның күзләрен күреп тетрәнде Кәбир: алар кан белән укмашкан ике зәңгәрсу йолдыз иде (Татар моңы. ТКН. 2002.176 б.).... Чегәннәр таборыннан мөмкин кадәр ераклашасы килде аның. Кәефе килеп. үзе дә сизмәстән. камчысын шартлатты. Камчы очына эләккән тузганакларның мамыгы җилгә очты. Мбимбо-бимбо! Са-ма-рана-сама! Бамбук борылып ачулы караш ташлады
   --Син әлләнәрсә сөйлаисең.- диде аңа байтал.
   --Чегәннәрдән дә котылдык.-дим.—Бамбук җанкисәккәем.
   --Күлмәк-ыштаныңа кадәр салып ыргытып. биеп-җырлагач котылдык инде...—Ат аның колак төбендә генә шаркылдап көлде.—Нишләтсеннәр. коткардылар. биглыйлар... Әйдә бераз ял итеп алыйк... (214 б.).
 
  ...Үзем бүтәннәрне күчереп  язам. үзем уйланам: максатым бит кешеләрне табигатьтән сабак алып, сөйләмен баетырга, камилрәк итәргә өйрәтү. Димәк ки, үзең шул сабакларны тотасың булып чыга. Өстәвенә, мин бит әле язучы да. Димәк ки, язганнарымда да әле әйтелгән сабак –үрнәкләр булырга тиеш. Шундый вәсвәсәгә бирелеп, соңгы китабыма (Бөртектән – көшел. ТКН. 2016) күз салдым. “Кем инде үз китабын үзе укып утыра”, диюче дә табылыр. Укыйм шул. Әле ничек кенә бирелеп укыйм. Тулаем диярлек табигать турында бит. Гомер-бакый табигатьтән аерылмадым, гомерем буе аның белән сөйләштем. Аның ни сөйләгәнен диккать белән, күңел биреп тыңладым. Менә шуңа мисаллар. Теләсәгез, сез дә укып, уйланыгыз.
 
  Кышкы урман. Юл читендә ак бүрек күпереп утыра. Кар әле аны тәмам тигезли алмаган. Кырмыска оясыдыр. Нишлиләр икән кырмыскалар кыш көне? Йоклыйлардыр.
   Түмгәк өстендә куян йөренгән. Үтеп кенә дә китмәгән, ә таптанып  та алган. Ногыт борчагын да сипкән.
   – Җәй көне, без әле кечкенә чакта, яныгызга китермәдегез, килсәк, тешләдегез, хәзер менә өстегездә рәхәтләнеп йөрибез, менә сезне, менә!” дип, биеп-биеп алды микән куян.
      Юри калдырган инде.  Гөләп бөртеге.  И-и-и, матурым! Онычкым Кәринә “мәрҗәне” икән ич син!
   Көз көне, ул әниләре белән Мәскәүгә кайтып китәр алдыннан, без икәү шушы урам буе кечкенә бакчага чыктык та ашыга-ашыга, бармакларны чәнчетә-чәнчетә, ай-вай килеп, гөләп җыйган идек. Калган бит берсе. Хәйләкәр. Посып калган.
   Әллә Кәринә эшеме бу? Юри калдырганмы? Истәлеккә дип. Ә хәзер әнә, нәкъ Кәринәнең үзе кебек “а-а-у-у, мин монда”, дип, йөзен ачып җибәргән дә тик елмаеп карап тора.
   Минем соклануны сизеп, кояш та өй кыегыннан бу якка бакты – рәшәткә, куаклардан кар өстенә чем-кара күләгәләр сузылды. Ни могҗиза: гөләп бөртегеннән төшкән күләгә да кып-кызылдыр кебек тоелды. Тач Кәринәнең иреннәре инде. “А-а-у-у, мин монда!”.
   Теш үтмәгәч   (Пришвинга ияреп)
   Сөйләшәсе килеп, көтеп торган диярсең, ике нарат арасыннан каршыма тып итеп чибәр бер гөмбә чыгып басты. Шундый да чуар, карап торуга шундый да сөйкемле иде үзе, тәкатьсез туктап калдым, хәтта баш кагып, сәлам дә бирдем.
   – Исәнме, гөмбә! – дидем.
   – Исәнме! – диде ул да. Кыңгыр салынган кызыл эшләпәсендә борчак-борчак ап-ак төрткеләр тагын да елтырап киткәндәй булды. Шунда мин үземне күптән борчып йөргән сорауны бирдем:
   – Шундый матурсың, сөйкемлесең, нигә соң сине әшәке гөмбә диләр, исемеңне дә, мыскыллап, Чебен гөмбәсе дип кушканнар?
   Гөмбә югалып калмады, чатнатып җавап бирде:
   – Мине ашый алмыйлар. Ашарга маташып карап та, булдыра алмагач, шундый мыскыллы исем кушканнар, – диде.
   – Ә исбатларлык ниең бар соң? – дим.
   – Ник булмасын! – ди гөмбә, – әшәке гөмбәләр җыенысы да нинди дә булса яхшы гөмбәгә охшарга маташалар, ә мин берәүгә дә охшарга тырышмыйм, минем – үз йөзем, үз төсем. Йә әйт, бармы тагын миңа охшаган берәр гөмбә дөньяда?!
   Мин телсез калдым.
   Тешләре үтмәгәч, кешенең яманатын сатып, гайбәтен таратып, начар исем тагып маташучылар да бар шул әле бу дөньяда.
   Балыгың вак бит!
   Балыкта. Көймә белән кереп утырдым. Тирә-якта бака. Эреләр, симезләр. Уылдык чәчәргә җыеналар бугай. Ул тавыш! Әллә нинди машина гүләүләренә охшап китә.
   Менә берсе көймә янында ук авызын ачып, у-у-вак, увак димәсенме. Ул бит чыннан да бик вак ташбаш тартып чыгарганда кычкырды. Гарьләнерсең, аларга кадәр үчекли!
   Ни диярсең, дөресе шул.
   – Ярар, дим. Эрерәгең җибәр безгә таба, йә үзең тотып күрсәт!
   Тукран тәүбәсе – кирәк нәрсә
   Тукранның исеменә үк тукылдау тавышы салынган. Тук-тук, тук-тук! Егәрле томшык белән коры, юан агачка бәреп, бөтен урманны яңгыраткан көчле, гайрәтле тавыш. Тукылдап эшләү, шулай итеп үзеңә азык табу – аның асыл сыйфаты, яшәү рәвешедер. Бүтәнчә һичничек дөрес түгелдер. Бүтәнчә була калса, гайре табигый саналыр иде.
   Тик... Дөнья бу!
   Монысы нинди чертләү, кыштырдау тагын? Бәй, монысы да тукран ласа. Ботак җәпләкәсенә чыршы күркәсен кыстырган да чиртепме-чиртә! Черт-черт. Чыш-пыш, чыш-пыш. Як-якка күркә кабыклары гына оча.
   Менә сиңа тукран. Менә сиңа аның аерылгысыз сыйфаты – тук-тук!
   Ә бит үзе, асылын югалтса да, кыяфәте белән бер дә башкалардан кайтыш түгел: чибәр, елгыр, горур да. Бүтәннәрдән симезрәк, чуаррак та түгелме икән әле.
   Томшыгыңны әллә авырттырмыйча, тукран тәүбәсенә килмичә, черт-черт кенә “эшләп” тә яхшы яшәп була икән!
   Ә барлык тукран шуңа күнексә!?
   Урманыңны корт басса!?
   Урманыңда тукран черт-черт итәрлек тә күркә калмаса!?
   Урманнарга керсәм
   Басуда, болында җанга тынычрак, ник дигәндә, колакны иркәләп, күңелгә килеп җиткән тавышларның күпчелеге таныш: монысы бытбылдык,  тегесе тургай, күлгә җитәрәк тәкәрлек моңланыр...
   Болар бар да аңлаешлы: үзләре дә, тавышлары, исемнәре дә...
    Ә менә урманга килеп кергәч, җан тынычлыгы какшап китә. Тю-тю-тю... Нәрсә бу? Пи-ет, пи-ет, пи-ет... Монысы кем тагы? Чү-ләт, чү-ләт, чү-ләт... Кем дәшә? Кайда алар? Нинди төстә, кыяфәттә? Нишлиләр? Исемнәре ничек?
   Күпме сорау, күпме билгесезлек! Һай бу наданлык, һай бу белемсезлек! Урманга килеп керсәм, мин үземне беренче тапкыр әлифба яисә бүтән китап алып аптырап калган сабый хәлендә тоям.
   Кош-кортны, җәнлек-җанварларны, бөҗәк-күбәләкләрне әйбәт белгән кешеләргә гомер бакый сокланып, шулардан көнләшеп яшәдем.
   Соклану, көнләшүгә киткән хис-көчемне кызыксынуга, өйрәнү, белем эстәүгә сарыф иткән булсамчы...
 
   Танышу
   Иртәнге якта ук алма бакчасында пис-чек, пис-чек дигән ятрак бер тавыш ишетелде. Моны беренче булып чыпчык агай-эне сизеп алды да бер көтүе шул якка пырхылдады. Ни күрсеннәр, яфрагы тәмам коелып бетеп, җимешләре генә кып-кызыл булып калган баланның, бүген иртән кырау да төшкәнгә, аеруча уттай янып утырган тәлгәшләренең берсендә чуар гына елгыр кошчык сикергәләпме-сикергәли иде.
   Бу дөньяда шактый яшәгән, йон-каурыйлары да инде төссезләнеп, гап-гади туфрак төсенә кергән карт чыпчык:
   – Килеп җиткән, урманы тарайган. Нихәл! Урманны макта, авылда тор – шушы инде ул. Авыл һәммәбезне ашата да, җылыта да шул, – дип картларча ачусыз гына  сукранды да, килгән ягына очып та китте. Көтү дә аңарга иярде. Кызыксынудан тыела алмаган бер-ике яшь җилкенчәк кенә тамаша кылырга калды.
   Аларның мондый кошны әле беренче күрүе иде. Шулай да өлкәннәрнең сөйләвеннән, әле менә бабайның кинаясеннән дә аның песнәк икәнен төшенделәр, уйнаклап-сикергәләп, черкелди-черкелди аңа якынайганнан-якынайдылар.
   Яшь песнәк тә әллә ни ятсынмады, аларга сөенде дә бугай әле, пис-чек, пис-чек дип кызыл тәлгәштә тирбәлде. Карасана, аның телен дә төшенеп була икән бит! Яшь чыпчыкларның берсе әрсезләнеп сөйләшеп үк китте: чик-чик, чик-чирик, диде. Ипилек-тозлык аңлаша да башладылар. Кунакның исеме Пис-нәк икән, ә моныкы Чип-чек икән.
 
.  Боз җыры
   Салкынча ноябрь иртәсе. Тирә-якта тынлык. Кечкенә генә кыштырдау да еракка ишетелә. Затон өстеннән сыек томан күтәрелә. Ул шундый нәфис, шундый юка, яр буеннан өреп җибәрсәң, ефәк пәрдә кебек җыерылып килер һәм җиңел генә һавага күтәрелер сыман. Шәрә агачлар арасыннан сузылган беренче кояш нурларын тоткарларлык та көче юк аның. Ә кояш нурлары минут саен озыная бара. Аларны сәламләп каршы алган кебек каяндыр җиле дә килеп җитте. Ялангыч ботакларны селкетеп, җиргә коелган коры яфракларны биетеп, затон бозы өстеннән йөгерде.
   Кинәт затон көзгесе өстендә нечкә генә, моңлы гына чыңлау яңгырап китте, әйтерсең, бушап калган зур концерт залының ерак почмагында эскрипкәнең иң нечкә кылын чиртеп алдылар. Тзи-и-иң...,  тзи-и-иң...
    Беренче ишеткән кешегә сокланып туктап калырлык, кайдан килүен һич аңламыйча аптырап торырлык нәфис бер моң иде бу.
   Ә елгачыларга таныш, көтелгән моң иде. Боз җыры, диләр. Затон өстен яңа гына каплап алган, әле җыерчыкланырга да өлгермәгән ефәктәй юка, бәллүрдәй чиста боз, җил килеп бәрелгәч, әнә шулай чыңлый – җырлый...
 
   Табигать белән сөйләшеп. аннан сабак алуны үзегез теләгән әдип әсәрләрен укып дәвам иттерә аласыз. Табыш, ачыш сөенечләре телим.
                                               Илдар Низамов,
                                            филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 05.03.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»