|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.03.2021 Мәдәният
Татар филармониясе тарихи материаллар кабул итәГабдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 2000 елдан үзенең иҗади эшчәнлеген Казан шәһәренең Павлюхин урамындагы 73 йортта урнашкан бинада алып бара. Элек С. Киров исемендәге синтетик каучук заводының Мәдәният сарае дип йөртелгән әлеге тарихи архитектура бинасы – казанлылар өчен бик истәлекле урын, анда күп төрле мәдәни чаралар үткәрелгән. Сездә әлеге бина белән бәйле истәлек кулъязмалар, фоторәсемнәр, биредә узган концерт-тамашалар афишалары, программалар, билетлар һ.б. булса, без аларны Татар дәүләт филармониясе музеена бик шатланып кабул итәр идек. Алар әлеге бинаның эшчәнлеген өйрәнүдә һәм тарихта калдыруда зур ярдәм булыр иде.
--- |
Иң күп укылган
|