|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.03.2021 Сәясәт
КНИТУ-КАИ хезмәткәрләре Рөстәм Миңнехановка борчулы хат юллаган
3 март көнне КНИТУ-КАИ хезмәткәрләре Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка хат юллаган. 2021 елның апрель азагында университет ректорының законлы сайлауларын гамәлдән чыгару ихтималы бар дигән хәбәрләр таратыла дип борчыла алар. Хатны югары уку йортының 300дән артык хезмәткәре имзалаган. Сайлауларның килештерелгән процедурасына чит затлар да катнашырга һәм Татарстан ректорлары советы белән килештерелгән ректор постына тиешле фәнни һәм мәгариф компетенцияләре булмаган очраклы кеше билгеләнергә мөмкин дигән борчылу бар. Хатта шул турыда әйтелә. КНИТУ-КАИ хезмәткәрләре Рөстәм Миңнеханов имеш-мимешләрне кире кагарга ярдәм итәр, дигән өметтә кала.
Фото: kzn.ru
--- |
Иң күп укылган
|