поиск новостей
  • 10.02 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 11.02 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.02 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 13.02 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 09 Февраль
  • Фәнис Яруллин (1938-2011) - язучы
  • Гөлинә Гыймадова - журналист
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
Архив
 
29.09.2010 Мәдәният

СЕЗОН АЧЫЛА! ҖАН АЗЫГЫ САТЫЛА!

6 октябрьдә 6 сәгатьтә 66 нчы иҗат сезонын ачып җибәрәчәк Әлмәт татар дәүләт драма театры.

Яңа сезонда тамашачыны нинди яңалыклар көтә? Театр коллективы журналистларны җыеп, шулар хакында бәян итте. Өстәл артына җыелган гадәти матбугат конференциясе итеп түгел, иҗат кешесенә, дөресе Әлмәт артистларына хас булганча кызыклы итеп, мавыктыргыч тамаша буларак оештырылган иде бу очрашу. (27 март – Халыкара театр көнендә дә шулай шаккаттырганнар иде инде алар каләм ияләрен. Шунда бер коллегабыз “ике дистә ел эшләп үзенең һөнәри бәйрәмендә безнең хөрмәткә тамаша уйнаган, журналистларны кунак иткән коллективны беренче күрәм” дип, һәммәбезнең уен ачкан иде)

 

Актерны үзе сызган линиядән йөрткән режиссер кебек Театрбикә Римма (актриса Римма Гайсина) безне ишек төбендә үк “уен кармагына” бик тиз эләктерде дә, үз юлы белән алып китте. Аның сөйкемле сөягенә бирелеп, каләм очыннан бик кызыклы фактлар төшеп кала язган . Театрның баш режиссеры Ильяс Гәрәев сүзләренчә, быелгы ачылу тантанасы актерлар импровизациясенә корылачак. “Елның иң яхшы актеры”, “Ел дебюты”, Профессиягә тугрылык” бүләкләре тапшырылачак. Тамашачылар арасында билет номерлары буенча лоторея уйнатылачак – ике кешегә еллык абонемент. Быелгы сезонны актерлар И. Зәйниевнең “Туган-тумача” спектакле белән ачачак. Узган сезон премьералар күплеге белән аерылып торган булса, былтыр труппа 7 яңа спектакль тәкъдим итте, быелгысы гастрольләр елы буларак истә калырга ошаган. Күптән түгел генә артистлар Башкортостан, Чиләбе якларыннан кайтып төште. Яңа сезонны ачканның икенче көнендә инде алар Самарага чыгып китәчәк. 17 октябрьдә Туфан Миннулинның юбилей фестивале кысаларында «Монда тудык, монда үстек» спектаклен уйнап, Йошкар-Олага юл алачаклар. Моннан тыш, планда Ижау, Казан, Уфа шәһәрләренә гастрольләр каралган.

 

Бу сезонда Әлмәт артистлары сәхнәгә Данил Сәлиховның «Баязит» исемле фәлсәфи әсәрен чыгарачак. Аны Чаллы татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Фаил Ибраһимов куя. Гыйнвар аенда труппа чит ил вәкиле – македонияле Звезда Ангеловска белән эшкә керешәчәк. Карло Гоцциның дөнья театрлары арасында популяр «Король олень» әсәре әлмәтлеләрне борынгы итальян әкияте мохитенә, мәхәббәт, мәкер, могҗизалар дөньясына бөтереп алып кереп китәчәк әле. Узган ел режиссер Искәндәр Сакаев М.Лермонтовның әзербәйҗан дастаны нигезендә язылган «Гашыйк Кәриб» әсәре белән Әлмәт тамашачысын да сәхнә түренә утырткан иде. Театрны З.Ангеловска белән дә шул кавыштырган инде. “Халыкара бәйләнешләр” нәтиҗәсен 27 мартта – Халыкара театр көнендә халыкка ирештерү кызыклы булыр иде, дип ниятләп торалар. Театрда эшләр уң барса, бу сезонда Искәндәр калага әйләнеп кайтачак әле: күптән вәгъдә ителгән Островскийга ул алынмакчы. Директор Фәридә Исмәгыйлева шулай, диде. Ул шулай ук Тукайның 125 еллыгы уңаеннан Ркаил Зәйдулладан әсәр көтүләре, балалар өчен актриса Гөлнара Кәшипованың “Бал бабай” әкияте куелачагы, Олег Богаевның “Марьино поле”сы белән Нәфисә Исмәгыйлеваның быел да яшь режиссерлар конкурсында катнашырга ниятләвен әйтте. Әлеге иҗат бәйгесендә Әлмәттән тагын 2 режиссер катнашачак диләр: И.Сакаев (“Гашыйк Кәриб”) һәм Лилия Әхмәтова (“Туган-тумача”).

 

Автономия статусы алгач, театр хуҗалыгының төгәллек, исәп буенча математикадан бер дә ким булмавы нык сизелгән. Театр директоры сүзләренчә, план буенча сезонга 42 мең тамашачы җыеп, 250 спектакль куеп, 4 млн сум акча җыярга кирәк. Ул миллионнар турында стадион җыеп, концерт оештыручы эстрада йолдызлары хыялланса гына инде. Тамашачы планы бер карасаң, әллә ни куркыныч түгел: халыкның өчтән бере генә елга бер тапкыр гына театрга килсә дә, үтәлә дигән сүз. Тик кая инде ул “урыслаша” барган, икътисадка йөз тоткан шәһәрдә 400 урын тутырып тамаша карау?! Шуңа чыгып китә инде читкә артист халкы...

 

Нефтьчеләр каласы дигәч тә, Әлмәттә халыкны башка җирдәгечә чүпкә түгел, акчага абынып йөри дип уйлыйлар, ахры. Муниципаль район казнасына җыелган акчаның бер өлешен “артканы” дип кире ала Казан. Театрга караш та да искәрмә түгел икән бу... Сүз иярә сүз чыгып башлаган зарына директор “елап кына кайгыга дәва табып булмый” дип нокта куйды. Һәм күңелле башланган вакыйганы театрга хәерхаһлы журналистларга “Рәхмәт хаты” тапшырып, шул ук рухта тәмамладылар.

 

 

 

 


Ләйләгөл МИНАЕВА
Әлмәт театры
№ |
Әлмәт театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы