|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.03.2021 Медицина
COVID-19 кешеләрне аяксыз да калдыра...АКШта медбрат булып эшләүче егетне COVID-19 аркасындагы өзлегүләр сәбәпле паралич суккан. Узган елның июлендә 25 яшьлек Десмон Сильва ресторанда йөргән кызы белән ашап утырган. Шулчак кисәк кенә аның муены авырткан, шул ук мизгелдә ул кулларын сизмәс булган. Дәваханәгә илткән чакта ул инде һушын югалткан. Яшь егетне реанимациягә салганнар һәм ИВЛга тоташтырганнар. Табиблар Сильваны кискен таркау энцефаломиелит аркасында муеннан түбән паралич сугуын ачыклаганнар. Бу чир егетнең ике ай элек COVID-19 үткәреп, иммун системасының какшавы белән бәйле.
Сильва 8 ай Бостон шәһәре хастаханәсендә дәвалана. Март башында ул өенә Флоридага кайткан. Егетнең туганнары аны дәвалар өчен краундфандинг компаниясе аша 200 мең доллар акча җыярга тырыша.
Чыганак: Lenta.ru
Фото: Desmon Silva
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|