|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.09.2010 Мәгариф
ЯТ АВЫЛНЫ ҮЗ ИТЕПАз балалы мәктәпләр ябылу сәбәпле Богородск авылы урта мәктәбендә бүген тугыз авылдан укучылар белем ала. Шулар арасында Анды белән Мөтеравыл татар балалары да. Анды мәктәбе үткән елда ябылган иде. Агымдагы уку елында Мөтеравыл мәктәбе ишекләренә дә йозак эленде. Хәзер һәр көн иртәнге җидегә Мөтеравылның 11 укучысы автобус тукталышына чыгып баса. Шулар арасында алты яшьлек Идрисова Алсу да абыйсы Динар белән. Алсу 1 класска кергән, аның классында барысы да авыл балалары гына. Апалары да үз авылларыннан – Венера ханым Фәйзрахманова ябылган мәктәпнең башлангыч класс укучыларын Богородскта укыта. Алар дүртәү, һәр класста берәр укучы. Динар укыган 7 класста ун укучы, шулар арасында Мөтеравылдан Шарипов Руслан белән Бәдретдинов Зиннур да.
Яңа мәктәптә татар балалары үзләрен иркен хис итәләр, зарланмыйлар.
– Үзебезнең мәктәптә күңелсез иде. Класста бер генә укучы булгач, дәресне дә һәр көн сорыйлар. Ә биредә укучылар күп, кызык. Тәнәфесләрдә уйныйбыз, көлешәбез, – ди Руслан.
Богородск мәктәбендә безнең укучылар исеменә мактау сүзләре генә ишеттем. Идрисов Динар мәктәптә “Ходячая энциклопедия”, рус телен руслардан да яхшырак белә, дип мактады аны рус теле укытучысы А.Н.Баринова. “Мин әле мондыйларны күргәнем юк иде”, – дип әйткән 7 класста укучы малайларыбыз турында француз теле укытучысы. Малайларның бу телне әйбәт белүләре Н.А.Перетокинаның тырышлыгы нәтиҗәсе, әлбәттә. Берсен-берсе бүлеп алар Мөтеравыл мәктәбендә француз телен алып барган Нина Андреевнаның дәресләре турында сөйләделәр.
Мөтеравыл укучылары килгәч, Богородск мәктәбе француз теле укытучысын эшкә алырга мәҗбүр була. Моңарчы мәктәптә немец телен өйрәнгәннәр, хәзер 2 нче класстан инглиз теле кертелгән. Шулай итеп биредә рус, татар, француз, немец һәм инглиз телләрен өйрәнәләр. Татар телен һәм әдәбиятын Мөтеравылдан Н.Сәйфуллин белән Андыдан Р.Ханәфиева укыталар. Бер класс бүлмәсен татар теле һәм әдәбияты кабинеты итеп җиһазландырырга планлаштыралар.
“Татар балалары тыйнак, укытучыларны, гомумән олыларны ихтирам итә беләләр. Безнең мәктәпкә өлкән классларга Андыдан элек тә йөрделәр, алар руслардан нәкъ шушы сыйфатлары белән аерылып торалар”, - диде класс җитәкчесе Т.И.Тюлина.
Татар балалары Богородскта милли программа буенча укыйлар. Рус укучыларының үз планнары. Аларны чагыштырсаң, татар теле һәм әдәбияты дәресләре рус балаларына кертелгән информатика (8 кл. кадәр), крайны өйрәнү, ОБЖ, мәҗбүри факультатив дәресләр исәбенә укытыла. Башлангыч классларда рус балалары 5 көн укып атналык сәгатьләр саны 20-22 сәгать тәшкил итсә, безнең балалар 6 көн укыйлар, сәгатьләр саны 1 класста – 20, калган өч класста 25әр.
– Әти-әниләр шундый программа буенча укытуны теләделәр, - ди уку-укыту буенча директор урынбасары А.Н.Баринова.
Яңа мәктәп турында балалар да үз фикерләрен әйттеләр: “Компьютерлар классы бик яхшы. Һәр укучыга компьютер тия. Тәнәфестә дә кайчак компьютер алдына утырабыз... Һәрберебезнең өендә дә компьютер бар. Ләкин татар телен дә белергә кирәк бит”, – диләр 6-7 класс укучылары.
Директор М.Н.Королева бинаны күрсәтеп йөрде. Мәктәп ике катлы, коридорлар ачык алсу төскә буяган. Икенче кат коридорының бер өлешен музей итеп корганнар. Хәрби-патриотик темага материаллар күп анда. Пластик тәрәзәләр. Класслар якты, иркен, һәр класста биеклеге көйләнә торган парталар, гөлләр. Аеруча фойеда һәм ашханәдә яшеллек күп. Кайберләрен Анды укучылары үз мәктәпләреннән алып килгәннәр.
Мәктәп ашханәсенә дә сокландым. Чиста, тәрәзәләрдә ак пәрдәләр. Диварда кайсы классның кайсы тәнәфестә ашханәгә килүе расписаниесе. “Ыгы-зыгы булыр дип борчылган идек. Шөкер, сыешабыз, һәр класс үз вакытында килеп ашап-эчеп китә, проблема юк. Элек ашханәгә дуңгыз ите дә алсак, әле сыер ите генә алабыз”, – диде Мария Николаевна.
Богородск мәктәбендә бүген 105 укучы белем ала. Киләсе елда Мигино балалары да кушылса,150 укучы булыр дип көтелә. Мөтеравылдан 1 класска 2 укучы булса булыр, Андыдан мәктәпкә керүчеләр күренми.
Богородск мәктәбендә 9 авылдан балалар укыса да, нормага тулмый, иң кимендә 154 укучы яисә һәр класста уртача 14 бала укырга тиеш. Димәк мәктәпләрне эреләндерү дәвам итәр...
Мәктәптән чыкканда ишегалдында балаларны көтеп торучы ике автобус баскан иде. Юл йөрүе балалар өчен дә, укытучылар өчен дә җиңел түгел икән. Беренчедән, арыта. Икенчедән, дәресләр иртәрәк тәмамланса өйгә китәлмисең, башкаларны көтәргә кирәк, диләр укучылар.
Балаларны йөртү укытучыларның да эш графигын үзгәрткән. Дежур укытучы автобус белән балаларны барып алыр өчен мәктәпкә 6 сәгатькә килергә тиеш. Дәресләр тәмамлангач авыллар саен озатып та йөри ул. Авыр, әмма нишләп тә булмый, диләр укытучылар.
Фотода: башлангыч класслар балалары белән дәрес.
Автор фотосы.
Р.ҖӘФӘРОВА |
Иң күп укылган
|