поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
29.09.2010 Җәмгыять

УНИВЕРСИАДА АВЫЛЫНДА

Быел Казан федераль университетына укырга читтән килгән меңнән артык беренче курс студентын «авылга» җибәрделәр. Тик монда иртә таңнан әтәч кычкырмый, сыер мөгрәми, мал-туар тизәген түгәсе дә юк. Бу – Универсиада авылы!

Кая эләктек без?!

 

31 август иртәсендә “Уникс” концерт залына беренче курс студентлары белән очрашуга Казан мэры Илсур Метшин килде. Аның: “Студентлар өчен мондый тулай торак Русиядә бүтән юк”, – дигән сүзләрен башта күпертү дип уйлаган идем. Ләкин тулай торакка килеп кергәч, Илсур әфәнде Универсиада авылы турында киресенчә бик тыйнак сөйләгән икән дигән нәтиҗәгә килдем. “Егетләр, чеметегез әле, кая эләктек без?” – дим. Килеп керүгә үк баш өстендә зур кондиционер. Бәдрәф белән юыну бүлмәсе – һәр бүлмәдә! Диваннар, йомшак урындыклар, киштәләр, тумбочкалар – барысы да бар! Һәм өр-яңа! Зур шкафка бөтен дөньяң сыярлык. Пластик тәрәзәгә икенче көнне жалюзи элеп куйдылар.

 

Аш бүлмәсе “кыяфәтен” сурәтләп китим. Анда кухня гарнитуры, кечкенә суыткыч, өстәл, 4 урындык, балкон бар. Суыткычның кечкенә булуы аркасында кызлар аз-маз ызгышып та ала, билгеле. Өч бүлмәгә бер аш бүлмәсе каралган.

 

Эчмә, тартма, җәнлек асрама!

 

Арттырмыйча әйтәм, Универсиада авылы безнең өчен җәннәт! Ләкин шунысы бар: су буе итеп язылган кагыйдәнең берәр бүлеген бозсаң, җылы почмагыңнан бик тиз колак кагасың. Биредә зур итеп язып эленгән кагыйдәләр бар.

 

Сугышу, спиртлы эчемлекләр куллану, Универсиада авылы биләмәсендә тәмәке тарту, наркотик куллану, стеналарны пычрату, электр җиһазларын кабынган килеш калдыру, җәнлек асрау, ишек йозагын алыштыру, кичке 10нан иртәнге 7гә кадәр тавышлану катгый тыела. Илсур Метшин очрашуда әйткәнчә, авыл – Универсиаданың җаны. Шуңа да ул һәрвакыт сәламәтлек территориясе булырга тиеш. Мэрның сүзләрен үрнәк итеп алып, кызлар беренче көннәрдән үк кичен йөгерергә чыгалар, роликларда җилдерәләр. Ниндидер кагыйдәне бозып: “Мин ул турыда белмәдем, ишетмәдем”, – дип башны юләргә салу файдасыз. Кагыйдәләр хәтта лифт белән аш бүлмәсендә дә эленгән. Кыңгыр гамәлеңне тәртип сакчылары күрми калса, алмашка бүтән төрле йөзләгән “күз” бар – яшерен камералар. Бүлмәдән кала алар бөтен җирдә урнаштырылачак диделәр безгә. Түшәм белән почмакларны карап чыктык, андый-мондый шикле әйбер күзгә чалынмады үзе. Исеме җисеменә туры килеп тора ахры – яшерен!

 

Кайбер кагыйдәләрне бозган өчен берничә кешене авылдан кудылар да инде. “Бер егетне – исерек килеш кайтканы, бер кызны тәмәке тартканы өчен кудык”, – диде комендант Гүзәл апа. Ул иртә таңнан кара төнгә кадәр безнең белән әвәрәләнә. Нинди сорау туса да аңа йөгерәбез. Тулай торакта тагын педагог-оештыручы бар. Холыклары туры килмәгән бүлмәдәш кызларны аерып башка бүлмәләргә тараталар.

 

Тулай торак идәннәре һәрвакыт көзгедәй ялтырап тора. Без укуда булган чакта җыештыручылар, сантехниклар, башка төрле эш башкаручылар армиясе бөтен җитешсезлекләрне юк итә. Беренче катта өстәлдә дүрт төрле дәфтәр ята. Сантехник өчен аерым, электрикка аерым дәфтәр. Берәр әйберең ватылса, шул дәфтәрдә язу калдырасың.

 

Көн саен бер яңалык

 

Универсиада авылы көне-төне үзгәреш кичерә. Төзүчеләр йөри, анда-монда техника гөрелди. Галстуклы абыйлар бөтен җирне карап, энә күзеннән үткәрәләр, телефоннан әмерләр бирәләр. Универсиада авылы, әкияттә сөйләнгәнчә, көнләп түгел, ә сәгатьләп үсә. Тиздән спорт комплексы, видеозал төзелергә, керне юу, киптерү, үтүкләү бүлмәләре ачылырга тиеш.

 

Без яшәгән йорт авылның икенче очында. Чыгу юлы урнашкан каршы очка барып җитү өчен 8-10 минут җәяү барасы. Авыл каршында Универсиада символы – лалә чәчәге сынын урнаштырдылар. Аның уртасында Универсиадага ничә көн, сәгать, минут һәм хәтта секунд калуын күрсәтүче махсус сәгать куелган.

 

Ә күптән түгел тулай торакның үз радиосы эшли башлады. Барлык кайнар хәбәрләрне һәм ретро җырларны шуннан яңгыраталар. Кермәс борын авылдан куылган студентлар турында да беренче тапкыр радиодан ишеттек.

 

Президент балаларыдай саклыйлар

 

Кичке унбердә Универсиада авылы ишегенә йозак эленә – беркемне кертмиләр. Уку көннәрендә дә, ялда да дусларны кунакка чакыру рөхсәт ителми. Ялда кая да булса китәргә уйласаң, әти-әниеңнең телефон номерларын күрсәтеп, гариза язып калдыру мәҗбүри.

 

Монда адым саен – сакчылар. Аларны секъюрити дип атыйлар. Безне нәкъ Президент балаларыдай саклыйлар! Чыгу постында һәркемнән пропуск һәм паспорт күрсәтүне таләп итәләр. Университетка барганда рюкзагымны аркылыга-буйга капшап чыктылар. Менә шундый җиде кат йозак астында яшибез без!

 

Мин бернәрсәдән дә зарланмыйм. Кунакханәдәге шикелле бүлмә өчен аена нибары 55 сум гына түлисе. Әле ярый искиткеч күп мөмкинлекләр тудыручы Универсиада бездә, Казанда үтәчәк дип, һәр туган көнне шулай сөенеп каршы алам.


Линар ЗАКИРОВ
Татарстан яшьләре
№ 36 | 21.09.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»