|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.03.2021 Криминал
![]() Хатынын көнләгән ир улын да кызганмаганНижневартовск шәһәрендә Башкортстанда туып-үскән хатын 10 яшьлек баласының муенын кискән. Якын арада 38 яшьлек хатынны "кече яшьтәге балага авыр тән җәрәхәте салу" мәддәсе буенча хөкем итәчәкләр, дип хәбәр итә "КП-Югра". Гаепләнүче улына ике тапкыр пычак белән кадый. Сәбәбе - бергә яшәгән ирен көнләү. Ул ир - малайның әтисе. Үз баласына һөҗүмнән соң хатын яшәгән йортларына ут та төртә, әмма соңгы мизгелдә акылына килеп, янгын сүндерүчеләргә шалтыраткан.
Булган хәлдән соң ананы ата-ана хокукларыннан мәхрүм иткәннәр. Тикшерүчеләр дәлилләрне җыйган һәм эшне хатынның язмышын хәл итәчәк судка тапшырган.
Фото: vk.com
--- Фикерләр№3 (909974) / 02.03.2021 21:12:23
Кроссворд №2 (909973) / 02.03.2021 18:49:35
Башларына ни килде шуны язып утыргач, тикшеруче булмагач акчаны ЖАЙЛЫ Эшли Хэзер журналист кисэклэре... №1 (909972) / 02.03.2021 18:21:13
Темасы ирне гаепли, тексты - хатынны. Шуны дөресләп куючы булса, әйбәт булыр иде. |
Иң күп укылган
|