|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.03.2021 Шоу-бизнес
“Болгар кызлары”ның элекке солисты Камилә Мифтахетдинова: "Ирем җырчы икәнемне белмәде"Камилә Мифтахетдинова — “Болгар кызлары” төркеменең элекке солисты. Ул чакта Зәйнуллина фамилиясе белән чыгыш ясый иде. Хәзер состав күп тапкыр үзгәрде. Яшьләр килә, китә... Кайбер җырчылары истә дә калмый. Ә Камилә, күптән “Болгар кызлары”нда булмаса да, онытылмый. Ул төркемдә беренче көннән, трио оешуда да өлеше зур. Соңгы елларда Камилә аерым эшли: җырлар яза, клиплар төшерә, балаларга вокал дәресләре бирә. — Хәзер “Танкодром” балалар үзәгендә вокал буенча педагог булып эшлим, шунда ук “Чишмә” ансамблен җитәклим. Тагын бер гимназиядә “Сылукай” дип аталган вокаль ансамблем бар, — дип сөйли Камилә.
— “ТМТV” каналы клипларыңны еш күрсәтә. Узган ел премия дә алдың.
— “ТМТV” командасы белән “Әйтә алмыйм” дип исемләнгән җырыма клип төшердек. Хәзер дә бергә эшлибез.
— Гаилә тормышы ничек, Камилә?
— Быел ирем Рафаэль белән бәллүр туйны билгеләячәкбез. Рәсми язылышып яшәвебезгә 15 ел. Бер бүлмәле фатирда яшибез. Улыбыз Данияр VIII сыйныфта укый. Рафаэль — шәһәр егете. Без танышканда, татар эстрадасы белән бөтенләй кызыксынмый иде. Мине җырчы буларак белми дә иде. Башта “Болгар кызлары” төркеме солисты икәнемне яшердем. Укытучы булып эшлим, дидем.
— Иҗаттан тыш нинди кызыксынуларың бар?
— Хоббием — тегү. Сәйлән, бизәкләр белән эшләргә яратам. Калфаклар ясыйм. “Болгар кызлары”на да, “сольный” чыгышларга да костюмнарны үзем тектем. Хәзер бүлмә гөлләре үстерү белән мавыгам. Фикус, пальмаларым күп. Эре яфраклы чәчәкләр ошый. Шәрык, латин биюенә, йөзүгә йөрим.
— Сине еш алдыйлармы? Ялганны сизәсеңме?
— Бу тормышта күп алдадылар. Яшь барган саен тәҗрибә, акыл туплана. Яшьлектәге һәм хәзерге акылны чагыштырсаң, бүген башкачарак яшәр, бүтәнчәрәк эшләр, төркем белән дә күбрәк уңышка ирешер идек. “Токмач”ны колагыбызга күп элделәр. Барысына да ышандык. Хәзер тикшерергә өйрәндем. Тормыш шулай куша.
— Җырчы һәм педагогтан тыш тагын нинди өлкәдә эшли алыр идең?
— Балачак хыялларым чынга ашты, дияр идем. Җырчы, артист, укытучы булырга теләдем. Болардан тыш косметология ошый. Бәлки, шугаринг буенча оста булыр идем. Курсларда укыдым, сертификат алдым. Хәзер таксист хезмәте дә бик популяр. Эшсез калмам дип уйлыйм (көлә).
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|