поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.09.2010 Сәясәт

МӘСКӘҮ ӨЧЕН СУГЫШ

Соңгы бастион җимерелде. Дмитрий Медведев сишәмбедә Мәскәү мэры Юрий Лужковны Указ белән эшеннән алды. Кара тамга сугылып. Мәскәү башлыгы “Президент ышанычыннан чыгуы” өчен дигән рәсми формулировка белән кәнәфиеннән колак какты. Кремль Лужковка туган көне уңаеннан алынган бер атналык ялыннан кайтып, бер тәүлек мэр булып эшләргә бирде. Көтелмәгән Указ идеме бу? Көтелгән. Аңа Лужков үзе дә әзер булгандыр. Юкса Кремль белән ачыктан-ачык каршылыкка кермәс иде.

Лужковка бу хәлләрдән соң хөрмәтем артты. Чөнки ул эшеннән, чыннан да, ирләрчә, үз сүзендә калып китте. Кепкалы абзый илнең иң зур шәһәрендә оста хуҗалык алып баручы гына түгел, принципиаль сәясәтче дә булуын раслады. Мәскәү халкы Лужковны барыбер ярата һәм хөрмәт итә. Аның башкала өчен эшләгәнен сызып ташларга мөмкин түгел. Әлбәттә, ул каршылыклы фигура. Тик Русиядәге каршылыксыз, бөтен яктан да килешле, чиста сәясәтчене күрсәтә аласызмы? Минемчә, Лужковның тискәре якларын яхшы сыйфатлары барыбер каплап китәрлек.

 

Лужков Медведев белән ачыктан-ачык бәрелештә җиңелеп, илдәге беренче кешенең ышанычын югалтып китеп бара. Моннан соң аңа ниндидер җитди пост тәкъдим ителмәячәге көн кебек ачык. Моның мөмкин түгеллеге инде бүген үк ачык: “Бердәм Русия” партиясенең Югары Советы рәистәше Лужков партиядән чыгарга гариза язды. Хәзер ул ышанычсыз кешеләр исемлегендә... Заманында Юрий Лужков шул “Бердәм Русия”нең чишмә башында торучыларга каршы чыгып, “Отечество” хәрәкәтен оештырган иде. Ул чакларда Мәскәү хакименә Сергей Доренко тарафыннан күпме пычрак атылуын хәтерлибез. Соңрак “Отечество” Минтимер Шәймиев җитәкләгән “Вся Россия” белән берләшеп, илдә уң як центрист көчләр оештырдылар. Ләкин төбәкләрнең Мәскәү белән аяк терәп сөйләшерлек сәяси төркемгә берләшү теләге чынга ашмады. Хәзер барысы өчен дә бер партия – “Бердәм Русия”. Ләкин ул вакытта Лужков, Шәймиев, Рәхимов федераль үзәк белән сөйләшерлек, таләпләр куярлык, мәсьәләне уртага салып хәл итәрлек көч булдырырга маташты. Бүген андый диалог мөмкин түгел. Шуңа да Лужков Кремль белән ачыктан-ачык каршылыкка керергә ниятләгәндер. Ул бит соңгы “ветеран” иде. Соңгы бер-ике айда ятып калганчы атып кал, дигән принципка таянып эш итте. Бүгенгедәй кырыс сәясәт заманында моны, чыннан да, ир-атлык, баш бирмәү дип кенә бәяләргә мөмкин. Мондый адымның чалымнары Мортаза Рәхимовта да күренде, ләкин отставкага якынайган саен, кызу сүрелә барды һәм ахыр чиктә бөтенләй юкка чыкты.

 

Әлбәттә, күпләр: “Ул кадәр акчасы булган кешегә ник атып калмаска, урамда калмый бит”, - дияр. Әйе, Лужков картлыгын хәерчелектә каршыламый. Хәер, илебездәге, хәтта уртакул чиновник та хәерче булып пенсиягә чыкмый, үзенә, балаларына матур киләчәк төзеп калдыра. Тик менә ике төрле китү бар. Тыныч кына китеп була. Дәүләт бүләкләрен аласың, озын-озак рәхмәт сүзләре, тозсыз теләкләр һәм хатирәләр тыңлыйсың да, чәчәк бәйләмнәрен күтәреп, өеңә кайтып, картлыкка чумасың. Икенчесе – җиңелеп, ләкин горур, “ышанычсыз” тамгасы тагылып китү. Ул ышанычсызлык артында пычрак сәяси уеннар ятуы һәркемгә мәгълүм. Ә кайбер телеканаллар: “Безнең тапшырулардан соң мэрны эшеннән алдылар”, – дип шапырынмасын иде. Бу илдә журналистлар сүзе чебен безелдәве генә, мәсьәләне бары тик “олы абзый” гына хәл итә.

 

Лужков китү – Русиядә тулы бер чор китү ул. Телле, тешле, фикерле губернаторлар калмады. Юрий Михайлович – туксанынчы еллар зилзиләсендә җитәкче булып эшләгән, әллә нинди авыр хәлләрдән зирәк чыгу юлын тапкан сәясәтчеләрнең соңгысы. Бүтән авторитетлар калмады. Тик икенче яктан, алар урынына алмаш та юк. Фикерсезләр белән җиңелрәктер...

 

Бер мәзәк бар. Берәү икенчесеннән сорый, имеш:

 

– Кара әле, нигә Мәскәү мэры Юрий Лужковның хезмәт хакы Президентныкыннан бер ярым тапкырга артыграк?

 

– Соң, шәп эшли бит!

 

– Шәп эшләгәнен каян беләсең?

 

– Ничек инде, күрмисеңмени? Әнә, Мәскәүгә халык агыла да агыла, ә Русиядән тизрәк качу ягын карыйлар...

 

...Бу юлларны язып бетергәндә, Дмитрий Медведев Пекинда Лужковка кагылышлы Указына аңлатмалар биреп ята иде. “Мин ышанычымны югалткан кеше белән эшли алмыйм. Бу – мондый беренче Указ, ләкин соңгысы булмаска мөмкин”, - диде ул. Башкаларга да сабак, димәк. “Каршы дәшмәгез, егетләр!” – дию сыман. Указын да Кытайда чакта имзалады бит. Рустагы “китайское пердупреждение” килеп чыга. Лужковка түгел, башка губернаторларга. Юрий Михайловичның язмышы хәл ителде инде. Аңа карата җинаять эшләрен көтәргә дә күп калмады... Дөрес, шәхси иминлеге бәрабәренә ул борынын башка күтәрмәскә дә мөмкин. Моңа үрнәкләр бар: Мортаза бабай һәм башкалар.


Сәйдулла КУТУШЕВ
Безнең гәҗит
№ 10 | 29.09.2010
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»