|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.03.2021 Фаҗига
Адашып үлгән хатын ашыгыч ярдәм хезмәтенә шалтыратып өлгергән, әмма...Чиләбе өлкәсенең Карталы шәһәрендә коточкыч фаҗига була. 66 яшьлек хатын – кыз эшеннән соң таксида өенә кайтырга чыга. Көчле буран һәм көчле җил сәбәпле, машина йөртүче пассажирны өенә кадәр илтеп җиткерә алмаган. Юлдагы кар сырыннары аркасында пассажирны бераз алдарак төшергән. Хатын-кыз өенә таба атлый башлый, ләкин көчле буран аркасында таныш җирдә дә адаша.
Адашкан хатын ашыгыч ярдәм хезмәтенә шалтырата. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан коткаручылары һәм полиция хезмәткәрләре аны төн буена эзлиләр, ләкин таба алмыйлар. Ә иртә белән карны чистартканда, юл хезмәткәрләре хатын-кызның туңган мәетен табып алалар.
Чыганак: tarakann.ru
Фото: tarakann.ru
Рәдиф ФАТКУЛЛИН |
Иң күп укылган
|