|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.03.2021 Фаҗига
Юл һәлакәтендә 25 яшьлек кызның гомере өзелгән
Яшел Үзән районында кеше үлеменә сәбәпче булган юл һәлакәте булган. Машина йөртүченең тәҗрибәсезлеге һәм юл шартлары кеше үлеменә сәбәпче булган. 25 яшьлек кыз үлгән. 28 февральдә, Волжсктан ерак түгел, Яшел Үзән юлында 15.30 сәгатьтә "Киа Рио" һәм "Газель" автомобильләре бәрелешкән. Беренчел мәгълүматларга караганда, җиңел автомобиль Яшел Үзән ягыннан хәрәкәт иткән, ниндидер мизгелдә автомобиль кар көртенә эләгеп, идарәне югалткан һәм каршы як полосага килеп чыккан, нәтиҗәдә каршы килүче йөк автомобиле белән бәрелешкән.
Бәрелү иномарканың пассажир ишегенә туры килгән. Җиңел машина руле артында 25 яшьлек кыз булган, алган җәрәхәтләрдән ул каза урынында үлгән, автомобиль салонында пассажирлар булмаган. "Газель" йөртүчесе җитди җәрәхәтләр алмаган.
--- |
Иң күп укылган
|