|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.02.2021 Мәдәният
Тәслимә Хәләф инсценировкасы буенча куелган спектакльдә үзе җыйган студентлар катнашаАктриса һәм педагог Тәслимә Хәләф эшләп калдырган соңгы инсценировка буенча Тинчурин театрында куелган «Утка очкан күбәләктәй» спектаклендә аның студентлары уйный. Әлеге романтик драма Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова әсәре буенча куелган. Режиссёр — Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов. Спектакльдә Казан театр училищесы студентлары актив катнаша. Бу моннан 4 ел элек Татарстанның халык артисты Тәслимә Хәләф җыйган курс. Үзе авырый башлагач ул курсны Раил Мөхетдиновка тапшырып калдырган. Курсны алар Зөфәр Харисов белән бергә укыталар. Бу чыгарылыш курсы, дип яза "Татар-Информ" МА. Спектакльдә вакыйга сугыш елларында бара. Төп героиня ирен сугышка озатып урманда яшәп яткан Мөнәвәрә. Дүрт елын беръялгызы үткәргән хатын җиңү көнендә сайлау алдында кала: ул үзенең кырыс ирен көтәрме, әллә сугыштан качкан музыкантны сайлармы… Мөнәвәрә ролендә — Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гайнуллина. Урманчы Сәфәр — Салават Хәбибуллин, юлчы музыкант — Зөлфәт Закиров. Татарстанның халык артисты, педагог Тәслимә Фәйзуллина-Хәләф 2018 елның 14 октябрендә вафат булды.
--- |
Иң күп укылган
|