|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.02.2021 Шоу-бизнес
Салават Фәтхетдиновка кәҗә бүләк иткәннәр. Киләсе елга ат, ди (ВИДЕО)Саба районына концерт белән баргач, Салаватка мөгезләренә бантлар тагып кәҗә бүләк иткәннәр. "Безгә концерт белән килгәнегез өчен рәхмәтебезне җиткереп, сөтле һәм уңдырышлы кәҗә бүләк итәргә булдык", - диләр җитәкчеләр. Салават шаяртып: "Бу кәҗә кияүдә булганмы соң? - дип сорый. "Юк, юк. Менә сиңа биргәч, булачак инде!" - дип җавап бирәләр бүләкне алып килүчеләр.
"Бәләкәй дип уйлама, безнең хуҗалыкта кризис, шуңа күрә әлегә кәҗә генә булды, киләсе елда ат әзерләп куярбыз", - дип тә өстиләр.
"Минем фермада тагын бер фирменный кәҗәм булды. Әйдәгез, исем уйлыйк," - дип Салават инстаграмга шушы видеоны урнаштырган.
Акбикә, Асылбикә, Сөтлебикә янына берәүләр "Элвин Грей" дип тә шаярткан. Тагын берсе: "Сабадан булгач, Саба дип куш!" - дип киңәш биргән.
--- |
Иң күп укылган
|