поиск новостей
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Гыйнвар
  • Ркаил Зәйдулла - язучы
  • Алсу Исмәгыйлева - журналист
  • Равил Галиев - җырчы
  • Альберт Кәримов - дәүләт эшлеклесе
  • Ринат Шәмсетдинов - регбичы
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
  • Набережные Челны! Делаю ручной и вакумно- аппаратный массаж. А так же сухая хиджама.+79520427894 Мунира.
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ... 89196271171
  • Ярылган хэм ярылмаган букэнлэнгэн утын сатабыз. 89274194883
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
 
 

 
Архив
 
27.02.2021 Авыл

Җиләк җыеп саткан акчага хаҗга барган

Балык Бистәсе районының Олы Елга авылына беренче баруым түгел. Шәл бәйләү белән дан казанган як. Бүген дә бу шөгыльне дәвам итүчеләр шактый. Тик соңгы елларда шәлгә сорау кимегән. Ә Дания апа Хөснетдинова әле дә йон эрли, бәйли, сәйләннән картиналар ясый...

Дания апа күптән намазда. Шуңа да күкләр тарафыннан бирелгән һәр сынауга шөкрана итә ул.
 
— Аллаһы Тәгалә, сынауларның күтәрә алган кадәрен генә бирермен, дигән бит. 1989 елда, янгын чыгып, бернәрсәсез калдым. Яңадан йорт салып чыктык. Улларым, авыл халкы ярдәм итте. Әйтәм бит, Аллаһы Тәгалә ташламый ул.
 
2019 елда Дания апа хаҗ кылып кайткан. Бу аның күптәнге хыялы булган. Изге җиргә бару якынча 200 мең сумга төшкән.
 
— Тагын барасым килә, — ди әңгәмәдәшем. — Хаҗдан ниндидер бер җиңеллек белән кайттым. Йортта сеңлем калды. Мал-туар, гомумән, бернәрсә турында уйламадым. Башка дөньяда йөргән кебек булдым. Ул халәтне сөйләп аңлату мөмкин түгел...
 
Хаҗга акча туплау өчен, Дания апа көн саен иртән торып, җиләк җыярга барган. Башта — каен, аннан җир җиләге...
 
— Безнең якларда җиләк күп. Иренмәгән бөтен кеше җыя. Артыгын саталар. Авыл аша Казан юлы уза. Каен җиләге уңган елны шактый акча эшләргә мөмкин — бәясе кыйммәт.
 
Дания апа күпләп яшелчә, җиләк-җимеш үстерә. Шул исәптән бакча җиләге дә. Аны да сата икән.
 
— Улларымнан күреп, мин дә шулай эшли башладым. Аларның бәрәңге бакчасында бакча җиләге үсә, сатуга дип әзерлиләр. Улларым базар шартларында яшәргә яраклаштырды, — дип елмайды Дания апа.
 

Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА
Ирек мәйданы
№ --- | 27.02.2021
Ирек мәйданы печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№1 (909958) / 01.03.2021 22:06:43

Бичара Татарстанда җиләк җыярлык җир калды микәнни соң әле?
Рекорд уңыш бирәбез без Москваны туйдырырга дип авылдагы җирләрне коймаларга терәтеп сөреп бетермәделәр микәнни?
Мәскәүне туйдырырга түләгенә 16-шар сәгать эшләп аена 10-15 мең хезмәт хакы алып ята бит мескен Татарстан халкы. Эшләгәненең, җитештергәненең 5 %-ын гына алып. Җаек казаклары, Урал арты башкортлары моны әллә кайчан ук бетерделәр, үзләренә эшлиләр күптән. Әбҗәлил районында мәсәлән халык җиләген дә җыеп сата, чиясен дә, көртмәлесен дә, сырганагын да, гөмбәсен дә, башкасын да. Тырышканнары елына ярты миллион акча эшли табигать биргәннәрне сатып. Балаларын җыеп барса көненә бер 4-5 чиләк җыеп кайта да Магнитка барып, вокзал каршынамы, башка урынгамы утырып сатып бер җыйганыннан гына да бер 6-7 меңне алып та кайта.
Татарга ул гыйфрит агрофирмаларны, ОООларны бетерергә кирәк инде күптән, җирләрне халыкның үзенә таратып бирергә, Җаек казакларындагы кебек. Аннары кешеләр 4-5 пайчы җыелып КФХлар оештырсын, җаны теләгәне паен үзе файдалансын.
Аннары мескен Татарстан пайларга сөренте җирләрен генә бүлгән. Закон буенча бар авыл хуҗалыгы җирләре дә пайларга бүленергә тинш: чабынлыклар да, печәнлекләр дә, башкалары да. Җаек казаклары шулай бүлде җирләрен.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar