поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.02.2021 Җәмгыять

Назыймның юлда күргәннәре: татар «дальнобое»н ниләр шаккатыра?

Иң рәхәт юл – өйгә кайту. Ерак юлларга йөрүче Саба районы егете Назыйм Галимов әнә шулай ди. Сәфәре вакытында юлдагы кызык хәлләрне, гаҗәеп табигать күренешләрен төшерергә ярата ул. Аның Инстаграм сәхифәсендә 10 меңгә якын язылучыcы бар. «Блогер.Татар» республикакүләм һөнәри блогерлар бәйгесендә эшче һөнәрләр арасында җиңү яулаган «татар дальнобое» белән юллар һәм тормыш турында сөйләштек.

Көнгә 4 сәгать йокы җитә
 
Назыйм юлга дога укымыйча кузгалмый. Бисмилла әйтергә онытса, эшләре шундук кире китә башлый, ди. Юлга чыкканда, күңеленнән барасы юлының маршрутын төзи. Машина төзеклеген тикшерә, һава торышы белән кызыксына. Менә шуннан соң рульгә утырсаң да ярый.
 
Ерак юлларга тиктомалдан гына чыгып китмәгән. Авылда  эш булмагач, башта  Мәскәүдә төзелештә эшләгән. Фирма банкротлыкка чыккач, ерак юлга йөри башлый. Баштарак азык-төлек, медицина җиһазлары, торбалар ташыган. Пандемия вакытында  бәдрәф кәгазе, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба чималына ихтыяҗ зур булган. Хәзер республиканың, илнең төрле почмакларына агач  материаллары илтә. Тоташтан 40 көн буе өенә кайтмаган чаклары да булган аның. Рязань, Владивосток шәһәрләрен урап кайткан. Сабадан ерагая барган саен, гаиләмне, туганнарымны, туган ягымны сагына башлыйм, ди. Өйдә  шәфкать туташы булып эшләүче яраткан хатыны Гөлфинәсе, ике улы көтә. Менә шул чакларда  «Жидегән чишмә»не һәм башка көйләрне сузып җибәрә. Аның өчен иң рәхәт юл – өйгә кайту.  Гаиләсе янәшәсендә  бер көн ял итсә дә, бөтен арыганнары юкка чыга. Ә болай аңа  көнгә 4 сәгать йокы җитә.
 
Кышын көтү көтәләр
 
Юлларның иге-чиге юк. Назыймның уйланырга да, тирә-юньне күзәтергә дә  вакыты күп.  Рульдә барганда, тәрәзәгә карый да юлда күргәннәре белән таныштыра.
 
– Башкортстандагы Галиахмәр дигән авыл аша үтәм. Монда  көтү кыш көне дә чыга икән. Капка төбендә утырган кешеләр дә гаҗәп тоела. Күрәсең, көтү каршыларга чыкканнардыр. Авылда бер генә  таш йорт та күрмәдем, агач өйләрнең  тәрәзә кашагаларын матур итеп бизәгәннәр, – дип сөйли Назыйм, бер сулыштан.
 
Ул да түгел, юл  кырыендагы камераны саклап торган  абзый янына тукталып, сөйләшергә  өлгерә. Пермь краеннан үткәндә  бүре эзләрен күреп, урманга таба  бара. «Назыйм, алар артыннан берүк йөри күрмә», – дип киңәш бирүчеләр дә бар. Юлда пошие да,  эте дә очрый. Кайчак ризыгын сукбай этләр  белән дә бүлешергә туры килә.
 
Видеоларының  берсеннән  күренгәнчә, юл читенә төшеп киткән йөк машинасы шоферына  булыша.
 
–       Юлда ватылып калган машиналарны күреп, йөрәгем әрни. Батып калганнарын тарттырып чыгарам.  Пермь краенда булган  иде бу хәл. Рация аша ничә машина  йөртүче белән сөйләштек, туктаучы булмады. Күбесе кул селтәп китеп барды. Әмма дөньяда мәрхәмәтле кешеләр дә бетмәгән. 2,5 сәгать азапланганнан  соң бер яшь егет туктады. Юл читенә төшкән шоферга булыша алуга бик сөендек. Тормышта иң мөһиме теләк кирәк, – ди егет.
 
Юллар да, кешеләр дә аерыла.  Назыйм әйтүенчә, Мәскәүдә бөке зур булса да, кеше үзен  тыныч тота, кычкырышмый, ашыкмый. Казанда шоферлар тупасрак йөри. Читадан чыгып киткәч, йөк машиналары шоферлары бер-беренә сәлам бирә. Аермалар да, үзенчәлекләр дә шактый.
 
Ташны нигә өяләр?
 
Җәй көне Мурманскида, Карелиядә булып, шактый мәгълүматлар туплаган.  Шәһәр араларының бик ерак булуы, таулар, ташлар, урманнар үзенә җәлеп иткән. Матур җирләргә гашыйк була да интернет аша шул урыннарның табигатен өйрәнергә тотына. Мурманск өлкәсендәге Кольский ярымутравында  Менделеев таблицасында  булган бөтен элемент бар икән.
 
– Карелиядәге гореф-гадәтләр бик кызык тоелды. Алар юл кырына таш өяләр. Мондый  күренешләрне видеога төшереп, язылучыларыма, ни өчен шулай, дип  сорау бирәм. Җирле халыкта, ташлар  бәла-казалардан саклый. дигән ышану яши. Монда  кешеләр  җигелгән боланнар һәм этләргә утырып йөриләр, – ди Назыйм.
 
Егетнең хыялы – илнең барлык шәһәрләрен күрү. Әкренләп теләге тормышка аша бара. Бер елда 5–6 диңгез күргәнен дә блокнотына язып куйган. Юл уңаенда Кара диңгездә коенырга җай чыккан. Байкал күлендә берничә тапкыр булып, рәхәтләнеп битен юган.  Һәр нәрсәгә сабый бала кебек сөенә белә Назыйм. Мурманскида ак төннәргә эләгү дә – аның өчен көтелмәгән хәл. Кояш бер дә баемагач, мөселман кешеләре ничек ураза тота икән, дип аптыраган. Бер яктан эш авыр булса да,  икенчедән, таныш булмаган җирләр белән танышып, үзе өчен яңа дөнья ача.
 
Тарихи урыннар да аны магнит кебек үзенә тарта. Бөек Ватан сугышы булган җирләрдә – Мәскәү, Воронеж якларында туктап, һәйкәл, танклар, пушка, катюшалар белән таныша. Покровский мемориалын күрәсе килсә дә,  анда ук  барып җитә алмаган.
 
Хатлар, посылкалар…
 
– Юлаучыларны да  юл читендә калдырмыйсың. Начар кешеләр очрамагае дип курыкмыйсыңмы? – дип сорыйм аннан.
 
–       Әгәр кеше беренче карашка шик уятмый икән, кул күтәреп торучыларны туктап утыртам. Моның минем өчен бер авырлыгы да юк. Күңел кушканнарны алам. Юлда барганда аларның гореф-гадәтләре, милли ризыклары, яшәү рәвешләре белән кызыксынам, – ди ул.
 
Инстаграм сәхифәсе аша  танышучылар өчен ул  күптән «үзебезнең Назыйм»га әйләнгән. Казаннан Новосибирскига, Мәскәүдән Казанга яки башка җирләрдән кешеләрнең документларын, посылкаларын алып кайтып, ияләренә тапшыра.
 
Син безгә татар авылын күрсәт!
 
– «Мин – блогер!» – дип  кычкырып йөрмим. Кайчаннан блогер булып исәпләнә башлаганымны да белмим. Һәр видеога берәр мәгънә салырга тырышам, – ди ул блогерлык эшчәнлеге турында. –Яхшы әйберләрне, матурлыкны күрсәткәнгәме, берәүнең дә начар әйбер язганы юк икән. Киресенчә, рәхмәт әйтүчеләр, хәерле юл теләүчеләр  күп. Шәһәр кешеләре, без дүрт дивар арасында утырабыз яки шәһәр транспортында йөреп, матурлыкны күрмибез, син табигать күренешләре, тирә-юньдәге позитив хәлләрне күрсәтеп, күңелгә ял бирәсең, диләр. Кеше болай да көн буе эштә, аннан арып кайта, шулай булгач, яхшы хисләр генә тудыру гына яклымын. Татар блогеры бәйгесендә  җиңгәннән соң, туган телемә аеруча игътибарым артты: рус сүзләрен кыстырмыйча, телнең сафлыгын беренче урынга куям.
 
Кая барса да  гади, эчкерсез авыл малае булып кала ул. Һәр чит җирдә татарларны табарга тырыша. Инстаграмда язылучылар аңа күбрәк татар авылларын видеога төшерергә куша. Татарстанда йортларга газы, суы кертелсә дә, Ульян, Башкортстан яки  шәһәрләрдән читтәге авылларда  мондый шартлар җитешеп бетми.  Назыйм Бурятиягә баргач, 20–30 ел  элек кичергән хатирәләрен яңарткан.
 
– Авылга кергән идем, бөтен кеше мичкә яккан. Бар дөньядан әни  пешергән  тәмле кабартма, коймак исе аңкый. Төтен катыш коймак исләре кабинага кадәр керде. Балачагыма кайткан кебек булдым, – дип сөйли ул.
 
Егет фикеренчә, юллар кешененең холкын үзгәртә ала.
 
– Мин башкачарак  хәзер. Көн саен шалтыратып, әнинең хәлен белешәм. Гаиләм  дә хәлемне белгәч, тынычланып тора. Буран булса да, буран түгел дим кайчак. Борчыйсы килми бер дә. Тормышның, вакытның кадерен белергә өйрәндем, табигатькә карата күзләрем ачылды. Дөнья матур, дөнья киң… Һәр минутның кадерен белеп яшик! – ди блогер.
 

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 27.02.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»