|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.02.2021 Мәдәният
Азат Абитов: "Гала-концертның режиссеры мине концертта катнаштырырга теләмәде..."Бу көннәрдә Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале кысаларында узучы Яшь башкаручылар конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Заманында әлеге бәйгенең лауреаты булган Азат Абитов фестивальдә катнашкан мизгелләрен исенә төшереп, тамашасылары белән уртаклашты: - Вагаповфест конкурсының Гала-концертында режиссер мине концертта катнаштырырга теләмәде. Режиссер булгач, ул бит инде зур кеше. Ул күбрәк белә. Музыкаль белеме юк һәм тиешле дәрәҗәдә җырлап чыга алмый диеп уйлаганга күрәме соң... ул минем чыгышка каршы булган, ә конкурсның директоры Рифат Әхмәтович киресенчә мине концертта җырлату өстендә нык торды, аңа рәхмәт! Мин анда үземне ак карга кебек хис иттем, чөнки бөтенесе дә бер-берсен белә, бер-берсе белән аралаша - ә мин беркемне дә диярлек белми идем. Чыгыштан соң: «Азат, Азат, бар сәхнәгә!»диделәр. Уйлап куйдым: нәрсәгә кабат мине сәхнәгә чакыралар? Ярар, чыктым кире чаба-чаба. Ә анда халык алкыштан туктамаган икән. Әнием дә: "Бу безнең Азатка кул чапмыйлардыр инде" - диеп елады. Белгәнебезчә, Ваһапов фестивале миңа тамашачыларымны, зур сәхнә генә бүләк итеп калмыйча, гомерлек ярым Гөлсирин белән дә кавыштырды...", дип хатирәләре белән уртаклашты Азат. Әгәр син дә зур сәхнә турында хыялланасың икән, үзеңнең көчеңне иң танылган вокал конкурсында сынап карыйсың килә икән, гаризаңны vagapovfest.ru сайтында калдыра аласың. Гаризалар 15 нче мартка кадәр кабул ителә.
--- |
Иң күп укылган
|