поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.02.2021 Милләт

Марат Әхмәтов: "Телне саклауда игътибар үзәгендә мәгариф оешмалары булырга тиеш"

Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Президент каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов район башлыклары белән икенче кат зональ очрашуларын башлап җибәрде. Беренче эш сәфәре Теләче районында узды.

«Безнең беренче очрашудан соң уку елы башланыр алдыннан әти-әниләр белән эшләргә вакыт калмаган иде. 2021-2022 уку елында без бу мәсьәләгә бик җитди игътибар бирәчәкбез. Атна саен Татарстан Президентына районнар буенча аналитик материал тапшырылачак», диде Марат Әхмәтов.

Шулай ук ул район башлыкларына татар телен үстерү мәсьәләләре буенча турыдан-туры җитәкчелек итәргә кушты, дип яза "Татар-Информ" МА.

«Әгәр дә балалар бакчаларында татар төркемнәре оештыра алмасак, башлангыч сыйныфларда татар телендә белем бирә алмасак, бигрәк тә район үзәкләрендә һәм шәһәрләрдә, безнең калган бөтен эшчәнлегебезнең нәтиҗәсе югары булмаячак. Безнең төп юнәлеш — мәктәп һәм балалар бакчасы, әти-әниләр белән эшләү булырга тиеш», диде комиссия рәисе.

Марат Әхмәтов татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча бурычларны республиканың бөтен районнарына бертөрле куеп булмаячагын аңлатты. «Казан арты районнарына ныграк таянырга өметләнәбез. Әлки, Тәтеш, Спас, Аксубай һәм башка бик күп районнарда бу мәсьәләне кузгату күпкә авыррак һәм каршылыклырак. Республикабызның районнары тормышы бик төрле», диде ул.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»