поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.02.2021 Милләт

Бездән соң да яшәр өчен туган тел

Туган татар телебезне саклап калу өчен Похвистнево районының Гали авылында ел саен төрле чаралар уздырылып тора. Гали авылы Мәдәният йортына караган авыл музеенда быел да эчтәлекле чаралар үтте. Халыкара Туган телләр көне герой-шагыйребез Муса Җәлилнең юбилейлы 115нче туган көненә дә туры кил-гәнлектән, аеруча масштаблы булды.

16 февральдә Гали авылы музеенда 5 - 6нчы сыйныф укучыларын колач җәеп музей мөдире Кәүсәр Шәйхетдинова, авыл китапханәсе мөдире Фәһимә Зарипова, “Ак калфак” оешмасы әгъзасы Гөлшат Хәйруллина, Мәдәният йорты директоры Равил Манашев һәм сәнгать җитәкчесе Раилә Асылгәрәева каршы алдылар. Чараны татар теле укытучысы Искәндәр Латыйпов һәм сыйныф җитәкчесе Фирдәүсә Йосыпова башлап җибәрделәр. Алар туган телнең әһәмияте, моңы, матурлыгы турында сөйләделәр. Балалар музейның беренче залына үткәч, Кәүсәр апалары Шәйхетдинова бу бәйрәмнең кайчан һәм ничек билгеләнеп үтә башлавы, Самара өлкәсендә, Татарстан Республикасында нинди бәйрәмнәр, конкурслар үткәрелүе турында сөйләде. Икенче залда китапханәче Фәһимә Зарипова туган телебез турында әңгәмә корды (рәсемдә), өченче залда мәкальләр конкурсы үткәрелде, дүртенче залда Раилә Асылгәрәева “Туган тел” шигыренең үзгәртелгән вариантын укып китте. Очрашу “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
 
Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: укучы балалар Татарстанның Болгар музей-тыюлыгы игълан иткән “Сөйләшсәк тә төрле телләрдә, без яшибез дуслык илендә” дип аталган Бөтенроссия шигырь уку конкурсында онлайн форматта катнашу өчен видеоязмалар әзерлиләр икән.
 
Ахырда музей мөдире Кәүсәр ШӘЙХЕТДИНОВА авылда татар теле торышы турында “Бердәмлек” газетасы хәбәрчесенә комментарий бирде:
 
- Кызганычка, 25 еллар чамасы авылыбызда балалар бакчасы булмады. Сабыйларыбыз күрше чуваш авылы балалар бакчасына йөрделәр, күбесенең теле шунда, рус телендә ачылды. Тора-бара рус теле балаларның туган телләренә әверелде. Әти-әни, әби-бабай балалары, оныклары белән, вата-җимерә, русча сөйләшәләр. Бу бик куркыныч, аяныч хәл. Һәм аны ничек тә булса үзгәртергә кирәк иде.
 
Башта “Туган тел” җәмгыяте җитәкчесе мәрхүм Расих Латыйпов, аннан Камил Исхаков һәм активистар, хәйриячеләр, төрле инстанцияләргә язып, йөреп, авылыбызда балалар бакчасы төзү бәхетенә ирештек. 2019 елның соңгы көннәрендә Гали авылында көтеп алынган балалар бакчасы ачылды. Без моңа бик шатландык. Зур, чиста, матур, яхшы җиһазландырылган бакча балаларга зур бүләк булды. Авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев белән мин, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитетына хат язып, татар телендә китаплар, әсбаплар сорадык. Китапларны китереп җиткергән өчен Гөлназ Шәйхигә һәм милли җанлы авылдашыбыз, хәйриячебез Дания Туловага чиксез рәхмәтлебез.
 
Озакка сузмыйча, стендлар ясарга керештем. Даниянең матди ярдәме белән стендлар да алып кайтып эленде. Балалар, тәрбиячеләр һәм укытучылар моның өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр.
 
Ләкин ана телен стендлар ярдәмендә генә өйрәнеп булмый шул. Монда, беренче чиратта, без ата-аналар ярдәменә мохтаҗ. Өйдә бала белән тик ана телендә генә сөйләшергә кирәк икәнен онытмасалар иде!
 
Икенчедән, балалар бакчасындагы күпчелек чаралар рус телендә үткәрелергә тиеш булуын да беләбез. Ләкин чаралар арасында, балаларны ашатканда, прогулкага алып чыкканда, йокларга яткырганда тәрбиячеләр ана телендә аралашсалар, дөрес булыр иде. Әлбәттә, тәрбиячедән, балалар бакчасы мөдиренең туган телебезгә мөнәсәббәтеннән дә күп нәрсә тора.
 
Туган тел ул –
 
Бездән соң да
 
Яшәр өчен туган тел.
 
Бүгенгедән киләчәккә
 
Дәшәр өчен туган тел, - дип язган шагыйрь Дәрдманд - Закир Садыйк улы Рәмиев. Искиткеч дөрес, еллар узган саен актуальлеге арта барган сүзләр бу. Гасырлар буена ата-бабаларыбыз баеткан, чарлаган, парчалар һәм бәетләр, нәсерләр һәм тарихи әсәрләр, җырлар язган моңлы әдәби телебезнең безнең буын кешеләрендә югалуы, бетүе зур хата һәм хурлык булыр иде. Тарих моны гафу итмәс.
 
 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 26.02.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»