|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.02.2021 Мәдәният
Милли музейда Идел һәм Урал төбәкләренең халык җырлары яңгыраячак25 февральдә 16.00 сәгатьтә музыкаль пәнҗешәмбе циклы кысаларында, Татарстан Милли музеенда Казан дәүләт консерваториясенең фольклор ансамбле белән иҗади очрашу узачак. Әлеге коллектив татар, керәшен, рус, мари, чуваш, башкырт, мордва, удмурт халык җырларын башкара. Шунысы игътибарга лаек, төркем репертуарын солистлар этнографик экспедицияләр вакытында тулыландыра. Ансамбльнең бурычы - чын халык стиле һәм чын халык костюмын булдыру, саклау һәм актуальләштерү. Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе - этномузиколог, укытучы, сәнгать тарихы кандидат, доцент, татар музыкасы һәм этномузикология кафедрасы мөдире - Лилия Сарварова.
--- |
Иң күп укылган
|