|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.02.2021 Шоу-бизнес
Азамат Миргалиев: “Атылып-тартылып, кеше өстеннән барып сәхнәгә чыгуның бәрәкәте булмас, дигән киңәш бирделәр”Шушы көннәрдә яшь җырчы Азамат Миргалиевнең туган көне булып узды. Шул уңайдан аннан иҗади киләчәге, уй-фикерләре, өметләре турында сораштык. Ул болай җавап бирде: - Үз үземә шушындый сораулар бирәм кайчак: Сәхнәгә чыгуның нинди мәгънәсе бар хәзер? Эстрадада меңнән артык җырчы булганда - кирәкме бу тамашачыга? Бер яктан минем уңышлы җырчы буласым килә. Икенче яктан ... Бер кеше миңа бик мәгънәле сүзләр әйтте: “тырышырга кирәк әлбәттә, ләкин атылып-тартылып, кеше өстеннән барып сәхнәгә чыгуның бәрәкәте булмас. Кыяфәтең: күрегез мине, яратыгыз, дип кычкырып торса, киресенчә җирәнгеч хисләр генә тудырырга мөмкинсең. Гади, мәгънәле кеше булып калып, дөрес ният кылып, шушы юл белән туры барсаң, Аллаһ сиңа үзе юллар ачыр, зур биеклекләр яуларсың - менә шунысы иң хәерлесе була инде. Һәм тагын бер мөһим әйбер: сәхнәдә, интервьюларда, интернетта татарча аралаш”, диде. Мондый киңәшләр бирүчегә мин зур рәхмәтле. Ул 20 елдан артык иҗат юлында һәм бу юлдан борылмыйча эшләп үз юлы белән бара. Режиссёр да, автор-башкаручы да, музыкант-аранжировщик та. Ярдәме, киңәшләре өчен Булат Җиһаншин зур рәхмәт әйтәсем килә, диде Азамат Миргалиев.
--- |
Иң күп укылган
|