|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.02.2021 Киңәш-табыш
![]() Колорадо коңгызына каршы чара табылганКазан галимнәре колорадо коңгызын ашый торган бөҗәк үстергәннәр. Аның популяциясе якынча 1500 зат тәшкил итә. Болай булса, бәрәңгене агуламый үстерә башларбыз да әле. Зарарлы бөҗәкне юк итәчәк коңгызны галимнәр падизиус дип атаганнар. Ул бераз тараканга охшаган коңгыз.
Ул җылы, дымлы һаваны ярата. Әмма температура плүс 18 градустан түбәнрәк булса, пассивлаша, ул вакытта колорадо коңгызына әйләнеп тә карамый.
Фаразлар буенча, планетада бу бөҗәк таралган очракта, җанга төшкән колорадо коңгызына каршы агулы химикатлар куллану кирәк бумаячак.
Татарстанның Россельхозүзәге падизиус токымын яфрак кимерүче коңгызлар семьясыннан булган зарарлы бөҗәккә каршы киң кулланырга ниятли.
Алсу ТӨХВӘТУЛЛИНА Фикерләр№2 (909937) / 26.02.2021 12:29:07
№1 (909929) / 24.02.2021 18:36:06
Аннары бөтен дөнья бил бөгеп бу бөҗәкне җыя башлый инде... Ярый ла, ул тавык-каз кебек йорт кошларының, хайваннарның канын эчә торган бет сыман нәстәкәй булып чыкмаса... Чтобы убить дракона, нужен дракон еще сильнее ди урыс... |
Иң күп укылган
|