|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.02.2021 Җәмгыять
Баянчы Айнур Фатыйховка 38 яшь тулган булыр идеУфадагы талантлы музыкант, виртуоз-баянчы Айнур Фатыйховның соңгы чыгышы 11 октябрь Республика көненә багышланган концертта Ришат Төхвәтуллин белән булган иде. Хәле начар булган, аңын югалткан, әмма сәхнәгә чыккан. 13 октябрь ул вафат булды. Шушы көннәрдә Айнур Фатыйховка 38 яшь тулган булыр иде.
Үзенең сторисларында Айнурны дусты, җырчы Ришат Төхвәтуллин искә ала. Ул аның белән бергә төшкән фотоларын һәм Айнурның искиткеч итеп музыка уен коралларында уйнаган видеоларын урнаштырган.
«Бүген талантлы баянистыбыз Айнур Фатыйховка 38 яшь тулган булыр иде. Моңнарың халыкка мирас булып калсын. Рухың шат, урының җәннәт түрләрендә булсын», — дип уртаклаша ул.
Моңа кадәр "Матбугат.ру"да Үләр алдыннан Айнур Фатыйхов Ришат Төхвәтуллинга шалтыраткан. Җырчы күз яшьләрен тыя алмый дип язган идек.
--- |
Иң күп укылган
|