• 17.04 Премьера! "Ак чәчәкләр кебек..." (12+), Кариев театры , 18:00
  • 24.04 Ришат Төхвәтуллин. Уникс. 17:00
  • 25.04-27.04 Алтын Казан. ТАГТОиБ им. М.Джалиля. 18:00
  • 26.04 "Печән базары" (12+), Кариев театры, 18:30
  • 27.04 "Зәйтүнәкәй" (12+), Кариев театры, 18:30
  • 06.05 "Кайнар" концерт (6+), Болгар радиосы, 18.30 сәг.
  • 15.05 Бертуган Сафроновларның фантастик тамашасы. Татнефть Арена. 14:00
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Продаю комнату в коммунальной квартире, которая расположена по адресу: Казань, пр-т Ибрагимова, 37. Общ. площадью 13 кв.м.На 2/5эт. Входная дверь в комнату металлическая, пластиковые окна, на полу ламинат.Кухня, туалет, душ в коридоре с отдельным входом. В квартире сделан косметический ремонт.Доброжелательные соседи. Месторасположение комнаты очень удобная , развитая инфраструктура, всё в шаговой доступности(магазины,школы,аптеки). Во дворе детские сады, детская площадка, парковка своя. Отличная транспортная развязка, откуда можно добраться до любой точки Казани. Метро "Яшьлек" в 5 минутах пешим ходом. Автобусная остановка рядом. Парк Победы рядом. ТЦ Парк Хаус, Тандем, ДК Химиков, московский рынок всё в шаговой доступности.Тел.89274000105
  • Зеленодольский районы Большие кургузи 20 сутый жир арендага бирэм.шулай УК ялгыз яки Бер кызы булган моселман хатын кызы кирэк .ойдэ торырга 89600696970
  • Сниму гостинку или 1 комнатную квартиру в советском или приволжском районе,до 15т всё включено.89274234089
  • Требуются стропальщик и разнорабочий. Актаныш. Тел. 89376209888
  • Братьев Касимовых 22/7 (рынок мавлютова) адресы буенча урнашкан булмэгэ, иптэшкэ бер ир-егет кертэм. 89274433797.
  • Исэнмесез! Май башы май азакларын да 2 бэлмэле фатир снимать итер идем центр да Актаныш, семья балалар белэн. Желательно стиральная машина. Чистоту и своевременную оплату обещаем!!! 89509461699
  • Актаныш районында агач йорт сатыла. Торырлык, яхшы хәлдә. Арзан бәядән. 89372979649
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 7 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • романовский сарыклар сатыла .срочно тел 89050220598
  • Зур телевизор сатыла.Күрсәтүе яхшы.3000 сум.тел.89172337131

 
 

 
Архив
 

               

24.02.2021 Язмыш

Ялгызлык... Өч бала... 3 миллион сумга якын бурыч

Богдан Демченко һәм аның өч кызы, ипотека буенча түләүләрне башкара алмаганлыктан, урамда калырга мөмкин. Эпидемия башланганнан соң ирнең эше белән проблемалары башланган.

Богданның өлкән кызына - 18, уртанчысына - 10, кечесенә - нибары дүрт ай. Ул УМПОда эшли, ләкин хатыны үлгәннән соң декрет ялына китәргә мәҗбүр булган. Шулай булуга карамастан, көндез таксида акча эшләргә чыга ул, ә олы кызы кечкенәләрен карый. Акчалары бернәрсәгә дә җитми. Гаилә Уфаның Инорс бистәсендә 2,8 миллион сумлык ике бүлмәле фатир алган булган, түләүләрне башкара алмаганга, бүген гаилә тораксыз калырга мөмкин.
 
Богдан һәм Наталья 2017 елда ипотека алган булганнар. Ул вакытта балалары икәү генә булган, ә Богдан шәхси компаниядә монтажчы булып эшләгән. Хезмәт хакы 70 мең сумга якын булгач, тормыш өчен дә, банкка айлык взносларга да акча җиткән. 2020 ел башында Наталья балага узган һәм декретка киткән. Әмма коронавирус тарала башлагач, ирнең хезмәт хакын тоткарлый башлаганнар. Шул рәвешле фатир өчен бурыч җыела башлаган. Нәтиҗәдә, Богдан Уфа моторлар төзү заводына эшкә урнаша. 30 мең сум алып эшли башлый ул.
 
- Миңа башта ук әллә күпме түләмәячәкләрен белән идем, әмма бу вакытта безгә 30 мең сум да зур акча иде, - ди Демченко.
 
Богдан сүзләренчә, нәкъ менә шул вакытта ул даими рәвештә таксида чыга башлый да инде. Банк белән исәпләшү өчен заводта көндезге сменадан соң руль артына утырырга мәҗбүр була ул. Шулай да бурычын тулысынча каплый алмый.
 
"Азык-төлеккә, балаларга да күп кирәк бит. Шуннан калганын гына банкка күчерә ала идем", - ди ул.
 
Октябрьдә Наталья өченче кызын тудыра һәм шунда ук авырый башлый. Аны 18нче дәваханәгә коронавирустан дәвалау өчен салалар. Ә ике атнадан соң чыгаралар да. Ләкин, ире сөйләвенчә, Наталья элеккечә үзен начар хис иткән: хәлсез булган, берни дә ашамаган диярлек, өйдән чыкмаган. Шул вакытта Богдан банк алдында бик зур бурычлары җыелуын да белә.
 
- Мин үзем хата ясадым, - ди Богдан. - Коронавирус аркасында кредит каникуллары турында белгәч, банкка мөрәҗәгать иттем, тик ярдәм итүдән баш тарттылар. Бәлки, әлеге хәлгә ныклап ачыклык керткән булсам, мондый хәлдә калмас та идек. Проблемаларның хәл ителеренә ышандым шул, - ди ул.
 
2 февральдә Демченколарның дуслары фатир сатып ала. Алар бу гаиләне дә кунакка чакыра.
 
- Кич белән Наташа шалтыратты һәм безне өй туена чакыруларын әйтте. Мин ул вакытта таксида идем. Арыган идем, Наташаның кунакка барырга теләвен күргәч, баш тартмадым. Балаларны алдык та урамга чыктык. Наташа ике адым саен туктады, хәле бетте, әмма кире кайтырга теләмәде. Өстәл артына утыргач, ул аңын югалтып ауды. Ашыгыч ярдәм дә аңа ярдәм итә алмады, - ди ир.
 
Демченко сүзләренчә, табиблар үлем сәбәбен "ишемик авыру" дип атаган. Натальяга кырык яшь булган. "Белгечләр әйтүенчә, коронавирус авыруыннан соң кан куера. Аны даими контрольдә тотарга кирәк. Наташаның үлеменә дә коронавирус инфекциясен кичергәннәр соң булган үзенчәлек сәбәпче булган", - ди ир.
 
Әнисенең үлеме турында ишеткәч, Санкт-Петербургта колледжта укучы өлкән кызлары кече туганнарын тәрбияләү өчен укуын ташлап кайтырга мәҗбүр булган. Әлеге көндә ул - әтисенең алыштыргысыз ярдәмчесе. Бүген гаиләнең туганнары, дуслары Демченколарга ярдәм итү өчен акча җыя. Банк та бу гаиләнең хәленә керә алыр дигән өметтә алар.
Фото: ufa1.ru

---
Матбугат.ру
№ --- | 24.02.2021
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№3 (909934) / 25.02.2021 17:41:45

Авылда нишләп эш булмасын ди инде.
Алсын бер 5 сыер, 20 сарык, 20 умарта, бер 50 каз, утыртсын бәрәңге бер 40-60 сутый буш яткан бакчаларга, яшелчә, җиләк-җимеш үстерсен, печән, мал азыгы әзерләсен. Үз-үзен тәэмин итеп яшәсен рәхәтләнеп авылда, табигат кочагында, экологик чиста продуктлар ашап.
Гомумән, бар ишле гаиләзләргә дә ниндидер пособиеләр таратып ятканчы, авылларга күчерергә кирәк. Уш китмәле файда була.
Беренчедән, авыллар үлеп бетүдән сакланып алып калына
икенчедән бу гаиләләргә пособиеләр таратып ятасы булмый, үзләрен-үзләре тәэмин итә;
өченчедән, шәһәрнең төрле опг ауелар белән тулы урамнары тәэсиреннән котыла балалары;
дүртенчедән: экологик чиста ризык ашагач, балалар сау-сәламәт булып үсә:
бишенчедән, ул балалар эшкә өйрәнеп чын кеше булалар, шәһәрнең вакытын кая куя белми йөргән хәчтерүш яшләре кебек түгел инде;
алтынчыдан, хуҗалыкларында үзләре җитештергән продуктларның артыгын сатып, азык-төлек проблемасын чишүгә дә өлеш кертәләр;
җиденчедән, шәһәрдә фатирларга сорау кими дә фатирларның хакы төшә, бер бүлмәлеләрне 500 меңгә генә сата башлыйлар;
Бөрҗән районында халык мәсәлән шулай яши.
Бер генә авыл да юкка чыкмаган, зуррак авылларда 2 ел дигәндә яңа урам килеп чыга, район халкы елына 10 %-ка арта бара, районда бер генә ташландый йорт та юк, район ниндидер заготовител - алдакчы компанияләргә бер кило иген дә тапшырмый, районның аграр предприятиеләре (бер унлап фермер бар бугай бар районга, бер генә ООО да, агрофирма да юк районда, бер генә комплекс та) көненә 7 тонна сөт җитештерә (халык үзе бер 100-150не җитешерә торгандыр).
Татарстанга күпме авылларын бетереп ятарга була рекорд уңыш сорап Мәскәүне туйдырырга?

№2 (909931) / 24.02.2021 23:00:05

Илшат, акыллырак суз язып будмадымыни, мэгънэсез суз язып ятканчы, бэлэкэенэ 4 ай гына булган 3 баласын алып ташландык йортлы авылга кайтып ачтан улсеннэрмени, чонки авылда 18 яшьлек кызына да, узенэ дэ эш булмастыр..

№1 (909926) / 24.02.2021 17:55:47

Авыллар тулы ташландык йортлар, авылга кайтсын да яшәсен.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar